Чәчәкләр.
Уку елы тәмамланырга аз гына вакыт калган иде. Дамир белән Диләрә мәктәптән бергә кайттылар. Дамир кызга бакчадагы язгы эшләр турында сөйләде. Диләрә белә: Дамир бакчада эшләргә ярата. Кайчан җир казырга, нәрсәне кайчан утыртырга кирәклеге турында малай мавыгып сөйләде. Диләрә аны гаҗәпләнеп тыңлады: Дамир һәр эшнең тәртибен белә иде.
- Ә хәзер нәрсә утырту вакыты? – дип сорады ул малайдан.
- Бүген чәчәкләр утыртам. Телисеңме, кил, бергә утыртырбыз, - дип, ул Диләрәне үзләренә чакырды.
Диләрә белә: 1 нче сентярьдә иң матур чәчәкләрне мәктәпкә һәрвакыт Дамир алып килә. Малай аларны ничек утырта икән? Бәлки Диләрә дә шундый матур чәчәкләр үстерә алыр? Класташлары Диләрә үстергән чәчәкләрне күреп сокланыр. Шул турыда уйлап, кыз ризалашты.
Дамир, өйгә кайтып, киемнәрен алыштырды, ашады-эчте, өйдәге эшләрне бетерде. Ә Диләрә һаман юк. Кызны көтә-көтә, ул бакчага чыкты. Чәчәкләр утыртыр өчен җир йомшартты., түтәл ясады.
Диләрә килгәч, алар икәү эшләделәр. Дамир кызга эшнең тәртибен күрсәтте, аңлатты. Чәчәкләр матур булып үссен өчен, җәй буе аларга көн саен су сибәргә, җирне йомшартырга кирәк диде.
Эш беткәч, Диләрә өйләренә кайтып китте. Ул, бакчаларына чыгып, чәчәкләр утырту өчен урын сайлады. Дамир биргән орлыкларны утырту өчен түтәл ясады.
Шул вакыт дус кызлары кереп, Диләрәне урамга чакырдылар. Диләрә, нишләргә белмичә, әле чәчәкләр түтәленә, әле дусларына карады. Кыз бакчадан дуслары белән чыгып йөгергәндә, чәчәк орлыклары түтәл янында калды.
Ул өйгә кич белән кайтты. Бик арыган иде. Ашады да ятып йоклады. Ә иртә белән кыз чәчәкләр турында бөтенләй онытты.
Дамир чәчәкләргә көн саен су сипте. Алар бик матур булып үстеләр. Көн артыннан көн үтте. Алтын көз килеп җитте. Беренче сентярьдә Дамир, үзе үстергән чәчәкләрне тотып, мәктәпкә килде. Диләрәгә шул вакытта бик кыен булды. Шундый матур чәчәкләрне ул да үстерә ала иде бит!
Сүзлек
Тәмамланырга – до окончания
Мавыгып – увлечённо
Гаҗәпләнеп – удивлённо
Сокланырга – восхищаться
Түтәл – грядка
Җир йомшарту – разрыхлять землю
Орлык –семена
Кыен булды – неудобно
Бу җөмлә кайсы сорауга җавап бирә?
Әйе, без мәктәптә инглиз телен өйрәнәбез.
а) Сез мәктәптә инглиз телен өйрәнәсезме?
б) Сез мәктәптә нинди тел өйрәнәсез?
в) Сез мәктәптә ничә тел өйрәнәсе?
Кирәкле сүзләрне куеп языгыз.
_________ без яңа тема үттек. Галия Нуровна аңлатканда, Камил аңа күп төрле сораулар _________. Камил – бик башлы ________. Кайберәүләр аны шуның өчен дә _________. Ә мин Камилне _________булганы өчен _____________.
Сүзләр: хөрмәт итәм, бүген, яратмый, яхшы дус, бирде, малай.
Билет №14
1. Татарстанда балалар ял итү урыннары турында сөйлә.
2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
3. Биремнәрне үтә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
Бәхет
Җәйге ял вакытында Гөлгенә Казаннан авылга, әнисенең бертуган абыйсы гаиләсенә кунакка кайтты. Миргазыян абый – авыл укытучысы. Көннәрнең берсендә ул Гөлгенәгә “Үзең буя” (“Раскрась сам”) дигән альбом һәм буяу карандашлары бирде. Альбомда йорт кошларының һәм хайваннарының рәсемнәре ясалган иде.
Дәү абыйсы Гөлгенәне үзенең янына утыртты да сораштыра башлады:
- Менә монысы нәрсә инде, сеңлем?
- Каз, - диде Гөлгенә.
- Ә бусы?
- Гусак.
Миргазыян абый яхшылап кына аңлатты.
- Русчасын дөрес әйттең – гусак. Ә татарчасы ата каз була. Ата каз.
Укытучы абый альбомның алдагы битен ачты.
- Ә монысы нәрсә инде?
- Тавык, - дип җавап бирде Гөлгенә.
- Ә бусы?
- Ата тавык.
Миргазыян абый көлеп җибәрде. Әмма, Гөлгенәне үпкәләтмәскә тырышып, әкрен генә әйтте:
- Без татарча аны әтәч дибез. Русчасы петух була.
Алар шулай итеп альбомның башка битләрен ачтылар. Туган телне чамалы белгән шәһәр кызы башка рәсемнәрдә дә хаталар ясады. Дәү абыйсы аның һәр сүзен кат-кат төзәткәч, Гөлгенә әллә никадәр яңа сүз өйрәнде. Гөлгенә аларны тагын бер кат кабатлап чыкты. Миргазыян абыйсы аңа тагын бик күп кошларның, чәчәкләр, агач-куакларның татарча исемнәрен өйрәтте.
Шәһәргә кайтканда, Гөлгенә татарча матур итеп сөйләшә белә иде. Рәхәт икән ул үз туган телеңдә сөйләшә белү! Зур бәхет икән ул!...
Сүзлек
Җайлап-ипләп – корректно
Чамалы – немного
Төзәтү - исправить
Кайсы җавап дөрес түгел? Күрсәтегез.
Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?
а) дөрес тукланырга кирәк
б) спорт белән шөгыльләнергә кирәк
в) күп ашарга кирәк