Бала яшәвенең беренче атналарында һәм айларында массасы артуын һәм буйга үсешен аның физик үсешенең төп күрсәткечләре дип исәпләү кабул ителгән. Күп кенә ата-аналар тиешле (дип кабул ителгән) таблицаларны игътибар белән өйрәнәләр. Шулай да истә тотарга кирәк, баланың массасы һәм буе, үсешнең башка күрсәткечләре кебек үк, шәхси үзенчәлекләргә шактый нык бәйле. Шуңа күрә төрле таблицалардагы барлык цифрларны да якынча дип исәпләргә кирәк.
Баланың үсешен күзәткәндә, яшәвенең инде икенче атнасында сәламәт бәбинең (яшь баланың) периодик рәвештә уянып, күзләрен ачкан килеш тыныч кына ятканын күрергә мөмкин. Бары тик артык яктылык кына аны күзләрен кыскаларга мәҗбүр итә. Ачыккач, ул елый яисә бармагын суыра башлый. Ана күкрәге якынлашканда бала нык җанланып китә: шунда ук башы борыла, авызы ачыла, суыру һәм йоту хәрәкәтләре башлана, куллары белән, күкрәкне җибәрмәскә тырышкандай, аңа сырыша.
Алга таба үсеш болайрак дәвам итә. Яңа туган бала тәүлегенә 22 сәг йоклый, ашатуга йоклап китә. Яшәвенең беренче ае ахырларында уяу яткан араларда берникадәр «хәрәкәт ихтыяҗы» н белдерә башлый: аякларын һәм кулларын хәрәкәтләндерә, башын җиңелчә генә мендәрдән кузгата, бора, күзләрен төрле якка йөртә. Бер айлык бала уенчыкны күрә, аның артыннан күзен йөртә, шуңа күрә аның күзеннән 50 см ераклыкта ачык төстәге шалтыравык уенчыклар эләргә кирәк. Инде бу вакытта ясалма тукландырганда гадәти ризыгын яңасыннан аера, «ошамаганда» еш кына елап башын кирегә бора.
Яшәвенең икенче аеннан башлап, бала азрак (20 сәг чамасы) йоклый, ашатканнан соң 30 минут йокламый ята, күкрәк өстендә эленгән уенчыкларга озаклап карап тора, үзе белән сөйләшкәндә көлә, тавышка башын бора, күзе алдында йөртелгән ачык төстәге әйберләрне күзәтә.
3 айлыктан башлап, бала 18–19 сәг йоклый, шуларның 4 есе көндез, 1 1/2—2 сәг уяу ята. Бу вакытка ул инде кычкырып көлә, гүелди, тавышның кай яктан килгәнен эзли. Зурларның үзе белән сөйләшүенә шатлыклы көлү белән, тавыш чыгарып җавап бирә, кул-аякларын ныграк хәрәкәтләндерә башлый. Башын яхшы тота, беләкләренә таянып, озаклап корсагында ята, куллары белән күкрәгеннән 30 см ераклыкта эленгән уенчыкка сугып җибәрә. Култык астыннан тотканда, оча сөяге янында бөгелгән аякларын нык итеп тери. Күбрәк аркасында төрле торышта йоклый.
4 айлык вакытта тавышы буенча әйбернең, зурларның кайдалыгын таба, көлә, төрле тавышлар чыгара, кулларын хәрәкәтләндерә, аякларын турайта һәм бөгә, аркасыннан ян ягына борыла, элеп куелган уенчыклар белән уйный, тота, тарта. Имезлектән ашатканда куллары белән шешәне тота.
5 айлык вакытта үзенә эндәшкән якын кешеләрен таный, интонацияне аера, җырлагандай гүелди. Зурлар биргән шалтыравык уенчыкны кулы белән «сузылып» ала, озак вакыт аны кулында тотып тора. Гәүдәсен күтәрә, турайтылган куллары белән уч төбенә таянып, озак вакыт корсагында ятып тора. Аркасыннан корсагына әйләнә (борыла). Култык төбеннән тотканда, төз, нык басып тора.
