(Фарсы халык әкияте)
Бер патшаның патшалыгында бик куркынычлы кешеләр булган. Бу кешеләр халыкка бик куп зыян китереп йөргәннәр. Әмма ул кешеләрнең берсен дә күрә алмаганнар, ди.
Беркөнне патша, начар гына кием киеп, үзе шул кешеләрне эзләргә чыккан, ди. Бара–бара сахрага җиткәч, бер тау тишегеннән ут күргән, ди, бу. Ул утның нәрсә икәнен беләсе килеп, патша шул ут янына таба киткән, ди. Ут янына барып җиткәч, анда өч кеше күрә. Барып җитә дә, исәнлек–саулык сорашып, сүз башлый. Патша алардан:
– Сез кем буласыз? – дип сорый.
Өч кеше патшадан:
– Син үзең кем буласың соң? – дип сорыйлар.
Патша:
– Мин элек сорадым, сез җавап бирергә тиешсез, – ди.
Өч кеше:
– Син әйт, аннан соң без әйтербез, – диләр.
Шулай тарткалашып утырганнан соң, өч кеше элек әйтергә риза булалар. Беренче кеше:
– Без караклар. Алай булсак та, өчебезгә өч төрле һөнәр беләбез, ди. Мин эт телен аңлыйм, этләрнең нәрсә сөйләшкәнен беләм, – ди.
Икенче кеше:
– Мин сарай янындагы балчыкны иснәп, ул сарай эчендә нәрсәләр бар икәнен беләм, – ди.
Өченче кеше:
– Мин төнлә күргән кешемне көндез күрсәм таныйм, – ди.
Алар үзләренең һөнәрләре турында сөйләп бетергәч, патшага үзенең һөнәрен күрсәтергә кирәк була. Патша:
– Без берәр патша кулына төшсәк, патшага күз кысу белән ул безне иреккә җибәрер, – дип җавап бирә.
Караклар шатланышып:
– Алай булса, хәзерлән үк патшаның сараена китәбез – диләр.
Алар туры патшаның сараена китәләр. Болар капкадан кергәч үк, эт җылый–җылый өрә башлый, ди. Беренче кеше:
– Ул эт: «Сарайның хуҗасы сезнең белән бергә», –дип өрә, ди.
Патша:
– Кит, мин нинди сарай хуҗасы булыйм, – ди.
Патша аларны элек он сараена алып бара. Икенче кеше сарай янындагы балчыкны алып исни дә:
– Бу он сарае икән, башкасына барырга кирәк, – ди.
Патша:
– Әйдә, алайса, икенче сарайга, – ди.
Караклар да:
– Әйдә, киттек, – диләр.
Патша каракларны алтын сараена алып бара, икенче кеше сарай янындагы балчыкны алып иснәп карый:
– Әһә, бусы алтын сарае икән, – ди.
Өч карак белән патша, алтын сарае эченә кереп, дүрт капчык алтынны урлап качалар.
Икенче көнне патша, хәйлә табып, үзенең сараена кайтып китә дә тәхетенә менеп утыра. Алтын сараеның сакчылары патшага килеп:
– Сигез капчык алтын урланган, – дип әйтәләр.
Патша барлык гаскәрләренә алтынны урлаган кешеләрне табып, сарайга алып килергә куша. Гаскәрләр алтынны урлаган кешеләрне нихәтле эзләсәләр дә табып китерә алмыйлар. Алтын урлаучыларны таба алмагач, аларның кайда икәнен патша үзе әйтеп бирә дә сарайга алып килергә куша.
Бик күп гаскәрләр җыелып, патша әйткәнчә барып, өч кешене тотып алып киләләр. Бу кешеләрне берәм–берәменә кертеп, патша боларны хөкем итәргә була. Элек беренче кешене кертеп сорыйлар. Ул:
– Без дүрт капчык кына урладык, – дип җавап бирә.
Беренче кешене чыгарып, икенче кешене кертәләр. Патша аннан:
– Ничә капчык урладыгыз? – дип сорый.
Икенче кеше:
– Без дүрт капчык алтын урладык, – дип җавап бирә.
