Лекции.Орг


Поиск:




Категории:

Астрономия
Биология
География
Другие языки
Интернет
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Механика
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Транспорт
Физика
Философия
Финансы
Химия
Экология
Экономика
Электроника

 

 

 

 


Телне аралашу аша өйрәнү принцибы




Аңлатма язуы

 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән кабул ителгән 2010 – 2015 елларда мәгарифне үстерү Стратегиясендә (30.12.2010, № 1174) – “Киләчәк” программасында мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениеләре өчен Федераль дәүләт стандартлары таләпләренә җавап бирә алырдай Укыту-методик комплектлар булдыру бурычы куелган. Балалар бакчаларында балаларны татар теленә өйрәтү, аларның сөйләм телен үстерү өчен заман таләпләренә җавап бирерлек итеп төзелгән эзлекле, максатчан методик әсбаплар белән тәэмин итү зарур. Әлеге максаттан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән яңа Укыту-методик әсбаплар төзелде.

Татар телендә дөрес сөйләшергә өйрәтү өчен, балаларны кызыксындыра алырлык аралашу даирәсе булдыру, сюжетлы уеннар оештыру, гомүмән, баланың актив сөйләмен үстерү зарур. Сөйләшергә өйрәтү өчен баланы мөмкин кадәр күбрәк аралашуга җәлеп итәргә кирәк. Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең гомүми белем бирү программасы төзелешенә яңа федераль таләпләр буенча татар теле эшчәнлегенә бирелгән сәгатьләр санын бүлгәндә сөйләм телен үстерүгә күбрәк игътибар итү сорала.

Балалар бакчаларында заманча методик алымнар һәм чаралар куллану, татарча мультфильмнарны, электрон ярдәмлекләрне, аудио- һәм видеоматерилларны урынлы файдалану аеруча мөһим.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законында һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасында мәктәпкәчә милли белем бирү өчен кирәкле шартлар булдыру каралган. 2010- 2015 елларга мәгариф системасын үстерү стратегиясендә балалар бакчаларында балаларга татар телен өйрәтү, сөйләм үстерү юнәлешен тормышка ашыру максаты куелган.Мәктәпкәчә учреждениеләр,мәгариф системасының беренче баскычы буларак,нәниләрне татар теленә өйрәтүдә башлангыч роль уйный.

“Татарча сөйләшәбез” дип аталган методик комплект балалар бакчасында эшләүче тәрбиячеләргә кулланма буларак тәкъдим ителә. Комплектка, балаларның яшь үзенчәлекләренә карап, методик кулланма,күрсәтмә һәм таратма әсбаплар, аудио- һәм видеоматериаллар, балалар өчен эш дәфтәрләре туплап бирелде. Методик комплектлар өч яшь төркеме (уртанчылар, зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәре) өчен әзерләнде, һәм аларның барысы да “Татарча сөйләшәбез” дип исемләнә. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа укыту-методик кулланмалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

Билгеле булганча, телгә өйрәтүнең максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы – иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы шәхес тәрбияләү.

Рус телле балаларга татар теле өйрәтү максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Балаларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, балалар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

 

Баланың сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла:

· өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

· программада күрсәтелгән темалар буенча тәрбияченең сорауларына жавап һәм сораулар куя белү;

· бирелгән үрнәк диалоглар буенча охшаш диалоглар төзү, әңгәмәдә катнаша алу;

· терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү.

 

Телне аралашу аша өйрәнү принцибы.

Атаклы психологлар А.Н.Леонтьев, П.Я.Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

 

ФГОС ны тормышка ашыру

 

Юнәлешләр Белем бирү өлкәләре Эшчәнлек төрләре Бурычлар
Физик үсеш Сәламәтлек - бармак уенары - туплар белән уеннар - психогимнастика Идел буе халыкларының хәрәкәтле уеннары аша балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту
Физкультура - хәрәкәтле уеннар - зиһен сынаш уеннары җырлы-биюле уеннар
Социаль- аралашу үсеше Социальләштерү Аралашу - сюжетлы-рольле уеннар - мультфильмнар карау, әңгәмәләр Туган як табигате, үсемлекләре, җәнлекләре белән танышу; экологик культура, таби-гатькә аңлы караш тәрбияләү;балаларда хезмәткә карата уңай мөнәсәбәт формалаш-тыру;үз тормышыңның куркынычсызлыгы нигезләрен аңлату
Хезмәт Хезмәт эшчәнлеге турындага балалар әдәбияты белән таныштыру
Иминлек - уен барышында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү
Танып- белү үсеше.     Танып белү - экскурсияләр - дәфтәрләрдә эш - күрсәтмә әсбаплар буенча эш (санау,төсен, формасын, зурлыгын әйтү) - ситуатив күнегүләр - сюжетлы-рольле уеннар - хикәяләр төзү, Нәфис сүз, халык авыз иҗаты, әдәби әсәрләр, милли бәйрәмнәр аша балаларның сөйләм телен баету, уй-фикерләрен билгеле бер эзлеклелектә җиткерә белүләренә ирешү
  Сөйләм үсеше Матур әдәбият белән таныштыру. Сөйлəмне үстерү. - әкиятләр сәхнәләштерү - шигырьләр уку - əкиятлəр, хикəялəр уку - мультфильмнар карау     Балалар матур əдəбияты, авазларның дөрес əйтелешенə, билгеле күлəмдə сүзлек байлыгына, сөйлəмнең сəнгатьлелегенə нигез сала.
       
Нәфис- нәфасәти үсеш Иҗат - дәфтәрләрдә эш - рәсем ясау, ябыштыру, әвәләү Балаларның милли сынлы сәнгать турындагы белемнәрен баету, татар һәм Идел буе халыкларының декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре белән таныштыру, милли орнамент белән кием-салым, савыт-саба бизәргә өйрәтү; күренекле композитор-ларның, төрле халыкларның җырлары, биюләре, музыкаль инструментлары белән танышу.
Музыка - җырлар - музыкаль-дидактик уеннар - җырлы-биюле уеннар (“Шома бас” диск) - драма уеннары




Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2016-11-02; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 744 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Лаской почти всегда добьешься больше, чем грубой силой. © Неизвестно
==> читать все изречения...

4410 - | 4267 -


© 2015-2026 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.011 с.