Актәпи ник моңая?
Актәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыңшый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөтне савыттан эчәсе килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, икенче көнне иртән бүлмәдә берүзен калдырып киттеләр. Бу Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Елый торгач, тәмам хәле, тавышы бетте. Инде нишләргә? Шулвакыт стена буендагы идән ярыгыннан “чи-чи” дигән нечкә генә тавыш ишетелде. Актәпи тынып калды, Шул якка карап тора башлады. “Чи-чи” диде ярыкта кемдер. Аннары: “Син кем? Кайдан килдең?” – дип сорады.
Актәпи тагын елап җибәрде. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. “Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы яныңда?” – дип сорады ул. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арткы тәпиләренә утырды.
“И, син бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм. Исемем дә матур – Чи-чи,” – диде.
Актәпи моңа бик гаҗәпләнде. “Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!” – диде ул аңа.
Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрвакыт юл куя белә), тавышсыз-тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялады. Ул тәртипле тычкан иде, бик ашыйсы килсә дә, сөткә тимәде. “Нигә сөтне эчмисең? Бик тәмледер ул?” – диде.
Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Ул Чи-чине дә бергәләп сөт эчәргә чакырды.
Сүзлек
аердылар – разлучили
шыңшый-шыңшый ялынды – умоляя скулил
әнисен имәсе – материнское молоко
сузып-сузып – протяжно, жалобно
карлыкты – охрип
яларга – облизывать, лизать
ирен – губы
юл куя – уступает
бәхәсләшү – спорить
елак – плаксивый
арткы тәпи – задние лапы
ялт кына – быстро
ерткыч – хищник
ярык – щель
ошамады – не понравилось
Кайсы җөмлә сорауга җавап була алмый?
Бу уку елында сезнең классыгызда үзгәрешләр булдымы?
а) Әйе, безнең класска ике яңа укучы килде.
б) Әйе, безнең класста барысы да элекечә, үзгәрешләр юк.
в) Әйе, безнең классның өч укучысы башка мәктәпкә күчте.
Тиешле сүзләрне табып языгыз.
Кичә иптәш кызым белән “Әкият” кафесына кереп ______. Монда _______ бик тәмле әзерлиләр. Башта _______ алдык. Аннары беренчегә _______, икенчегә итле бәрәңге ________. Чәйне _________ белән эчтек. Десертка туңдырма _______.
Сүзләр: салат, гөбәдия, ашадык, токмачлы аш, алдык, ашап чыктык, ризыкларны.
Билет №16
1. Татарстанның башкаласы турында сөйлә.
2. Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
3. Биремнәрне үтә.
Бирелгән текстны сәнгатьле итеп укы.
Бүләк.
Илшат мәктәптә рәсем ясау белән танылды. Дуслары да көн саен диярлек, аңа рәсем ясатырга керәләр. Ялындырмый малай, тиз генә ясап бирә.
Илшат бүлмәсендә әтисе ясап биргән барлык җиһазларга да күз ташлап алды да сөенеп елмайды. Улына рәсем ясарга җайлы булсын дип тырышкан әтисе. Менә аның кечкенә өстәле. Нинди генә буяулар юк монда? Җаның ниндиен тели, шундыйны сайла.
Өч көн элек Илшат янына дусты Радик кергән иде.
- Берсекөнгә минем абыйның туган көне, сине дә чакырырга кушты. Кич белән үткәрәбез. Кил, яме! Бик матур рәсем ясап кил!
Илшат чакыруны кабул итте, килергә сүз бирде. Рәсем дә матур булды. Радикның абыйсы шатланыр инде, бүләккә сокланыр.
Бер атнадан Илшатның әтисенең дә туган көне җитә. Шуннан озак та түгел әнисенеке. Илшатлар гаиләсендә туган көннәрне һәр ел матур итеп үткәрәләр. Бәйрәм табыны әзерлиләр, теләкләр әйтәләр. Илшат та әтисе белән әнисенә, кибеттән сатып алып, матур әйберләр бүләк итә. Әлбәттә инде, акчаны я әтисе, я әнисе бирә. Ләкин алар моңа әллә ни сөенмиләр кебек. Рәхмәт әйтәләр дә тыйнак кына елмаеп куялар. Бүген Илшат, уйлана торгач, әлеге тыйнак рәхмәтнең серенә төшенде. Радикның абыйсына бүләк итәргә дип ясалган рәсемне күргәч, әнисенең аңа сокланып карап торганын исенә төшерде. Бәлки әнисенең шушы рәсемне бүләккә алачак егет урынында буласы килгәндер? Илшатка шулай тоелды.
Әйе, моннан соң әтисе белән әнисенә дә үз кулы белән эшләнгән бүләк бирәчәк ул. Иң кадерле кешеләре өчен бөтен күңел җылысын, мәхәббәтен салып ясаячак ул бу рәсемнәрне.
Сүзлек
Танылды – прославился
Ялындырмый – не заставляет упрашивать
Җиһаз – мебель
Берсекөнгә - послезавтра
Кабул итте – принял
Теләк – желание
Сөенмиләр – не радуются
Тыйнак – скромно
Сокланып – восхищённо