Икенче кешене чыгарып, өченче кешене кертми торалар. Патшаның битенә маска киертәләр дә өченче кешене кертәләр Өченче кеше «кич күргән кешене көндез күрсәм таныйм» дигән иде бит. Патша:
– Минем сараемнан ничә капчык алтын урладыгыз?
Өченче карак карап–карап тора да:
– Дүрт капчык бит, үзең дә бар идең, – дип җавап бирә.
Патша шакката, нихәтле танытмаска тырышса да өченче карак моны таныды бит.
Патша алтын сараеның сакчыларын, ялганлаган өчен үтерткән, туры сөйләгән өчен, каракларны үзенең вәзирләре иттереп куйган, ди.
ТУГРЫ ХАТЫН
(фарсы әкияте)
Бервакытны, борынгы заманнарның берендә бер бай булган, ди. Бу байның малае булган, ди. Бай үлер алдыннан бу малаена васыять әйтеп калдырган.
– Улым, дигән, мин тиздән үлермен инде, мин дөнья да ашыйсын ашадым, яшисен яшәдем, дигән. Әле синең тормышың алда, хәзер сиңа өйләнергә вакыт җитә. Менә син, мин үлеп, җидемне укыткач, иртәгесен су буена төш, чишмә янына. Шунда сиңа каршыга кем суга төшсә, шуны, аксак булса да, сукыр булса да, гарип–гораба булса да, ямьсез булса да, матур булса да, бай булса да, үзеңнең гомерлек иптәшең итеп алып мен. Ул сине бик күп бәлаләрдән коткарыр. Әгәр дә шуны алмасаң, бик күп бәлаләргә дучар булырсың һәм шунда үләрсең, – дигән.
Шулай тора торгач, көннәрнең берендә егетнең атасы үлә. Егет бик шәпләп кенә атасын күмә. Әйбәтләп зур мәҗлес ясап өчесен укыта, өч көн узгач, җидесен укыта. Шуннан егет иртәгесен моңланып кына утырганда кисәк атасының әйткән васыяте исенә төшә. Егет су буе якка карый да: «Тукта әле, бик начар, бик гарип, бик ямьсез булса, алмамын, матур булса, алып менермен», – дип төшеп китә.
Егет су буена төшә, беркем дә күренми. Егет бераз карап утыра торгач, көянтә–чиләк күтәреп бер кыз килә. Егет бу кызны карап–карап тора да таный. Бу шушы шәһәрнең бер ярлы гына кеше кызы була. Бу чишмә янына төшеп җитә дә егетнең аптырап утырганын күреп:
– Нишләп утырасың монда? – ди.
Егет моңа тота да кисәк кенә:
– Әйдә безгә, мин сине хатынлыкка алам, – ди.
Кыз ояла да җылый башлый:
– Үзең бай булгач, безне ярлысынып мыскыл итүеңдер инде, – ди.
Егет:
– Юк, – дип, атасының әйткән васыятен шулай–шулай дип аңлатып бирә.
Аннары – кыз каршы килми, егеткә ияреп менеп китә.
Кыз үзе хәйран чибәр, матур кыз була. Егет кызны яхшы киемнәр белән киендереп җибәргәч, кызга карап туймаслык була. Болар бер дә көн–төн узганын сизмиләр, бер дә берсеннән берсе аерылып китә алмыйлар. Шулай итеп тагы җәй көне җитә.
Бу шәһәрдәге байларның гадәте шул була: болар икешәр кораб мал белән чит җирләргә чыгып, аннан чит ил товарларын төяп, үз товарларын сатып кайта торган булганнар. Менә байлар читкә чыгарга әзерләнә башлаганнар. Егет, яшь бай булганлыктан, хәзергә бер генә кораб мал белән чыкмакчы булган. Егет, йорт әйләнәсенә сакчылар куеп, бер кораб мал белән, тагы ике бай икешәр кораб мал белән – болар өч бай биш кораб мал белән ил чигенә чыгып киткән.
