Баланы өй шартларында дәвалаганда табиб билгеләгән төрле күрсәтмәләрне дөрес башкару аның тиз терелүе өчен аеруча мөһим. Монда авыру теге яки бу сәбәп буенча бәйләнештә була торган барлык әйберләрнең чиста булуы, процедураларның төгәл үтәлүе төп шарт булып тора. Шул ук вакытта истә тотарга кирәк, кечкенә генә ярсытуга, борчуларга яки табиб кушкан процедураларны үтәгәндә җибәрелгән техник ялгышуларга яшь организм бик сизгер җавап кайтара. Түбәндә иң күп билгеләнә торган процедураларны башкару ысуллары бирелә.
Эчкә массаж. Яшь балаларның күп авырулары эч күбү, эчне чәнчеп ала торган авыртулар, кинәт каты тынычсызланулар белән үтә. Мондый очракларда баланың кендеге тирәли сәгать теле уңаена җиңелчә хәрәкәтләр ясау файдалы була. Массаж уң кул белән ясала. Җиңелчә генә сыпыра башлап, әкренләп басуны арттыра баралар һәм эч мускулларын уып йомшарталар. Бу вакытта куллар чиста булырга тиеш һәм аңа, юка гына нинди дә булса крем сөртелә. Эчкә массаж баланың кендеге тирәли хәрәкәтләр ясап тәмамлана. Массажның дәвамлылыгы 2–3 минуттан артмаска тиеш, бала тынычсызланганда ул 2–3 алымга бүлеп ясала.
Тән температурасын үлчәү. Баланың тән температурасын үлчәү өчен термометрны 10 минутка култык астына яки, термометрның түбәнге очының яртысы җыерчыкка кереп торырлык итеп, касык тирәсенә куела. Бу вакытта баланың градусник куелган кулын яки аягын бераз тотып торырга кирәк. Иң яхшысы баланы кулга алу.
Температураны иртә белән сәгать 7–8 дә яки кичке 16–18 сәгатьтә үлчиләр. Үлчәү нәтиҗәсен һәрвакыт язып куялар. Температураның бу таблицасы табибка зур ярдәм булачак.
Грелка. Баланың тәнен җылытырга кирәк булганда, резин грелкадан файдаланалар. Суның температурасы 50–60 °C тан югары булырга тиеш түгел. Бөкесен япканга кадәр, грелканың, муеныннан суы күренгәнче кысып, эчендәге һавасын чыгаралар, һавасын чыгарып, бөкесен япканнан соң, грелканы төрлечә әйләндергәләп каян да булса суы сарыкмыймы дип тикшерәләр. Аннары грелканы чүпрәккә төрәләр яки, махсус тегелгән капчыкка салып, баланың одеял астына, иң яхшысы аяк очына куялар. Җылыту өчен шешәдән файдаланганда ул яхшылап томаланырга (!), аннары чүпрәккә, сөлгегә төрелергә яки махсус капчыкка салынырга тиеш.
Җылыта торган компресс. Чиста марляны яки тукыма кисәген берничә кат итеп бөклиләр дә җылы суга манчып алып сыгалар һәм авырткан урынга куялар. Өстенә, кырыйлары чыгып торырлык итеп, компресс кәгазе яки клеенка ябыла, ә аннары (клеенканы тулысынча каплап), мамык яки фланель куеп, бинт белән бәйләнә. Компрессны алганнан соң, бу урында мамык яки фланель калдырыла. Компресс куйганда, һәм аны алгач та, берникадәр вакыт бүлмәдә һава температурасының суынып китүен булдырмаска, баланы тыш һавасына алып чыкмый торырга кирәк.
Горчичниклар. Ике чәй кашыгы горчицаны җылы суга салып, ботка хәленә җиткәнче болгаталар. Болгатылган горчицалы савытның өстен ябып, 2 сәгатькә җылы урынга куялар. Шуннан соң 2 чәй кашыгы он өстиләр. Ул массаны яхшылап болгаталар да кәгазь битенә сылыйлар. Сыланган өслеккә чиста чүпрәк ябалар да шул ягы белән баланың тәненә салалар. Горчичник өстенә байка чүпрәк ябалар һәм җиңелчә кысалар. Горчичникны 3–5 мин (тән кызарганчы) тотарга кирәк. Аннары аны алалар, кызарган тирене чиста чүпрәк белән сөртеп алалар һәм май яки вазелин сөртәләр.
