Чыныккан балалар дымлылыкны, салкынны һәм эссене ансат кичерәләр, салкын тиеп һәм башка авырулар белән азрак авырыйлар. Чыныгу һәм физик күнегүләр нерв системасын ныгыталар, мускул һәм сөякләрнең үсешенә ярдәм итәләр, йөрәк, үпкә, ашкайнату һәм бүлеп чыгару әгъзаларының эшчәнлеген, шулай ук кан составын, матдәләр алмашы эшчәнлеген яхшырталар, организмның авыру тудыручы факторларга бирешмәүчәнлеген арттыралар.
Чыныктыра торган процедуралар үткәргәндә түбәндәге принциптан чыгып эш итәргә кирәк: иртә башлау, әкренләп һәм системалы башкару. Бу процедураларны үткәргәндә, баланың индивидуаль үзенчәлекләре исәпкә алынырга тиеш.
Чыныктыру чаралары гади һәм һәркем башкара алырлык булырга тиеш. Моның өчен бары тик тамыр җәйгән төрле юк-барга ышануларны кире кагарга, балаларны артык җылы итеп төрмәскә, саф һавадан курыкмаска; көненә системалы рәвештә 4–5 тапкыр бүлмәне җилләтергә, ә җәй көне тәрәзәне ачык тотарга кирәк, чөнки тәрәзә пыялалары үсеп килүче организм өчен кирәкле ультрамиләүшә нурларының үтеп керүен тоткарлыйлар. Бала булган бинада тәмәке тарту катгый тыела.
Баланың биләвен алмаштыру, коендырыр алдыннан чишендерү һәм киендерү — беренче һава ванналары, беренче чыныктыручы процедуралар. Имчәк баласы өчен һава температурасы өйдә дә, тышта да 22 °C тан түбән булмаска тиеш. Тиешле күнекмәләрдән соң, һава ваннасы алганда температура 20 һәм 18 °C булырга да мөмкин.
Һава ванналарын саклык белән генә үткәрергә кирәк, аларның дәвамлылыгы баштарак 2–3 минуттан артмаска тиеш. Әкренләп вакытны арттыра баралар; 6 айга кадәрге балалар өчен — 15, ә 6 айдан 12 айга кадәргеләр өчен 20–25 минутка җиткерәләр. Процедураны көненә 2 тапкыр кабатларга мөмкин. Авыру (йомшак) яисә салкын һавага күнекмәгән балаларны әкрен генә чишендерергә кирәк: башта кулларын һәм аякларын, шуннан соң билгә кадәр, һәм иң азакта бала бөтенләй ялангач кала. Җәй көне һава ванналарын түбә астындагы ачык урында яисә агач күләгәсендә кабул итү яхшы, чөнки бирегә үтеп кергән кояш нурлары ультрамиләүшә нурларга бай була.
Су ярдәмендә чыныктыру шулай ук бик файдалы. Моны гигиена ванналары ярдәмендә, юыну, табан астын чылату, шулай ук суга чылатылган сөлге белән ышку һәм өскә су кою юлы белән башкаралар. Су ярдәмендә чыныктыруга әкренләп һәм саклык белән керешәләр. 3–4 айдан башлап суга чылатылган сөлге белән ышкый башларга мөмкин. Бу эшкә керешкәнче, алдан табиб белән киңәшләшергә, шуннан соң баланың тән тиресен әлеге процедурага әзерли башларга кирәк. Моның өчен, фланель яки йомшак йон тукыма кисәге алып, һәр иртә баланың гәүдәсен, кулларын һәм аякларын алсу төскә кергәнче ышкыйлар. 1 1/2—2 атна үтүгә юеш сөлге белән тәнне ышкуга күчәргә мөмкин. Йөнтәс тукымадан тегелгән бияләйне суда чылатып сыгалар да башта баланың кулларын, аннан соң күкрәген һәм корсагын, аркасын, арт санын, аякларын ышкыйлар. Гәүдәнең чылатылган өлешен шундук йөнтәс сөлге белән кызарганчы җиңелчә ышкыйлар. Гәүдәнең ышкылган өлешеннән калган бөтен җире одеал астында булырга тиеш. 1 стакан суга 1 чәй кашыгы тоз яки 1 аш кашыгы аракы яисә одеколон өстәп тә ышкырга мөмкин. Гадәттә иртәнге йокыдан соң ышкырга кирәк. Аларның дәвамлылыгы 5–6 минут. Суның температурасы башта 32–33 °C булырга тиеш, соңыннан, әкренләп, 5–7 көн эчендә тигез интервал белән суның температурасын 1 °C ка төшерәләр һәм аны 30 °C ка җиткерәләр.