Болар, барып, малларны бушатып, яңадан кайтырга чыккан. Юлда шәһәр саен туктап, гүләйт итеп кайталар икән. Шулай үзләренең шәһәрләренә өч көнлек юл калгач, болар тагы бер шәһәрдә туктыйлар һәм өчесе бер ресторанга керәләр. Аракылар китертеп, шулай ашап–эчеп утыра торгач, болар кызышып китә. Шуннан бәхәсләшә башлыйлар. Бер бай тора да егеткә әйтә:
Мин синең хатының янына керә алам, – ди.
Яшь бай:
– Юк, – дип бәхәсләшә.
Шуннан теге бай тора да:
– Әйдә, әгәр дә мин синең хатының янына керә алсам, син миңа бер кораб малыңны бирәсең, әгәр керә алмасам, мин сиңа ике кораб малымны бирәм, – ди.
Шулай итеп, болар килешәләр. Теге бай бу яшь бай хатыны янына дип чыгып китә.
Өч көннән шәһәргә кайтып җитә бу бай. Туп–туры яшь бай өенә бара. Капка төбендә кораллы сакчылар. Бай килә дә:
– Минем бай хатынында йомышым бар иде, ди, кереп чыгыйм әле, – ди.
– Юк, бай кайткач килерсең, – диләр. Бай аптырап, шаккатып китә.
Тагын әллә ничә төрле киемдә килеп карый бай, тегеләргә бик күп акчалар биреп карый, юк, тегеләр чебен дә очыртмыйлар, акчага да сатылмыйлар, аракы да алып килеп карый, аны да эчмиләр. Аптырагач, китә бу. Шәһәр читенә чыгып, бер чуен күпер өстенә менеп, тимергә башын бәрә–бәрә җылый. Шулай җылап торганда моның янына бер карчык килә.
– Улым, нишләп җылыйсың? – ди.
Бай шулай–шулай бай хатыны янына керәсе булганын, керә алмаганын, ике кораб мал китәсен сөйли дә җылый.
Әби:
– Тукта, улым, курыкма, – ди, – үзем карап карыйм.
– Күпме бирәсең? – ди.
Бай:
– Мә, әби, хәзергә егерме биш сум, әгәр башкарып чыга алсаң, тагын илле сум бирәм,— ди.
Әби моңа бик куана, чөнки акчаның бик кыйбат чагы була.
Әби тиз генә үз өенә кайта да, хәерче киеме киенеп, капчык асып, чыгып китә. Бу яшь бай өенә барып җитергә биш–алты өй кала, кергәләп, сәдака сорап килә. Шуннан бу бай өенә килеп җитә.
Каравылчылар:
– Карчык кеше, үзе сәдака сорап йөри, әйдә, кертеп чыгарыйк, әллә нишләмәс,— дип, кертеп җибәрәләр.
Бай хатыны күрә дә әбине үз өенә алып менә:
– Әби, мин үзем дә ярлы кеше баласы идем, ярлыны бик кызганам, бүген бездә генә кунырсың, – ди.
Шулай болар әби белән сөйләшә башлыйлар. Бай хатыны үзенең ире читкә сәүдә белән киткәнлеген, шуны бик сагынып көткәнлеген әйтә.
Әби:
– Кызым, бик мунчага керәсем килә иде, ди, мунча гына ягып кертә алмассыңмы, – ди.
Бай хатыны:
– Була ул, әби, – дип, хәзер мунча яктыра да әби белән мунчага керә.
Чишенәләр, кызның кулында алтын балдак була. Аны салып тәрәзә төбенә куя, шуннан юына башлыйлар. Әби кызга аркасын удыра, үзе тәрәзәгә карап утыра. Әби үзе һаман:
– Шулай, кызым, бу төшен у, бу төшен, – дип, һаман бөкрәеп утыра да тәрәзә төбендәге алтын балдакны алып яшерә.
Бервакыт болар юынып бетереп киенә башлыйлар. Киенеп бетерәләр, кыз алтын балдакны алыйм дип караса, алтын балдак юк. Кыз бик яман эзли башлый. Аптырагач:
– Әби, алтын балдакны син алмадыңмы? – ди.
Әби җылый башлый:
– Ярлы кеше булса, шулай булыр инде, – ди.
