Лекции.Орг


Поиск:




ТУГАН ЯКНЫҢ БЕР ТАЛЫ




Гарипова Э.,

Алабуга шәһәренең 1 татар гимназиясе

Фәнни җитәкче: Гайсина З.М.

Безнең Алабуга төбәгендә милләтебез язмышы, аның киләчәге турында уйланып, халкыбызның рухи дөньясын баетуда, матурлауда зур тырышлык куючы, әдәбиятыб ызга намуслы хезмәт итүче язучыларыбыз, шагыйрьләребез яши. Шәһәребезнең йөзек кашы булган 1 нче гимназиядә бу шәхесләребезнең иҗатын өйрәнү зур игътибар үзәгендә тора. Шуңа күрә мөгалимнәребез безне аларның тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштыру максатыннан класстан тыш уку дәресләре, дәрес-конференция, очрашулар уздыра. Бу чаралар гимназиябездә эшләп килүче Фазыл Шәех исемендәге музейда үтә. Бу музейда “Чулман” әдәби - музыкаль иҗат берләшмәсе турында бик бай мәгълүмат тупланган. Бу берләшмә 1984 нче елда Әнвәр Шәрипов тарафыннан оештырыла. Аннары Дамир Мәрдәнов, Фазыл Шәех, ә хәзер көндә Фәридә Хәбибрахманова җитәкли. Бу берләшмәдән Алабуга тавыннан җәйрәп яткан илаһи үзәннар генә ачылмый, аннан татар тарихының яңа бер сәхифәсенә сихерле ишекләр ачыла сыман. Менә шул серле төбәкнең йөрәк тибеше, кайнар сәламе төбәгебездә иҗат итүче шушы каләм ияләре аркылы безгә иңә. Чулманлыларның иҗат иткән һәрбер әсәре укучылар тарафыннан көтеп алына, яратып укыла.

Сез яшәгез, штгъри тулпарларым,

Йөрәгемә ялкын кабызып.

Моңаймагыз, ләкин мин киткәндә,

Еламагыз яшьләр агызып!

Ә мин теге ерак дөньяда да

Сезне сагынып искә алырмын.

Каберем каенының шавы белән

Сезгә дога кылып калырмын...

Фазыл Шәех. Бүгенге чыгышымда мин шушы шигырь юлларының авторы, талантлы шагыйрь, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, озак еллар Алабугадагы сукырлар җәмгыятен, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсен җитәкләгән бөек шәхес турында сөйлисем килә.

Ф.Шәех 1937 нче елның 19 нчы мартында Әгерҗе районының Иске Кызылъяр авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылында башлангыч белемне алганнан соң, Тирсә авылына укырга йөри башлый. 1954 нче елда Иж-Бубый урта мәктәбен тәмамлый. Ул кара җирнең хуш исен иснәп, яңа өлгергән арыш, бодай бөртекләрен учына алып, авызында чәйнәп, тәмен татыган зат. Авыл мәктәбен «4», «5» билгеләренә генә тәмамласа да, зур шәһәрдә гел русча гына имтихан биреп, гел русча гына белем ала торган уку йортына эләгү җиңел булмый шул. Ниһаять, үзсүзле егет икенче елны барыбер теләгенә ирешә. Ул авыл хуҗалыгы институтының инженер- механиклар әзерли торган бүлегенә студент итеп алына. Ә 5-6 сыйныфларда укыганда ук, тирән сер итеп сакланган беренче шигырьлəре язылган куен дәфтәрләре онытыла.

Бервакыт 3 нче курста укыганда, институт диварында эленеп торган «Табигатьне үзгәртүчеләр» исемле стенгазета студент егетнең игътибарын жәлеп итә. Ул анда таныш егетләренең язган шигырьләрен дә күрә. Хәтта берничә шигырьнең астына якын дусты Минтимер Шәймиев дип язылган. «Мин кемнән ким? Мин дә шигырь язган кеше бит!» - дип, егет шигъри каламен яңадан кулына ала. «Татарстан яшьләре» каршында оештырылган әдәби түгәрәккə йөрүләр, нәфис сүз серләренә өйрәнүләр, шигърияткә гашыйк булып, янып - көюләр…

«Үткән гомер, аккан сулар кебек»-, диелә халык мәкалендә.Ф.Шәех тə Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, Алабугага кайтып, башта механик, аннан соң укытучы булып эшли. Берничә елдан Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсенә баш инженер итеп билгеләнә. Тик шул вакытта көтелмәгән фаҗига була: типсә тимер өзәрлек, энергиясе ташып торган егетнең күзләре сукырая. Аны дөм караңгылык чорнап ала. Бу шул кадәр көтелмәгән хәл була ки, Ф. Шәех башта хәтта югалып ук кала. Язмышым шушыдыр инде дип, язмышка буйсынып, кешеләр ярдәмен көтеп, күңел төшенкелегенә бирелергәме? Әмма сукыр булу никадәр генә кыен, ачы, үкенечле булса да түзәргә, башыңа төшкән шушы фаҗига белән һәр минут, һәр секунд көрәшеп яшәргә, бирешмәскәме?

