Лекции.Орг


Поиск:




Категории:

Астрономия
Биология
География
Другие языки
Интернет
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Механика
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Транспорт
Физика
Философия
Финансы
Химия
Экология
Экономика
Электроника

 

 

 

 


ТЕЛЛӘР БЕЛГӘН – ИЛЛӘР ГИЗГӘН




 

Гәрәева Л Ә.

Тукай районы Комсомол урта

мәктәбе.

Фәнни җитәкче: Галимова М.М. һәм Галимов Ф.З.

 

Безнең Тукай районы Комсомол урта мәктәбендә 1992нче елдан бирле рус телле балаларга татар теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең максаты – укучыларда коммуникатив эшчәнлек булдыру.

Дәресләрдә төрле методлар, чаралар кулланыла.. Мәсәлән ,“ Туган көнгә әзерлек” дигән теманы үткәндә кунакка кайчан баралар, анда күпме булырга ярый, ишекне ничек шакып керергә, чәчкәне кемгә бирергә, ә бүләкне кемгә, өс киемен кая куярга, өстәл артында ничек утырырга кирәк, нинди уеннар уйнау кулаерак, соңыннан кемнәргә рәхмәт әйтергә сорау-проблемалары өстендә эшләп, уеннар уйнап, шушы сорауларның барсына да җавап табып, әдәпле баланың нинди булуын аңлату, соңыннан әңгәмә уздыру, укучыларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен баету; икмәккә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт хисе тәрбияләү күздә тотыла.

Телләр белгән – илләр гизгән дигән дәрестә тәрҗемәчеләрнең ни өчен кирәклеген Гөлзадә Әхмәтованың “Тәрҗемәче” шигырен укып башласак, “Телләр белүче кешеләр өчен бик күп илләр, чикләр ачык” дигән әйтем белән дәвам итеп, бүген дөнья халкының 6 мең телдә сөйләшүен белдек. Татар теле – дөньяда иң киң таралган 14 телнең берсе икәнен һәм бу телдә 7 миллионнан артык кеше сөйләшүен ачыкладык. Тел өйрәнү кагыйдәләрен истә калдыргач “Терәк” җырын өйрәндек. Аудиокушымтада җырның сүзләре һәм көе бирелгән (трек № 58-59). Бу җырны “ Аулак өй” кичәсендә дә җырладык.

Укучылар дәрестән соң үзләренең юкка гына татар телен өйрәнмәүләренә шатланып, “Мин татарча сөйләшәм!” дигән темага хикәя төзеп килделәр. Дәресне бер шигырь укып кына башласак та, күпме яңалыклар белдек, бәйләнешле сөйләмгә чыктык.

Светафор сакта тора дигән теманы үткәндә дәрес җәйге ял, сәяхәт турында диалоглар төзү, үз-үзеңне тәртипле тоту кагыйдәләрен искә төшерү, светафор турында шигырьләр уку турында булса, дәрес азагында аудио кушымта белән эшләү, “Юл кагыйдәләре” дигән өстәл уены уйнау дәресне тулыландырды, юл кагыйдәләрен истә калдырырга һәм өлкәннәргә булышырга кирәклеген тагын бер тапкыр ныгытты.

Китап минем киңәшчем ” дигән темага дәрес планы әзерләгәндә, шигырьнең авторы Хәсән Шабанов турында материалны бик озак әзләдек. Мәктәп һәм авыл китапханәсендә дә, күрше Новотроицк һәм Князь мәктәп китапханәләрендә дә табылмады. Чаллы үзәк китапханәсе хезмәткәрләре генә булыша алды. Ул китап та 1956 нчы елда чыккан кечкенә китап булып чыкты, ә биографиясе гел дә юк диярлек. Укытучыбыз Галимова Мәдинә Мәксүт кызы дәресне Р.Фәхрэддиннең “Балаларга үгет – нәсыйхәт” дигән китабыннан “Гүзәл китаплар – гаҗәеп эшләрне күрсәтүче көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш...” дигән сүзләр белән башлады. Кунакка Шәвәли белән Кирлемән дә килделәр, күнегүләр әшләделәр, диалоглар төзеделәр. Без белем турында мәкальләрне кабатладык, ситуатив күнегүләрдә бер- беребезгә киңәшләр бирдек. Дәрес азагындагы “Китапханәдә” дигән уен – диалог безгә бик тә ошады.