Гигиена ванналарын кайнар итәргә ярамый. 6 айлык балалар өчен булган суның температурасы 36, 5— 37, 5 °C, ә өлкәнрәкләр өчен 36 °C булырга тиеш. Ваннадан соң балаларның өстенә ванна температурасындагы судан 1–2 °C ка түбән булган су белән коендыру файдалы. Вакыт узу белән коендыру өчен булган суның температурасын тагы 2–3 °C ка киметәләр.
10—11 айдан башлап иртән һәм кичен баланың битен, муенын һәм кулларын (терсәккә кадәр) салкынча су белән (су температурасы 18–20 °C тан түбән булмаска тиеш) юарга кирәк.
Балалар өчен саф һавада йөрү бик файдалы. Баланы салкын һавага әкренләп өйрәтә башларга кирәк, моның өчен башта тәрәзәне ачып куеп «прогулка» лар ясату, саф һавада йоклату файдалы. Чыныктыруны балада яхшы, шатлыклы күңел күтәренкелеге уятырлык итеп алып барырга кирәк. Процедура вакытында сабый тынычсызлана, елый икән, димәк, процедура дөрес башкарылмый дигән сүз.
Чыныктыру барлык балалар өчен дә файдалы, аеруча йомшаграк балалар өчен. Соңгылары өчен чыныктыру төрен бары тик табиб белән киңәшеп, билгеләнгән процедураның, дозасын әкренләп һәм саклык белән арттыра барырга кирәк.
Бала авырса, артык тынычсыз була башласа (тиз ярсый, йокысы бозыла, кирәгеннән артык күп елый, имидән баш тарта һ. б. ш.), чыныктыру процедураларын туктаталар.
1 ай тулган сабыйга — массаж, ә 2 ай булганда — гимнастика ясау файдалы. Әмма сабыйны алдан табибка күрсәтергә һәм бу процедураны башлау турында аның белән киңәшергә кирәк. Массаж белән гимнастиканы көн саен бер үк сәгатьләрдә, ашаганнан соң 30 минут үтүгә ясаталар. Күнегүләрнең дәвамлылыгы 5—12 мин. Һәр күнегүне 4 тапкырдан алып 6 га кадәр кабатлыйлар.
1 1/2 айдан алып 3 айга кадәрге балалар өчен түбәндәге күнегүләр комплексын тәкъдим итәргә була, алар массаж алымнарын (сыйпауны) һәм шартсыз рефлексларга нигезләнгән актив хәрәкәтләрне: кулларга массаж ясау; аякларга массаж ясау; корсакка яткырып, аркага массаж ясау; корсакка массаж ясау (4, 5); табаннар өчен күнегү; янга яткырып, умырткалыкны турайтуны үз эченә ала.
Массаж ясаганда кулларның сыйпау хәрәкәтләре җиңел, шома булырга һәм перифериядән үзәккә юнәлергә тиешләр. Мәсәлән, кулга массаж баланың кул чугыннан башлап җилкәгә таба беләк сөяге белән җилкәнең эчке һәм тышкы якларын сыйпап ясала, ә аякка — тез буынына кагылмыйча, тез капкачын эчке һәм аскы якларыннан уратып узып, балтыр белән ботның тышкы һәм арткы ягын табаннан касыкка таба сыйпап ясала.
3—4 ай булганда бөгелүче мускулларның физиологик киеренкелеге кими. Бөгелүче һәм турайтучы мускуллар арасында тигезлек урнаша, шуңа күрә күнегүләр комплексына пассив хәрәкәтләр кертә баралар.