Горчицага урау. Горчица хәзерлиләр: 2 аш кашыгы коры горчицаны йомшак чүпрәккә яки капчыкка салалар да 40 °C ка кадәр җылытылган 1 л суга төшерәләр. Горчицалы суны, савытның өстен ябып, 20–30 минутка җылы урынга куялар, шуннан горчица салынган капчыкны алалар. Шул эремәгә тагын бераз кайнар су өстәп, бумази чүпрәкне чылаталар. Чүпрәкне сыгып, аның бик кайнар түгеллеген тикшерәләр дә баланың күкрәк читлеген шуның белән урыйлар. Горчица эремәсендә чылатылган чүпрәк өстеннән баланы коры чүпрәккә һәм одеялга төрәләр дә бала тынычсызлана башлаганчы шул килеш 8—15 минутка калдыралар. Аннары, баланың чүпрәкләрен чишеп, тиз генә корыталар, вазелин мае сөртәләр, киендерәләр һәм, җылы итеп төреп, урынга яткыралар.
Аякка горчица ваннасы ясау. Чиләктә яки зур кастрюльдә су әзерлиләр (температурасы 37 °C) һәм аңа бер чиләк суга 1 аш кашыгы исәбеннән горчица салалар. Аякларны балтырның яртысына кадәр суга тыгалар. Бу процедура вакытында кечкенә баланы гадәттә кулда тотып торалар. Аякларны чиләге белән бергә одеялга урыйлар. Ваннаның дәвамлылыгы 10–15 мин. Аякны ваннада тотканда, суның температурасын термометр беләй үлчәп, әледән-әле кайнар су өстәп болгатып торалар. Ваннадан алганнан соң, аякларны чиста су белән чайкап сөртәләр. Аннары нәкъ гадәти ваннадан соңгы кебек аякларны җылытылган җәймәгә урап тиз генә корыталар һәм оек кидерәләр. Баланың аягына җылы грелка куела.
Кайнар дәвалау ваннасы. Баланы суының температурасы 36 °C булган ваннага иңсәләре күмелерлек итеп утырталар. Аннары, саклык белән генә, әкрен генә агызып, табиб билгеләгән температурага җиткәнче (гадәттә 39°—40 °C ка кадәр) кайнар су өстиләр. Кайнар ванна вакытында баланың башын юмыйлар һәм коендырмыйлар, ә шунда ук корытып җылы җәймәгә һәм одеялга төрәләр. Аягына грелка куялар.
Дарулы ванналар. Калий перманганатлы (калий манганатлы) ванна 37 °C ка кадәр җылылыкта итеп әзерләнгән суга, су җиңелчә алсу төскә керерлек микъдарда, алдан аерым савытта эретелгән калий перманганаты эремәсен өстиләр. Кристалларны турыдан-туры ваннага салырга ярамый, чөнки аның бөртекләре тәнне пешерергә мөмкин. Ваннадан соң баланы җылы су белән коендыралар. Ваннаның дәвамлылыгы 5–7 мин.
Тоз ваннасы. Тоз ваннасы өчен эремә 1 чиләккә 100 г тоз исәбеннән чыгып хәзерләнә.
Эчәкләрне чистарту клизмасы. Чистарту клизмасы 28–30 °C лы кайнаган су белән йомшак очлы резин баллон ярдәмендә ясала: яңа туган беренче айларын яшәүче балаларга № 2 баллон (1/4 стакан су сыешлы), 6 айлыктан башлап — № 3 (1/2 стакан су сыешлы) баллон, бер яшь тулган № 4 яки № 5 (3/4 яки 1 стакан су сыешлы) баллон кулланыла.
Клизма ясау алдыннан кулны яхшылап юалар. Клизма баллоны кайнатыла яки берничә кат кайнаган кайнар су белән юыла. Баллон суынганнан соң, аңа су җыялар. Аннары, баллонның очын өскә каратып, аның төбенә аз гына басалар һәм һавасын чыгаралар. Очына вазелин сөртәләр. Баланы җәймә җәелгән клеенка өстенә сул ян ягы белән яткыралар. Тезеннән бераз гына бөгелгән аягын сул кул белән тоталар, ә уң кул белән баллонның очын 3–4 см озынлыкта арт юлга кертәләр һәм, кысып, су җибәрәләр. Баллон бушаганнан соң, шул кысылган хәлдә үк аны алалар.
Салкын куллану. Кайбер очракларда дәвалау максатында авыру балага примочка яки боз рәвешендә салкын куярга кушыла. Примочка өчен берничә кат итеп бөкләнгән һәм суга манылган сөлге яки җәймә файдаланыла. Аны яхшылап сыгалар һәм табиб күрсәткән урынга куялар. Примочка тиз җылына, шуңа күрә аны бик еш алыштырып торырга кирәк. Боз куярга кушылганда аны резин шешәгә салалар (аның герметиклыгы алдан тикшерелә), шешәнең һавасын чыгарып, капкачын тыгызлап ябалар. Бозлы шешәне салфеткага яки җәймәгә төрәләр дә, аз гына тиеп торырлык итеп, баланың башы өстенә эләләр. Боз һәм примочканы билгеле бер вакытка куялар да алып торалар, аннан тагын кабатлыйлар. Мәсәлән, ярты сәгатькә куела да ярты сәгатькә алып торыла.