Балаларны су коендыру су процедураларының бер формасы булу уңае белән ата-аналар еш кына табиблардан балаларны диңгезгә, атап әйткәндә Кырым һәм Кавказның Кара диңгез яр буена алып барырга ярыймы дип сорыйлар.
Бу гади сорау гына түгел. Табиблар диңгездә су коенуның балалар өчен файдалы булуын белсәләр дә, аларның җаваплары тискәре була. Күп кенә балалар бу климат шартларын җәй айларында авыр кичерәләр, һаваның югары температурасы һәм аның нык дымлылыгы балаларда кояш һәм эссе сугуны барлыкка китерәләр яки нык ярсучанлык, аппетит бетү һәм сәламәтлекләре какшауның башка билгеләрен тудыралар. Бала күнеккән шартларны кискен алыштырырга ярамый. Җәйге айларда көньякка бару, шулай ук көньяктан әйләнеп кайту, бигрәк тә көз айларында (җәй җылысыннан соң салкын көзгә таба), бала организмында зур үзгәрешләр китереп чыгара.
Ата-аналар, балаларын үзләре белән көньякка алганчы, баланың рәвеше һәм аның туклануы ничек оештырылачагын уйларга тиешләр. Бала өчен көндәлек рәвештәге һәм тукланудагы хәтта аз гына бозылулар да ярамый, ә алар, кирәкле көнкүреш шартлары булмау сәбәпле, бу сәфәрләрдә һичшиксез булачак. Димәк, көньякта кыска гына вакыт эчендә булу, бигрәк тә кечкенә балалар өчен, киңәш ителми. Авыру балалар белән аеруча сак булырга кирәк. Андый балаларны санаторийларда дәвалау өчен, бары тик табиб билгеләве буенча елның билгеле бер вакытында гына алып баралар. Мондый шартларда туклану рәвеше дә саклана һәм балалар һәрвакыт квалификацияле белгечләр күзәтүендә булалар.
Бала өчен иң яхшы ял — күнегелгән климатта, монда ул ныгый һәм табигать белән аралашуның шатлыгын тоя ала.
ЙОГЫШЛЫ АВЫРУЛАРНЫ КИСӘТҮ
Туклану рәвеше һәм чыныктыру процедураларының әһәмияте зур булса да, баланы йогышлы авырулардан саклау өчен, аларның көче җитәрлек түгел әле. Йогышлы балалар авырулары күп төрле һәм, балалар арасында бу авырулар белән авыручылар саны системалы рәвештә кимүгә дә карамастан, аларның күпләре әле хәзер дә ата-аналарны һәм табибларны борчып торалар.
Йогышлы авырулар өчен авыруны барлыкка китерүчеләр (микроблар, вируслар) булу, киң таралыш алып, авырудан сәламәт кешегә күчү (йогу) мөмкинлеге һәм, икенче кабат йокканда, авыруга бирешмәүчәнлек халәте барлыкка китерү сәләте (иммунитет) булу белән характерлы.
Йогышлы балалар авыруларының барысында да диярлек (кызамык, скарлатина, су чәчәге, дифтерия, бума ютәл (коклюш), кызылча, грипп һәм башка вируслы инфекцияләр) авыруны тудыручы вируслар борын, тамак, йоткылык һәм башка өске сулыш юлларының лайлалы ярыларында яшиләр.
Сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә авыру тудыручы микроблар төкерек тамчылары һәм какырык белән һавага таралалар һәм сәламәт бала, аларны сулаганда, зарарланырга мөмкин. Зарарлануның мондый юлы һава белән күчә торган тамчы инфекциясе дип атала. Ул кызамык, кызылча, инфекцион паротит (колак арты бизе шешү), чәчәк, грипп, грипп сыман авырулар һәм бума ютәл (коклюш) таралуда төп юл булып тора. Бу авыруларны таратучылар бик чыдамсыз һәм әйләнә-тирәлектә тиз һәлак булалар, шуңа күрә сәламәт бала бу авыру белән авыручы бала белән очрашканда гына зарарланырга мөмкин.
Авыруларны кузгатучылар авыру баладан төрле ераклыкка таралалар, мәсәлән, коклюш белән авырганда — 2–3 м га кадәр, ә кызамык һәм чәчәк вируслары, бөтен квартирага, этажга һәм хәтта йортның өске этажына таралып, уннарча метрларга җитәргә мөмкин. Грипп, кызылча һәм паротитның таралу юлы берникадәр кыскарак (бер яки берничә бүлмә яисә мәктәпнең бер классы белән чикләнә).