– Юк, әби, мин болай гына сорыйм, әллә ни кирәге юк аның, бездә андый алтын балдаклар бик күп. Тик монысы ирем кияү булып кергәч биргән, үз исеме язылган алтын балдак иде, шуңа гына хаҗәт иде ул, – ди.
Шулай итеп, балдакны таба алмый чыгалар.
Кыз әбигә әллә ничә көн ашарлык ризык биреп җибәрә. Әби бик рәхмәтләр укып чыга да теге бай янына китә. Бай янына бара да:
– Мә, сиңа шушы җитә, – дип, алтын балдакны бирә дә илле сумын ала.
Бай:
– Моның сере нәрсә соң? – ди.
Әби әйтә:
– Бу – бай хатынының иң кадерле нәрсәсе. Моны яшь бай аңа кияү булып кергәндә биргән. Бар, юлыңда бул, – ди.
Бай, аягын артына тибә–тибә чабып, калган иптәшләре янына теге шәһәргә китә. Барып теге яшь байга күрсәтә:
– Хатының янына кердем, менә кергәнлеккә иң кадерле нәрсәңне, син кияү булып кергәндә биргән балдагыңны алдым, – ди.
Яшь байның сабырсызланып хатынын күрәсе килгәне бетә, түзә алмый, ачуы чыга – бер кораб мал ычкына.
Егет кайтканны яшь хатын түземсезлек белән көтә, яхшы киенеп куя, өйләрне җыештыра, яман куанып, әзерләнеп йөри. Чөнки инде ире киткәнгә бер елдан артып бара.
Шулай итеп, көннәрнең берендә яшь бай кайта. Теге хатын нишләргә белми каршы ала. Ире бер сүз эндәшми, сөйләшми тик йөри. Хатыны бик аптырый:
– Ник сөйләшмисең соң син, җаным, ни булды соң сиңа? – ди.
Бай бик яман ачуы чыгып йөри. Шуннан бакчага чыгып утыра да хатынын чакырта. Хатыны нәрсәгә икән дип йөгереп чыга, сөенеп. Бай чишенергә куша. Хатыны чишенә, ире су кырыена китерә дә, тирән киң су була, төртә дә төшерә. Кыз төшә дә аны–моны карамый, алга таба йөзә дә китә, егет аптырап карап кала. Кыз йөзә дә йөзә. Чалкан да йөзә, ал белән дә йөзә. Ара да башлый, әле су кырые да күренми. Шулай йөзгәндә моның каршына аркылы бер кораб килә. Бу корабка хәтле чыгып калыйм дип, кызу-кызу йөзә. Кораб та, бу да якынлаша.
Кораб узып китә – кызның янына бер төенчек килеп җитә. Кыз: «Тукта, бу кирәк булыр әле», – дип, төенчекне ала да һаман йөзә. Шулай йөзә–йөзә арып–талып эштән чыгып яр буена чыгып, хәлдән таеп ята. Шулай ятып ял алгач, теге төенчекне ача. Ачып караса, монда бер ар күлмәк–ыштан, костюм һәм итек, шинель, фуражка.
Кыз әйбәтләп киенеп, солдат булып, урман эче буенча китә дә бераз киткәч, арып, бер юан агач төбенә ял итергә утыра. Бу төнлә була. Шулай утырганда якында гына бер тавыш ишетелә, монда җеннәр сөйләшә. Бу тыңлап тора. Бер җен әйтә:
– Мин бу патшаның суын бетердем, – ди.
Башлыклары сорый:
– Ничек итеп? – ди.
– Менә аларның «баш бөя» дигән бөяләре бар. Шуның астында су юлы бар, шул юлга бер одеял тыктым, – ди.
Икенче җен әйтә:
– Мин патша кызын мәңге тазармаслык авыруга сабыштырдым, – ди.
Башлыклары:
– Аңа ни дәва? – ди.
Теге җен әйтә:
– Аңа дәва шул, менә шушы юан агач кайрысын суга чайкап эчертсәң, ул тазара, – ди.
Солдат–кыз моны тыңлап тора да тиз генә шул агач кайрысын алып кесәсенә сала да, «тизрәк китим, болар мине үтерер» дип, шыпырт кына сыза.