“Минем дустым бар” дигән ачык дәрестә укытучыбызның: “ Бердәм булыгыз, бердәмлекне бернинди дә көч сындыра алмый”,- дигән җөмләсе йөрәгебезнең түренә үтеп кергән булса, “Телефон уенчык түгел” дигән дәрестә гаджетомания авыруы турында белдек. Бу бүгенге көн проблемасын ачып күрсәтте.

Миңа мәктәптә иң ошаганы, класстан тыш чаралар, чөнки анда без чын артистларча катнашабыз.

Укытучыбыз: “Класстан тыш чараларның максаты: укучыларда татар халкының тарихы, әхлагы турында мәгълумәт булдыру; милли горурлык хисләре тәрбияләү; бүгенге көндә онытылып баручы милли йолаларны, гореф – гадәтләрне дәрестән тыш чараларда укучыларга җиткерү; укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Милләтләрнең тигез хокуклы булуын һәм аларга ихтирам, хөрмәт белән карарга кирәклеген төшендерү,”- ди. “ Аулак өй” кичәсендә татар балалары белән башка милләт балаларының бергәләшеп уйнаулары һәм җырлаулары үзе ни тора. Ә кичәгә әзерлекне яулык чигәргә өйрәнеп башладык.

Мондый бәйрәмнәр аша ата – бабаларыбыз йолаларын өйрәнәбез, шуңа күрә фән белән кызыксыну туа.

Әбием сандыгы ” дигән сыйныф сәгате халкыбызның күңел гәүһәрләренә, ягъни үткәненә, аның еллар буе тудырган мирасына багышланды. Кичәгә әбиләрне, әти-әниләрне чакырдык. Наҗия әби тәңкәләр, чулпы, беләзек, кием, сөлгеләр турында сөйләде. Без генә түгел, әти-әниләр дә йотлыгып тыдлады.

Халык җырлары ” дигән кичәгә дә ныклап әзерләндек, чөнки кайбер җырлар безгә бик борынгы заманнан, болгор чорыннан ук килгәнен белдек. Шундый җырларның берсе – татар халкының иң популяр җырларыннан “Ай былбылым” җыры.

Укытучыбыз: “ Иң беренче татар җыры кайчан туган? Кызганычка каршы, без аны беркайчан да белә алмыйбыз. Тарих битләрендә кайчан, нинди дәүләтләр барлыкка килгәне, аларның кайчан нинди сугышлар булып үткәне турында мәгълүматлар бар. Ә менә җырларның кайчан туган булуы хакында мәгълүматлары юк. Бәлки аларны белү кирәкмидер дә. Тукаебыз язганча, “халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе...” булган җырларыбызның гасырлар аша үтеп, бүгенге көнгә килеп җитүе, безнең өчен бик кыйммәт һәм кадерле,”- диде.

Безнең Комсомол мәктәбе укучылары район һәм республика конкурсларында да еш катнаша. Мәсәлән, А.Алишның 100елыгына багышланган фәнни конференциясенә “Бәяләнмәгән батыр” дигән реферат һәм презентация әзерләсәк, “Туган ягым – Татарстан” дигән рефератлар конкурсыннан да читтә калмадык, 3нче урын яуладык. Чаллы шәһәре балалар үзәге үткәргән “Мин яратам сине, Татарстан!” дигән слайд-шоуга Р.Фәхреддинның “Казан ханнары” дигән китабы буенча Сөембикәнең гаиләсе турында презентация ясап катнаштык. 10 класс укучысы Сурова Виктория чиста татар телендәге конкурстан диплом белән кайтты.

Шулай ук укытучыларыбыз Галимов Фәнил Зәки улы һәм Галимова Мәдинә Мәксүт кызы белән республикакүләм викториналарда да катнашабыз, бергәләшеп сорауларга җаваплар эзлибез.

Мәсьәлән,

Тема    
  Р.Фахреддингә 150 яшь “Мәгариф” 2008-2009
  Ф.Кәримгә 100 яшь “Мәгърифәт” 2008-2009

 

Укытучыларыбыз белән экскурсияләргә дә йөрибез, белемнәребезне арттыру өстендә дә эшлибез. Ә инде сәяхәттән кайткач, бүгенге көн язучылары тарафыннан язылган әсәрләр белән танышуны дәвам итәбез.

Экскурсияләр, очрашулар     Бәйгенең исеме
Сарман районы Җәлил поселогына Шәһәр музеенда М.Җәлилгә багышланган “Гомеремне бирәм халкыма”- яшь экскурсоводлар конкурсы
Яр Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсенә М.Җәлил эзләре буйлап
“Хәтер көне” Сугыш ветераны Рыжов В. белән очрашу Комсомол авыл клубы “Озын гомер телибез”
Алабуга шәһәренә мең яшь Алабуга шәһәрендәге Шишкин музеена Халык хәтере.