Ф.Шәех бирешмәскә, көрәшергә карар кыла. Әгәр дә син яшисең икән, синең йөрәгең ярсып тибә, фикерең чиксез еракларга омтыла икән, кулыңны кушырып, күңелеңне төшереп утыру ул - хыянәт. Һәр кеше табигать тарафыннан бирелгән бөтен мөмкинлекләрен файдаланырга, һәр минут, һәр сәгать көрәшеп яшәргә тиеш түгелмени? Һәм ул үзен поэзиягә, шигърияткә багышларга карар кыла – иҗат итә башлый.

Ф.Шәех – татар әдәбиятында Н.Островскийлар батырлыгын дәвам иттерүче, көчле рухлы, фидакарь шагыйрь иде. Аның иҗаты белән танышкан кеше ул әсәрләрдән үзенә бай рухи азык ала, эчке дөньясын кабатланмас хис-тойгылар, фикерләр белән баета. Чыннан да, шагыйрьнең һәр әсәре үзенчәлекле, алар якты нур, тормыш-яшәешкә чиксез мәхәббәт, киләчәккә өмет белән сугарылганнар. Үзенең шигырьләрен ул «Күңел көзгесе» дип атый.

Шагыйрь үз халкына, милләтенә гашыйк һәм йөрәгендә дә туган халкының көч-куәтенә, батырлыгына, аның якты киләчәгенә ныклы ышаныч йөртә. Үзенең туган халкы, республикасы белән чиксез горурлана.

Ул милләтпәрвәр кеше иде. Шулай булмаса, милләтнең киләчәгенә зур ышаныч белән, аның мәнфәгатьләрен яклап, 1995 нче елның май аенда Чаллы шәһәренең бик матур мәйданында бер атна буе ачлык игълан итмәс иде. Бу – батырлык. Бу – азатлык өчен көрәшкә әзер тору, башкаларга юл күрсәтү. Бу кадәр милли хисләр кайдан килгән соң аңа? Бер әңгәмәдә ул бу сорауга болай дип җавап бирә: «Бөек Тукай, ялкынлы Такташ, хыялый Туфан да үзләренең иҗатларында милләт мәсьәләсен беренче урынга куеп язган шагыйрьләр. Димәк, минем милли горурлыгым шул шагыйрьләрнең әсәрләрен укып, милләтемнең барлыгын, батырлыгын, матурлыгын күрә башлаган көннәреннән үк.»

Без һәрберебез балачак иленнән. Ф.Шәехнең дә балалар өчен язылган кызыклы шигырьләре бар. «Сәяхәтче тиен» җыентыгы менә шундый шигырьләрне туплаган да инде. Шигырьләрне укыганнан соң, уйлап куясың, шундый шигырьләрне язар өчен 15 яшьлек күңел көрлеге кирәк бит. Алар саф татар телендә, гади матур юллар белән рәхәтләнеп укырлык итеп язылганнар. Шигырь балаларга ошасын өчен, бала җанлы, аздан ямь табып, көр күңелле, бала йөрәкле булу кирәк. Ә безнең шагыйребез нәкъ шундый кеше иде.

Ф. Шәехтә мәхәббәт хисе башка бик күп хисләр кебек олы, кешелекле, газиз. Ул мәхәббәтне яшьлек белән генә тиңләми, ә бәлки, аны тугрылыклылык, ихласлылык һәм илаһикодрәт итеп кабул итә.

Сагыш һәм өмет арасында бәргәләнгән шагыйрь күңел җылысын кайдан ала соң? Мәхәббәт хисе генә күңел дөньясын бөтен итеп тота алмый бит әле. Әлбәттә, туган ягыннан, туган ягы белән бәйле изге, кадерле хатирәләрдән килә ул юаныч. Туган як тылсымы шагыйрьне гомере буе озата килгән, аңа көч һәм рухи ныклык биргән.

Җыр, моң – Ф Шәехнең тагын бер юанычы. Моның нәрсә икәнен ул яхшы белә.Күңел күгендәге тетрәнү ул – моң. Шуңа күрә ул татар халык көйләрен яратып тыңлый һәм үзе дә моңлы тавышы белән җырларга ярата.

Кешенең йөрәге аның кул йодрыгы чаклы гына диләр. Әмма шушы бер йомарлам май шикелле генә йомшак, кечкенә йөрәккә үз гомерендә күпме югалтулар, кайгы-хәсрәт кичерергә туры килә. Ул беркайчан мескен булмады. Туры сүзле, кыю йөрәкле, ярдәмчел иде. Тик аяусыз үлем аны вакытсыз безнең арадан алып китте. Ләкин сафлык, яктылык бүләк итүче шигырьләре тупланган «Көзге күкрәү», «Дала тулпары», «Егет сүзе», «Сәяхәтче тиен», «Туган якның бер талы» кебек китаплары калды. Әйе, Ф.Шәех авырлык-кыенлыкларны җиңə-җиңә иҗат итте. Аның яшәү мәгънәсе башкалар өчен, милләте өчен янып яшәү иде.

Чыгышымны тәмамлап, шуны әйтәсем килә: милли горурлык, туган төбәкне ихтирам итү хисе туган якның талантлы шәхесләре үрнәгендә булдырыла. Ә безнең Алабугабызда андый шәхесләр бар һәм без алар белән чиксез горурланабыз!

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 766 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Свобода ничего не стоит, если она не включает в себя свободу ошибаться. © Махатма Ганди
==> читать все изречения...

815 - | 736 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.011 с.