Ярты көн барганнан соң урманны чыга. Тагы ярты көн баргач, шушы патшаның шәһәренә барып җитә. Шәһәргә барып керә дә берәүдән бер стакан су сорый.
– Юк, – диләр.
Бу солдат–кыз бик күп кешедән су сорап карый, бөтенесе:
– Патшадан сорап кара, без үзебез суга кибеп үләбез инде, – диләр.
Солдат–кыз патшага бара да:
– Бер стакан су бирсәгез, бөтен патшалыгыгызны сулы итәм, әгәр бирмәсәгез, кибеп үләрсез, – ди.
Патша солдатка су бирә һәм:
– Зинһар, сулы итә күр, – дип ялына.
Солдат сорый.
– Сезнең «баш бөя» дигән бөя бармы? – ди.
Тегеләр:
– Бар, – диләр.
Солдатларны керәнләр белән коралландырып, шунда китәләр. Бу башлык була. Болар барып җитәләр. Утыз кешегә:
– Казырга! – дип әмер бирә.
Утыз кеше казый-казый аралар, болар аргач, икенче команданы кертә. Болар тагын бик яман казыйлар. Солдат:
– Берәр әйбер күренмиме? – дип сорый.
Тегеләр:
– Юк, – диләр.
Солдат һаман:
– Казырга! – ди.
Бу команда чистый арый, өченче команданы кертә. Өченче команда биш сәгатьләр казыгач, солдат тагы:
– Күренмиме берәр әйбер? – ди.
Тегеләр бераз казыгач:
– Бер чүпрәк чыга башлады, – диләр.
Солдат:
– Эһе, бераз гына казыгыз да, була, – ди.
Казыгач, бераздан одеял башы чыга. Бу одеял башына бер аркан бәйләп, туксан кеше бер тарта, ике тарта, өченче бер көчәнеп тартуда одеял атылып килеп тә чыга. Шуннан биш минут та үтми, шәһәрнең бөтен фонтаннарында сулар аттыра башлый, коелар су белән тула.
Шуннан солдатлары белән шәһәргә кайталар. Патша мәҗлес ясатып каршы ала. Шәһәрдә бик яман бәйрәм итәләр. Патша моңа хәйран күп байлык бирә.
– Мин сине киявем итәр идем, кызым гына авыру, – ди.
Солдат–кыз сорый:
– Нинди авыру белән авырый? – ди.
Тегеләр:
– Белмибез шул, – дип җавап бирәләр.
Шуннан моны кыз янына алып баралар, кыз янына бик күп докторлар җыелган була. Бу докторлардан берәм–берәм сорый:
– Син нинди дару белән дәвалыйсың? – ди.
– Шундый-шундый белән, – дип җавап бирә теге.
– Тай тизрәк, – ди.
Икенчесеннән:
– Син нинди дару белән? – ди.
Доктор икенче дару исемен әйтә. Солдат аны да жибәрә.
Шулай итеп, бу бөтен докторларны куып чыгарып бетерә. Шуннан патшага бөтен җире бикле, тәрәзәсе дә юк, бер ярыгы да юк, һава да керә алмый торган итеп бүлмә юатырга куша. Патша бүлмәне ясата. Бик шәп ике карават өстәл ясаталар, бер тишек калдыралар, шуннан кызны да, солдатны да бүлмәгә кертәләр. Солдат ишекне бикләргә куша, үзе дә эчтән бикләп ала. Бу ашарга да тәрәзәдән генә биреп торырга куша. Шуннан егет бер стакан суга теге агач кабыгын чайкап эчертә. Кызга хәл керә, кыз тазара. Солдат-кыз патшага әйткән була: «Бер айсыз бүлмә янына берәү дә килмәскә», – дип. Шуннан болар икесе бер бүлмәдә торалар. Бер айда кыз тазарып, бер дә галәмәт симергән була. Шуннан, бер ай тулгач, солдат бүлмәне ачырга куша. Патша килеп керә дә аптырап китә, карап-карап тора да:
– Бу минем кыз түгел, син алдакчы икәнсең, – дип, солдатка наганын китереп тери.