 

Мин татарча сөйләшәм ” акция – конкурсында җиңеп чыгуыбызны да юкка гына түгел дип уйлыйм. Урамда, тукталышларда, балалар бакчасында, авыл клубында, Тукай район шифаханәсендә без татар телендә әңгәмәләр үткәрдек, сүзлекләр тараттык, концерт номерлары күрсәттек.

“Зирә тиен” конкурсында катнашып Гайнетдинова Алия республика буенча 2 нче урын яулады һәм бүләкләнде.

Мәктәбебез язучылар, җырчылар белән элемтәдә тора. Татар Дәүләт филормония артистлары Рөстәм Маликов Һәм Талипов Ренат белән, язучы якташларыбыз Рубис Зарипов һәм Вахит Шәих улы Имамов белән дә очрашулар үткәрдек, районыбыз Тукай көннәрен бик зурлап үткәрә. Һәр елны Чаллы төбәге язучылары белән генә түгел Казанда яшәүче язучылар белән дә очрашабыз.

Истәлекле даталар ” дигән конкурслардан да читтә калмыйбыз. Бу көннәрдә Хәсән Туфанның 110 еллык юбилеена багышланган фәнни – конференциягә әзерләнәбез. Конференциягә әзерләгән темамның исеме “Җыр өйрәтте мине..”

Комсомол урта мәктәбе татар телен яңа технологияләр кулланып өйрәнү буенча көннән – көн алга бара, яңа уңышларга ирешә. Татар теле дәресләрендә компьютер белән эшләү күрсәтмәлелекне тәэмин итүе, контрольне көчәйтүе һәм зур күләмдәге мәгълүмат җиткерүе белән укытуның сыйфатын күтәрергә ярдәм итә һәм ул, ниһаять, белем алу белән кызыксындыру чарасы булып та тора. Шуңа күрәдер инде безнең мәктәп укытучылыры 1 сентябрьгә ноутбук белән бүләкләнде, ә районыбызда 23 мәктәп.

Бу безнең мәктәптә эшләнелгән эшләрнең бик аз гына өлеше. Мәктәбебез рус мәктәбе, барлыгы 100 гә якын укучы. Укулар рус телендә алып барылса да, без тырышып татар телен өйрәнәбез. Рус милләтендәге укучылар да бездән калышмыйлар, тырышып укыйлар, татар телен теләп өйрәнәләр, олимпиадаларда җиңеп чыгалар.

Укытучыбыз “Татар теле һәм әдәбияты: бүгенгесе һәм киләчәге” дигән конкурс була дигәч,минем дә катнашып үзебезнең мәктәптә татар телен ничек өйрәнүебез турында язасым килде, чөнки минем дә татар теле укытучысы буласым, укытучыларым кебек сездә укыйсым килә. Безнең мәктәп укытучылары укучыларга татар телен, халкыбызның тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, гореф – гадәтләрен өйрәтүне, янәшәдә яшәүче халыкларның да мәдәният белән кызыксыну, хөрмәмәт итү хисләре тәрбияләү максатын үзләренең бурычлары итеп куйганнар һәм шуңа тугырылыклы калып эшлиләр дә.

Әдәбият

 

1. Әминов А. Г. “ Урта мәктәптә әдәбият укыту методикасы”, Казан, 1977.

2. Әминов А. Г. “ V-VII классларда әдәбият укыту методикасы”, Казан, 1965.

3. Әминов А. Г. “ V класста әдәбият”, Казан, 1973.

4. Әминов А. Г. “ Мәктәптә образ-персонажларын өйрәнү һәм аларның шәхес формалаштырудагы роле”, Казан, 196 9.

5. Әхмәдуллин А. “ 9 нчы класс. Татар әдәбияты”, Казан,1978.

6. Исмәгыйлева С.Г. “ IX класста әдәбият дәресләре”, Казан, 1977.

7. Исмәгыйлева С.Г. “ VIII класста әдәбият дәресләре”, Казан, 1986.

8. Халит Г. “ Мәҗит Гафури”, Казан,1983.

9. Хатипов Ф. “ Эпик жанрлар”, Казан, 1973.

10. Юзиев Н.Г. “Татар әдәбияты тарихы”, Казан, 1989.

11. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге, III томда, Казан, 1981.

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 1153 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Студент всегда отчаянный романтик! Хоть может сдать на двойку романтизм. © Эдуард А. Асадов
==> читать все изречения...

4505 - | 4186 -


© 2015-2026 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.012 с.