Скарлатина, дифтерия, дизентерия, чәчәк, туберкулез вакытында авыруны кузгатучылар әйләнә-тирәлектә озак вакыт яшәүгә сәләтләрен саклый алалар. Шуңа күрә авыру йогу авыру баладан турыдан-туры гына түгел, шулай ук авыруның бүлендекләре тигән әйберләр, урын-җир, уенчыклар, савыт-саба аша да, шулай ук авыруны тәрбияләгән яки аның белән контактта булган, ләкин үзләре авырмаган кешеләр (бацилла йөртүчеләр) аша да булырга мөмкин. Бу инфекцияләрнең таралуына күбесенчә авыруны караучы өлкәннәрнең шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәүләре (әгәр дә алар кулларын юмыйлар, маска белән битләрен капламыйлар, халат кимиләр икән) булышлык итә.
Шулай итеп, йогышлы балалар авыруларының таралуында төп чыганак булып авыру бала үзе, ә кайбер очракларда бацилла һәм вирус йөртүчеләр тора. Шуңа күрә авыруны иртәрәк ачыклау һәм иртәрәк изоляцияләү йогышлы балалар авыруларын кисәтүдә зур әһәмияткә ия.
Йогышлы авыру түгелме дигән аз гына шик тууга ук, табиб килгәнче гаиләдә авыру баланы сәламәт балалардан аерырга, әйләнә-тирәдәгеләрне авыру турында кисәтергә һәм, әгәр дә авыру бала яслегә, балалар бакчасына яки мәктәпкә йөри икән, тиз генә анда хәбәр итәргә кирәк. Моның белән авыруның башка балаларга йогуына юл куймаска һәм бацилла йөртүчеләрне һәм авыруның таралуын кисәтергә мөмкин. Шушы сәбәпләр аркасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесенә һәм мәктәпкә йөрүче балаларны игътибар белән күзәтергә кирәк. Йөткергәндә, томау төшкәндә, тән температурасы күтәрелгәндә, баланы урынга яткызырга һәм өйгә табиб чакырырга кирәк. Бала кәефенең һәрбер үзгәрешендә, ул сәламәтме дип уйларга, аны игътибар белән карарга һәм зарларын сораштырырга кирәк.
Авыру бала уйнаган уенчыкларны һәм башка әйберләрне йогышсызландыру ысулы турында табиб белән киңәшү зарур.
Хәзерге вакытта балаларда була торган күп кенә йогышлы авыруларга (туберкулез, полиомиелит, кызамык, коклюш, дифтерия, столбняк һ. б.) каршы профилактика прививкалары ясала. Бу прививкалар бала организмында әлеге авыруларга бирешмәүчәнлек (иммунитет) барлыкка китерәләр. Системалы рәвештә прививкалар ясау нәтиҗәсендә, балалар арасында авыручылар саны (уннарча тапкыр) кимеде, кайбер йогышлы авырулар тулысынча бетерелде. Прививкалар ясалган балаларда йогышлы авырулар, кагыйдә буларак, җиңел уза һәм өзлегүләр бирми диярлек, ә бу бик мөһим. Балалар өчен авыр нәтиҗәләргә китерә торган ялгышлар булмасын өчен, барлык прививкалар ата-аналар катнашында үткәрелергә тиеш.
Ата-аналар балаларын прививкалар ясауга хәзерләргә тиешләр. Бер көн алдан һәм прививка ясаласы көнне баланың тән температурасын үлчәргә, табиб белән очрашырга һәм баланың сәламәтлегендә һәм үз-үзен тотышында күренгән кимчелекләр турында сөйләргә, ясалган прививкалар турында табиб тәкъдимнәрен игътибар белән тыңларга һәм аларны җиренә җиткереп үтәргә тиешләр. Яңадан кабатланачак прививкаларның срогын бигрәк тә катгый үтәргә кирәк, чөнки аңардан башка прививкаларның эффекты аз булачак, прививка ясалганнан соң баланың хәлен җентекләп күзәтергә һәм, нинди дә булса үзгәрешләр барлыкка килүе турында табибка үз вакытында хәбәр итәргә кирәк.
Хәзерге вакытта прививкалар ясауга күрсәтмәләр шактый киңәйде. Экссудатив диатезлы, азык, дару һәм башка төрле аллергияле балаларга, аз аллергенлы диета саклап, аллергия күренешләре кимегән чорда, ә кайчакта табиб билгеләве буенча супрастин, тавегил һәм башка шундый препаратлар җирлегендә прививка ясалырга мөмкин. Еш авыручы балаларга прививканы елның җылы вакытында ясау яхшырак. Каты авыру кичергән балаларга сәламәтләнгәннән соң бер ай үткәч ясыйлар, йогышлы авырулар белән контактта булган балаларга прививка карантин срогы беткәч ясала.
Уңышлы иммунизация өчен төп шарт булып сәламәт балага профилактика прививкасы ясау тора.
Димәк, баланың күп авыруларын булдырмый калырга яки аларның узуын шактый җиңеләйтергә мөмкин. Бу мөһим эштә ата-аналар табибның яхшы ярдәмчеләре булып торалар.