6 айлыктан бала 16 сәг (көндез 3 тапкыр) йоклый. 2–2 1/2 сәг йокламый тора. 6 айлык вакытта иҗекләр чыгара, (эт, тә, ән, әббәбә) башлый. Уенчыкларны үзе ала. Карават яки манеж буйлап йөри, шуышырга тырыша. Кашыктан яхшы ашый ала. Ризыкны күргәндә авызын ача, аны иреннәре белән эләктереп ала. Корсагыннан аркасына әйләнә, торырга азаплана.
7 айлык бала озаклап бытылдый. Билгеле бер урындагы нинди дә булса әйбернең исемен әйтсәң, аны күзе белән эзләп таба. Шалтыравыкны селки, бәрә. Яхшы шуыша, утыра, ике кулыннан тотканда туры басып тора ала. Үзе утыра һәм ята. Монда шуны әйтеп китәргә кирәк, баланы мендәрләр белән сөяп утырту зыянлы, чөнки умыртка баганасының кәкрәюенә, бөкрелеккә китерүе бар, ә шуышу бала өчен файдалы.
8 айлык бала төрле иҗекләрне ачык кабатлый. Өлкәннәрнең кушуы буенча «өйрәнгән» хәрәкәтләрен кабатлый: чәбәк-чәбәк һ. б. Үзенең игътибарын җәлеп иткән уенчыкны алу яки эзләп алу өчен зур тырышлык куя. Уенчыклар белән кызыксынып уйный, берсен икенчесенә бәрә. Карават читенә тотынып баса, басып тора һәм утыра. Чынаяктан су эчә (ләкин аны әле тотып тора алмый).
9 айлыктан алып бала тәүлегенә 15 сәг (көндез 2 тапкыр) йоклый.
9 айлык бала төрле урындагы әйберләрне эзләп таба, кайбер сорауларны үти: «кулыңны бир», «кулың белән сау бул диген». Әйберләр белән төрлечә уйный: нинди әйбер булуга карап, аларны тәгәрәтә, ала, сала. Манеж, карават кырыена яки кулга тотынып атлый.
9 айлык бала зурлар артыннан төрле тавышларны, иҗекләрне кабатлый, әйтелгән уенчыкны таба, алып бирә. Үзе белән уйнаганны аңлый («куып җитәм-куып җитәм»), «качышлы уйный» — үзе чүпрәген, яулыгын битенә каплый. Әйберләр белән нәрсә дә булса эшләү (ачу, ябу, тутыру) һәрвакыттагы шөгыльгә әйләнә. Тәгәрәткеч арбага ябышып йөри. 11 айлык бала беренче сүзләрен әйтә башлый («бир», «ән-нә» һ. б.). Үзенә әйтелгән таныш хәрәкәтләрне ясый («бәбине тирбәт», «тупны тәгәрәт» һ. б.), яңа һөнәрләр өйрәнә — бер әйберне икенчесе өстенә өя, боҗраларны кигезә, ала һ. б. Үзе басып тора, әз генә кулыннан тотканда йөри.
Бер яшьлек бала 10–12 сүз әйтә: әни, әти һ. б. Үзе йөри.
Сөт тешләре чыгуны да баланың физик үсеш күрсәткече дип исәпләргә мөмкин, сәламәт балада ул төрле вакытта чыга: аскы ике кискеч теш 7 айлык (сирәгрәк 5–6 айлык) вакытта чыга, аннары 7–8 айлык вакытта — өстән дүрт кискеч теш, 12 айлык вакытта тагын аскы ике кискеч теш чыга. Шул рәвешле бер яшьлек баланың 8 теше була.
Нинди дә булса авыру сәбәпле (мәсәлән, рахит) баланың физик үсеше калышканда тешләр соңрак чыга.
