ЭЛЕКТР ТОГЫ БЕЛӘН ЗАРАРЛАНУ
Балалар злектр тогы белән зарарланганда иң элек зарарланучыны ток тәэсиреннән арындырырга кирәк. Моның өчен рубильникны (әгәр аның кайдалыгы билгеле булса) өзәләр, саклагычны борып алалар, үткәргечләрне кискәлиләр яки аларны агач таяк яки ток үткәрми торган предметлар ярдәмендә алып ташлыйлар. Әгәр ток чыганагын өзәргә мөмкин булмаса, саклык чараларын (зарарланган кеше тәненең ачык өлешләренә кагылмыйча, резин перчаткалар булса, шуларны киеп, кулларны коры кием белән чорнап, аны киеменнән генә тотып яки аерым торган предметка — автомобиль шинына, тактага басып яисә резин итек киеп ычкындырырга) үтәгән хәлдә, зарарланган кешене читкә тартып алырга кирәк. Кичектергесез рәвештә табиб чакырырга (ашыгыч ярдәм), ләкин ул килеп җиткәнче — үк сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яңадан торгызуга юнәлдерелгән чараларны (яулык аша авыздан авызга яки авыздан борынга сулыш алдыру һәм йөрәккә массаждан) башларга кирәк.
Яшен белән зарарланганда шул ук чаралар кулланыла. Зарарланган кешене җиргә күмәргә ярамый. Еш кына шулай эшлиләр, бу хәтта зыянлы да!
КОЯШ СУГУ ҺӘМ ЭССЕ КАГУ
Балаларда эссе кагу — чамадан тыш җылынганда, кояш сугу кояшта озак булганда еш очрый. Кояш сугуның да, эссе кагуның да билгеләре бер үк төсле: һуштан язу, көчсезлек, күңел болгану, косасы килү һәм тән температурасы күтәрелү. Борыннан кан китәргә мөмкин. Мондый очракта баланы күләгә урынга саф һавага урнаштырырга, аны чишендерергә яки якасын чишәргә, салкынча су эчерергә, тәнен су белән ышкып, башына салкын компресс куярга яки гәүдәсен юеш җәймә белән төрергә кирәк. Әгәр баланың хәле яхшырмаса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
ӨШҮ
Балаларда ешрак кул, аяк, яңак, борын, колак яфраклары өлешчә өши торган була. Зарарланган участоклар төссезләнә яки күгәрек төскә керә, аларны чиста кул белән сак кына кан йөри башлаганчы уарга кирәк, кулны аракы яки спирт белән чылатырга мөмкин.
Уганда кар, мазь, майлар куллану зарарлы.
Тулаем өшегәндә баланы башта җылы бүлмәдә җылытырга, кайнар чәй эчертергә, очлыкларын уарга, шуннан соң, җылы сулы ваннага урнаштырып, температурасын тиз генә 37–38 °C ка җиткерергә кирәк.
Авыр очракларда кичектергесез табиб ярдәме кирәк.
БӨҖӘКЛӘР ТЕШЛӘҮ
Җәй көне умарта кортлары, шөпшәләр һәм башка бөҗәкләр еш тешлиләр. Тешләгән урын кызарып чыга, бала авыртудан, кыздырудан зарлана. Әгәр тешләгән урында бөҗәкнең угы күренсә, аны шундук тартып алырга һәм кургаш примочка яки нашатырь спирты белән повязка куярга кирәк.
БУЫННАР ТАЮ
3—4 яшьлек балаларда бигрәк тә еш беләк сөяге буыны тая һәм бу хәл баланы кул чугыннан тотып алганда була. Беләкне як-якка борганда шактый авырту сизелсә дә кулларны бөгеп һәм турайтып була. Терсәк буыннарында шешү һәм форма үзгәреше күзәтелми. Буын таюны табиб-хирург кына төзәтә ала.
СЫНУЛАР
Еш кына, көчле бәрелгәндә, сөякләр сынарга мөмкин. Бу очракларда тәннең зарарланган участогына тулы тынычлык кирәк. Сынган урында хәрәкәтсезлек (иммобилизация) тудыру өчен, аякны тактага, фанер яки нык картонга салырга һәм аны аякка бинт белән бәйләргә кирәк. Умыртка баганасы зарарланганда зыян күргән кешене каты щитка салалар. Кул сөякләре сынганда, кулны терсәк сөягендә бөгеп, очлары муенга бәйләнгән киң косынкага салу яки зарарланган очлыкны гәүдәгә бинт белән бәйләп кую юлы белән иммобилизация тормышка ашырыла ала. Иммобилизация нәтиҗәсендә авырту кими, авыручының хәле яхшыра, һәм аны, кичекмәстән, табибка, травматология бүлегенә илтергә кирәк.