Кыз:
– Әти җаным, мин – синең кызың, мине шулай тәрбияләде, симертте, атма аны, – дип ялына.
Патша актыктан, үкенеп, кызны бу солдатның үзенә бирә. Бөтен шәһәр халкын җыеп, дөнья шаулатып туй ясыйлар. Шуннан патша әйтә:
– Улым, хәзер мин картайдым инде, син минем урынга патша булырсың, – ди.
Шулай итеп, бу солдат–кыз патша булып китә.
Хәзер бу, патша булгач, бөтен законнарны тикшереп чыга. Яңа законнар чыгара. Хәзер термәдәге кешеләрне, термә башлыкларын тикшерергә тотына. Күп шәһәрләрдә күп кешеләрне термәдән чыгара. Гаебе зурларны зурракка утырта. Шулай итеп тикшерә–тикшерә бу үз иренең шәһәренә якынлаша. Шәһәргә җитергә бер шәһәр кала. Бу патша кызына, ягъни үз «хатыны»на әйтә:
– Син хәзер шушы шәһәрдә калып тор. Әгәр минем белән алдагы шәһәргә барсаң, мин анда бик яман эшләр эшлим, синең күңелеңә ярамас, – ди.
Кыз шул шәһәрдә калырга риза була. Солдат үзенең туган шәһәренә китә. Барып, үзенә бер квартир алып урнаша. Шуннан тикшерә башлый. Күп кешеләрне котылдыра. Законнарны үзгәртә. Шушы шәһәрдә күптән богауланып яткан бер бай була. Моны гомерлеккә термәдә утыртырга дип хөкем иткән булалар. Бу әлеге кешене чакырта.
– Син ни өчен кердең? – ди.
Теге:
– Хатынымны үтереп, – ди. Ни өчен үтердең? – ди.
Теге кеше үзенең бай булганлыгын, юлда бәхәсләшкәннәрен, бер кораб малы киткәнен, кайткач, теге байны янына керткән дип, хатынын үтергәнен, ягъни суга төртеп төшергәнен сөйләп бирә.
Шуннан бу патша–кыз элекке байны чакыртырга куша. Теге байны алып киләләр. Бу сорый:
– Син моның хатыны янына кердеңме, ничек кердең? – ди.
Бай әйтә:
– Шулай–шулай бәхәсләштек тә хатыны янына кайтып кердем, иң кадерле нәрсәсе булган балдагын алып чыктым, – ди.
Патша–кыз:
– Ун шомпол бирергә, дөресен сөйләсен әле, – ди.
Шуннан әбине чакыртырга куша.
Әби сөйли:
– Мин хәерче булып кереп чыктым. Мин өйгә кергән дә моның хатыны белән шушы бай утырадыр иде, – ди.
Шуннан бу кыз:
– Дөресен сөйләсен әле карт шайтан, борыгыз башын, – ди.
Әбинең башын бора башлыйлар, әби:
– Сөйлим, сөйлим, – дип кычкыра башлый.
Шуннан сөйләтәләр: әби булган хәлнең барысын да сөйләп бирә. Шуннан бай да сөйли. Кыз, калганнарга гыйбрәт булсын дип, байны да, әбине дә чәченнән ат койрыгына тагарга әмер бирә. Шулай тагалар да тегеләрне бөтен урам буйлап кисеп йөртәләр.
Шуннан кыз теге байны термәдән чыгарырга куша. Үзе элекке өенә, ягъни килен булып барган яшь бай өенә бара да карый. Бу өйне бикләп алганнар, бөтен нәрсәсе үз урынында. Бу, элекке киемнәрен киенеп, бай кайтканда ашарга әзерләп йөри. Ире кайтып керә дә аптырап тора. Шуннан күрешеп, җылашып, кочаклашып, күргәннәрен сөйләшә башлыйлар. Хатын бар күргәннәрен суга төртеп төшергәннән алып сөйләп бирә.
– Син бай сүзенә карап ялгыштың, – ди. – Мин сине үлемнән коткардым, син шул термәдә черисе идең, – ди.