Тешләрнең үсү процессы күпчелек балаларда бернинди дә көйсезлекләр китереп чыгармый. Бары тик кайбер балаларда гына ашкайнату әгъзаларының җиңелчә бозылуы (еш һәм сыек тәрәт, аппетит кимү, селәгәй агу), көйсезләнү, йокы бозылу күзәтелә. Мондый очракларда бернинди дә дәвалау таләп ителми. Шулай да истән чыгармаска кирәк, теш чыгуга сылтап, бала өчен куркыныч нинди дә булса авыруның килеп чыгуын сизми калырга да мөмкин. Кайвакыт ата-аналар баланың кәефе үзгәрүне теш чыгуга бәйле дип уйлап, табибка мөрәҗәгать итәргә ашыкмыйлар һәм шуның белән эффектлы дәвалау вакытын кулдан ычкындыралар.
ЖИТЛЕКМИ ТУГАН БАЛА
Яралгыга зарарлы факторлар тәэсиренең бер нәтиҗәсе — баланың җитлекми тууы. Ләкин җитлекми туу башка сәбәпләр аркасында да була. Мәсәлән, күп яралгылы йөклелектә, җенси яктан кайбер кимчелекләр булганда, авыр нерв кичерешләре үткәргәндә, физик травма һәм башка бәхетсезлек очракларында хатын-кызның баланы йөклелек срогы беткәнче табуы мөмкин. Менә шундый күп төрле сәбәпләр һәм аларны тәмам бетереп булмау балаларның җитлекми тууын тулысынча булдырмауга комачаулый.
Җитлекми туган балалар вакытында туган балалардан кайбер билгеләре буенча аерылып торалар һәм үсешләрендә күп кенә үзенчәлекләргә ия булалар. Аларның массалары кечкенә (2500 г нан кимрәк) һәм буйлары да зур түгел (45 см дан кимрәк була); тиреләре нәзек, күгәргәнрәк төстә, тире астында май катлавы я бөтенләй булмый, я бик аз була. Тәне тулысынча йон рәвешендәге төкләр белән капланган, ә күпкә җитлекмәгән очракта хәтта бите дә төкләр белән капланган була. Колак кимерчәкләре йомшак, колак яфраклары яньчелгән формада һәм симметрияле түгел. Җенес әгъзалары үсеп җитмәгән (малайларда ата җенес бизе күкәй янчыгына төшен җитми, касык каналында яисә корсак куышлыгында була, кызларда зур җенес иреннәренең үсеп бетмәве нәтиҗәсендә, җенес ярыгы ачык кала). Баш гәүдә белән чагыштырганда зур, муен нәзек, озын. Тавыш бик зәгыйфь, нәзек. Кул һәм аяклар озын, ябык. Биттәге мимика (чырай үзгәрү) мускуллары шактый еш, хәтта йоклаганда да тартылалар.
Җитлекми туган балаларда күп әгъзаларның һәм системаларның функцияләре камилләшмәгән була.
Үзәк нерв системасының үсеп җитмәве терморегуляциянең һәм сулау үзәкләренең камилләшмәгән булуында чагыла. Сулау еш, ләкин тирән һәм регуляр түгел, кайвакыт озын паузалар белән булуы, ашкайнату әгъзаларының функциональ җитлекмәгән (имә һәм йота белмәүне дә кертеп) һәм төрле авыруларга каршы торучанлыгы җитешмәү сәбәпле, андый балалар арасында авыру һәм үлү очракларының күп булуына китерә.
Җитлекми туган балаларның бу үзенчәлекләре аларга даими игътибар таләп итә: баланы карау һәм ашатудагы аз гына кимчелек тә авыр, ә кайвакытта төзәтеп булмый торган нәтиҗәләргә китерүе бар һәм, киресенчә, зур кайгыртучанлык белән дөрес тәрбияләгәндә яшәү өчен бөтенләй яраклашмаган баладан да сәламәт кеше үстерергә мөмкин.
Җитлекми туган балаларда күрсәтелгән үзенчәлекләр аркасында аларда яңа туган бала периодыннан күчеш хәле берникадәр үзгәрә, физик үсеш һәм акыл үсеше беркадәр тоткарлана. Бары тик бер яшь тулганда гына җитлекми туган бала төп күрсәткечләре буенча үзенең тиңдәшләрен куып җитә, ә кайбер күрсәткечләр бары тик 2–3 яшькә җиткәндә генә тигезләнә.