СУГА БАТУЛАР
Суга батучыны судан чыгаруга ук, иң элек, мөмкин кадәр тизрәк, сулыш юлларын сыеклыктан арындырырга кирәк. Моның өчен ярдәм күрсәтүче зыян күргән баланы башын аска каратып, корсагы белән үзенең бөгелгән тезенә сала, шул чагында сулыш юлларындагы һәм ашказанындагы су агып чыгарга мөмкин. Суы агып беткәч, зыян күрүченең авыз куышлыгын комнан, ләмнән, косыктан чистартып, шунда ук ясалма сулыш бирә башлыйлар.
Ясалма сулыш бирүнең иң эффектив алымы булып авызны авызга һәм авызны борынга кую юлы белән һава кертү исәпләнә. Ясалма сулыш биргәндә бала, башын артка ташлап, аркасында ятарга тиеш.
Бер үк вакытта өске һәм аскы очлыкларын ышку, массаж ясау юлы белән баланы җылытырга кирәк. Болар барысы да батучыны судан чыгаргач та (ярда, коткару көймәсендә, сал өстендә) табиб килгәнче яки хастаханәгә илткәнче башкарыла, ә хастаханәдә исә аңа, кирәк булса, аппарат ярдәмендә ясалма сулыш биреп, квалификацияле ярдәм күрсәтеләчәк.
БАШ МИЕ СЕЛКЕНҮ
Баш белән бик көчле бәрелгәндә, баш мие селкенергә мөмкин. Мондый очракларда баланы урынга яткырырга, башына сөлгегә төрелгән боз яки салкын сулы грелка куярга, үзенә бертөрле дә хәрәкәтләр ясарга рөхсәт итмәскә, тулы тынычлык тудырырга кирәк. Баланы хастаханәгә салу-салмау мәсьәләсен өйгә чакырылган табиб хәл итә.
КӨЧЛЕ АГУЛАНУЛАР
Агуланулар күптөрле: төрле химик матдәләр, дарулар, гөмбәләр, газлар белән булырга мөмкин.
Әгәр баланың нәрсә белән агулануы билгеле булмаса, беренче ярдәм түбәндәгечә күрсәтелергә тиеш.
Әгәр агу тирегә тисә, тиренең бу участогын су белән яхшылап юарга һәм нинди дә булса мазь белән ябарга кирәк.
Агу күзгә тисә, су белән әйбәтләп юарга, чиста повязка салырга һәм хастаханәгә озатырга кирәк.
Агу баланың сулыш юлларына эләккән очракта, аны чиста һавалы җылы бүлмәгә урнаштырырга, киемнәрен салдырырга, авыз, борын, бугазын чәй содасының 2 % лы эремәсе белән юдырырга кирәк. Сулыш алуы туктаганда, кичекмәстән, ясалма сулыш алдырырга кирәк.
Авыз аша теләсә нинди агу белән агуланганда, иң элек тел төбен яки тамакның арткы стенасын тынычсызлап, костырырга кирәк. Шуннан соң ук ашказанын су, марганцовка эремәсе белән яхшылап юдырырга кирәк, ә аннары эч йомшарткыч тоз эремәсен эчтерергә кирәк. Калган чаралар медицина оешмасында табиб башкара.
КҮЗЛӘР ЯРАЛАНУ
Күз яралануы үтәли чыккан, ул чакта күзнең барлык катлам бербөтенлеге бозыла, һәм үтәли чыкмаган була. Үтәли чыккан күз яралануы белән бала кичекмәстән махсус оешмага яраны җентекле тикшерү һәм хирургик эшкәртү өчен юнәлтелергә тиеш.
Күзгә эләккән кечкенә чит җисемнәрне шулай ук окулист алырга тиеш.
Күзнең химик пешүе вакытында беренче ярдәм тиз итеп ул урынны су агымы белән юуда; аннан соң күзгә 30 % лы альбуцид эремәсе һәм балык маен тамызуда тора. Күз пешүнең һәр очрагында бала окулистка күренергә тиеш.
Научно-популярное издание
Митрофан Яковлевич Студеникин КНИГА О ЗДОРОВЬЕ ДЕТЕЙ
(на татарском языке)
ИБ 5548
Редакторлары 3. М Гиниатова, Р Г. Шакирова. Художество редакторы В. В. Фомин. Техник редакторы Л. М. Тилк. Корректорлары И. И. Кадыйрова, Г. М. Галиева. Җыярга тапшырылды 24. 10. 88. Басарга кул куелды 22. 03. 89. Форматы 84х108 1/32. Китап-журнал кәгазе. «Литературная» гарнитурасы. Кабарынкы басма. Шартлы басма табагы 11, 34. Шартлы буяу-оттиск 11, 76. Нәшер-хисап табагы 12, 77. Тиражы 17000 экз. Заказ Е-581. Бәясе 50 тиен.
Татарстан китап нәшрияты. Казан. Бауман ур., 19.
Татарское книжное издательство. 420084. Казань, ул. Баумана, 19. Татарстан АССР Нәшрият, полиграфия һәм китап сәүдәсе эшләре дәүләт комитетының Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинаты. 420084. Казан,
Бауман ур., 19.