Шулай итеп, бу яшь байга атасы әйткән васыять дөрес килә.
Шуннан болар икесе дә патша кызы калган шәһәргә китәләр. Патша кызына инде бу үзенең кыз икәнен әйткән була. Ләкин берәүгә дә әйтергә кушмый:
– Вакыт җиткәч, мин үзем серне ачырмын, син чыда мин әйткәнче кешегә минем серне ача күрмә, – ди.
Болар өчәүләп: яшь бай, аның хатыны һәм патша кызы патша янына кайталар. Бу хатын әле дә солдат киемендә була. Хәзер моны яшь патша дип йөртәләр. Кайтып митинг җыя. Шуннан митингта «бер солдатның күргәннәрен сөйлим» дип, бер солдат исеме белән үзенең бар күргәннәрен, башыннан узганнарын, ягъни урманда җеннәр сөйләшкәнен ишетеп, шуннан кайтып бер патшаны сулы итүен, шул патшаның кызын тазартуын һәм кайтып ирен термәдән коткаруын сөйләп бирә дә:
– Ул солдат – менә мин, ди, менә минем ирем, ди. Менә кызыгыз исән–сау, хәзер тыныч кына безне үз илебезгә кайтарып җибәрегез, без үзебез дә тыныч яшик, сез дә тыныч кына яшәгез,— ди.
Шуннан боларга бик зур рәхмәт укып, зур бәйрәм ясап, үзләренең илләренә кайтарып җибәрәләр.
ТЫЛСЫМЛЫ ЧЫБЫК
Берәүнең бер кызы белән бер улы булган, ди. Үләр алдыннан әтисе улына әйткән:
– Үзең өйләнмичә торып, тутаңны кияүгә бирмә! – дигән.
Егет әтисенең сүзен тыңламаган, тутасын сыңар күзле бер кешегә кияүгә биргән. Йортта егет берүзе генә калган. Көннәрдән беркөнне, урманда йөргәндә, егет күпер башында бик матур бер кызга юлыга. Танышалар болар, сөйләшәләр. Егет моны хатын итеп алып та кайта.
Бервакытны боларга туталары кунакка килә. Килен тутасына да бик ошый. Үзе бик матур, ашарга–эчәргә дә бик яхшы хәзерли икән. тик шунысы гына ошамый; үзе болар белән бергә ашарга утырмый. Киленне туталы–энеле бик кыстыйлар. Юк килен утырмый:
– Ярар, мин ашармын әле, вакыт табармын әле, – ди.
Туталары моңа бик гаҗәпкә кала: “Нишләп болай икән бу?” – ди. Төнлә йоклаган булып юрган астыннан гына карап ята бу. Карап ятса, матур хатын ире кырыннан тора да, ак чыраны матчага кыстырып, чыга да китә морҗа тишегенннән. Туталары тәрәзәдән карап тора. Килен эткә әверелә дә, бүтән этләргә кушылып, зиратка үлек ашарга кереп китә. Егетне уятып карый, теге һич уянмый. Таң якынлашкач, хатын кайтып, ак чыраны матчадан ала да, берни булмагандай тагын ире кырына барып ята.
Иртә була, килен аш әзерли. Әмма үзе һаман да өстәл янына утырмый. Килен чыгып киткәч, тутасы әйтә энесенә:
– Туганым, ди, бу килен бик бозык нәрсә икән, – ди, күргәннәрен барысын да сөйләп бирә. Энесе моңа бик хурлана.
– Син, ди, булмаганны сөйлисең, минем хатын матур булганга көнләшәсең, сукыр кешегә биргәнгә ачу итәсең, – ди.
Тутасы тагын әйтә моңа:
– Сабыр ит, туганым, менә үз күзең белән күрерсең, – ди.
Болар тагын йокларга яталар, килен тагын чыгып китә, ак чыраны матчага кыстырып, урамга чыккач эт була.
– Менә күрдеңме инде, – ди тутасы, – әнә, сарысы синең хатының.
Хатын таң алдыннан кайтып тагы ире кырына ята. Тутасы китә саубуллашып. Аш вакыты җиткәч, ире әйтә хатынына:
– Әйдә утыр минем янга ашарга!– ди.