3—4 айлык балалар өчен булган күнегүләр комплексы үз эченә кулга ясала торган массажны ала; кулларны ян-якка җибәрү һәм күкрәк турысында чалыштырып кую, аякка массаж ясау (алдагы комплекстагы кебек үк); кулыннан тоткан хәлдә аркасыннан корсагына әйләндерү» аркага массаж ясау; ике кулга корсагы белән яткырып тоткан хәлдә башын артка җибәрү; корсакка массаж ясау (алдагы комплекстагы кебек үк); кулларны бөгү һәм турайту;
4 айдан 6 айга кадәрге балалар өчен булган күнегүләр комплексына пассив хәрәкәтләр белән беррәттән зур күләмдә активларын да кертәләр. Алар баланы үрмәләргә өйрәтү һәм кулларын ныгыту өчен кертелә. Баланы еш кына каты урынга корсагы белән яткыралар. Комплексны түбәндәге күнегүләр тәшкил итә: кулларны читкә җибәрү һәм күкрәк өстендә чалыштыру; корсакка массаж ясау; «шудырып атлау»; аякларыннан тоткан хәлдә аркадан корсакка әйләндерү (14); аркага массаж ясау; аркасыннан тоткан килеш «канат какмый очу»; аякларны берьюлы һәм аерым-аерым бөгү һәм турайту; аркага яткан хәлдән гәүдәнең өске өлешен күтәрү.
6 айдан алып 10 айга кадәрге балалар өчен күнегүләр комплексына тагын да катлаулырак күнегүләр өстәлә. Үрмәләргә ярдәм итә торган күнегүләргә аеруча зур игътибар бирелә (гәүдә һәм аяк мускуллары, шулай ук сөяк — тоташтыргыч аппаратны үстерү өчен кирәкле күнегүләр). Бу үз чиратында сабыйны дөрес утыртырга, басып торырга, йөрергә хәзерли, аңарда яссытабанлылыкның һәм умырткалыкның кәкрәюен булдырмаска ярдәм итә. Бу күнегүләр кул хәрәкәте белән эләктереп алуны, «шудырып» атлау адымын, корсакка массажны; ике кулын читкә җәеп тоткан хәлдә утыртуны (18); куллар белән әйләнү хәрәкәтләрен; аркадан сулъяк белән корсакка ятуны; корсагында яткан хәлдә кулларыннан тотып гәүдәсен күтәртүне, үрмәләүне эченә ала.
10 айдан алып 1 яшь тә 2 айлык балалар өчен булган күнегүләр комплексы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: кулларны бөгү һәм турайту, «шудырып» атлау; куллары белән боҗраларга тотынып әйләнү хәрәкәтләре ясау; гәүдәне бөгү һәм турайту; корсакка массаж ясау; турайтылган аякларны команда буенча таякка кадәр күтәрү; аякларны кысып тоткан килеш мөстәкыйль рәвештә утыру; зурларның тезендә утырган торыштан көч белән бөгелү, куллары белән боҗрага тотындырып, баланы чүгәләтү.
Бала белән күнегүләр алып бара торган бүлмә яхшы җилләтелгән, температурасы 19–20 °C тан түбән булмаска тиеш. Җәй көне күнегүләрне ачык һавада, күләгәдә температура 20–22 °C та үткәрү яхшы. Гимнастика ясый торган өстәл өстенә дүрткә бөкләнгән байка одеал, аның өстенә клеенка һәм биләүсә җәяләр. Әнисе яки әтисе алдан яхшылап кулларын юарга һәм җылытырга, балдак, сәгатьләрен һәм баланың тәнен тырнарга мөмкин булган барлык бизәнү әйберләрен салып куярга тиешләр.
Күнегүләр ясаганда сабый белән ягымлы итеп сөйләшергә яки әкрен генә көйләргә киңәш ителә. Массаж һәм гимнастиканы һәр очракта да һава ванналарыннан соң ясарга кирәк.
Шулай итеп, балагызга бер яшь тула. Шушы 12 ай эчендә ул 25 см га, ә бәлки күбрәктер дә, үсә, аның гәүдә авырлыгы өч тапкыр диярлек арта. Сабыйга 8 теш чыга. Бала ныгый һәм сәламәтләнә, ул инде мөстәкыйль рәвештә йөри, тотынмыйча чүгәли һәм тора ала, бытылдый һәм 10–15 ләп гади сүзләрне әйтә белә. Сез әйткәннең ул барысын да аңлый. Игътибар белән тыңлый һәм карый белә, озаклап, бирелеп уйный.
Андый сабыйны күрү нинди бәхет! Тәрбия буенча башлаган эшнең киләчәктә тагын да яңа көчләр таләп итүен, аларның авыр һәм катлаулы, барысының да бик шома гына бармавын сез инде яхшы беләсез.
Сезгә кабат бер киңәш бирәсе килә, бала һәм гаилә өчен тыныч шартлар булдырырга кирәк. Бу хәл сабыйны нык һәм сәламәт итеп тәрбияләргә ярдәм итәр. Һәм киң күңелле дустыгыз — табиб белән ешрак киңәшләшегез.