Килен анда да утырмый:
– Ярар, утырырмын әле, ашармын әле, – ди.
Егет түзә алмый, ачулана башлый.
– Син минем белән ашар идең дә, төнлә этләр белән тамагыңны туйдырдың шул, – дип ычкындыра.
Хатын:
– Әһә, син күп белә башлагансың икән әле, – ди, иренә тылсым чыбыгы белән суга. Ире шунда ук эт булып әверелә. Йөри урамда эт булып. Һичкемнән рәхим–шәфкать юк моңа. Малайлар таш аталар, эт өстерәләр, этләр дә талый. Шулай бәрелеп–сугылып йөри торгач, авылдан бөтенләйгә чыгып китә бу. Бара торгач, күрше авылның көтүчесе янына барып чыга. Көтүчегә эт бик кирәк икән, “Маһ-маһ”, дип, “Кил, ипи бирәм”, дип чакыра бу моны. Эт моның янына бара. “Ят” дисәң, ята бу, “Тор” дисәң, тора; ипи биргәч, рәхмәт әйткәндәй, сөенеп коерыгын болгый. Көтүченең исе китә этнең акыллылыгына. “Миңа яхшы иптәш булырсың”, – дип көтүче моны үзенә ияләштерде. Болар көтү көтә башладылар. Шулай итеп җиде ел узып китә. Этнең акыллылыгы турында бөтен дөньяга сүз тарала. “Адәм баласы белмәгәнне белә икән, югалган малны таба икән”, – дип сөйли башлыйлар. Андый чакта шулай була бит.
Патшаның туар–тумас баласы югала икән. Бер көтүчедә шундый акыллы эт барлыгы патшага барып ишетелә. Патша, бик зур хаклар биреп, көтүчене ризалата да этне үзенә ала.
Патшаның уникенче баласы туыр көннәр җитә. Этне дә патша хатыны торган бүлмәдә асрыйлар. Беркөнне шулай бала туыр чак җиткәч, юллыктан бернәрсә килеп төшә дә, әле генә туган баланы ак чүпрәккә төреп, юллыкка йөгерә. Патша хатыны моны сизми. Теге чыгып китәм дигәндә генә эт “Һам!” дип, тегенең өстенә ташлана, баланы алып кала.
Менә тотына бу өрергә, тик патшаны һич уята алмый. Күп азаплана торгач, уятты бу. Баланы мич алдыннан алып, исән–сау калуына бик куанды инде бу. Патша хатынының тагын бер-ике баласын алып калды бу. Хәзер этне бик яраталар, бик тәрбиялиләр инде. Тора-бара патша этнең зур хезмәтләр күрсәтүен муенындагы алтын муенсага язып, аны үз иркенә җибәрә.
Күп еллар үтү сәбәпле илен–йортын сагынып, үз авылына кайта бу. Хатыны аның ниләр эшләвен, нинди дәрәҗәгә менүен белеп торган икән. Баскыч төбенә җитүгә, тагын суга тегеңә тылсым чыбыгы белән. Этебез хәзер чыпчык булып оча. Анда куна, монда куна, орлык эзли, әмма таба алмый. Шулай эзләнә-эзләнә урманга барып керә. Күп оча торгач, ашлык сугучы унбер егет янына барып чыга. Боларның ындыр табагына төшеп орлык чүпләргә тотына бу. Шул вакытта йорттан бер карт чыга да, кулына чыбык алып, моны куа башлый.
– Күземә күренәсе булма, үтерәм мин сине! – ди.
Унбер егет, чабагачларын ташлап, карт янына йөгереп киләләр.
– Бабай, үтермә бу чыпчыкны, ул безгә иптәш булыр, – диләр.
Бабай, юньләбрәк караса, шакката.
– Карасана, бу сезнең уникенче туганыгызны алып калучы бит, – ди.
Теге егетләр моңа бик гаҗәпләнәләр:
– Бабай, аны иптәш итеп буламы соң? – диләр.
– Ник булмасын, була, – ди бабай.
– Булса, син аны кеше ит, без ул чакта унөч туган булырбыз, – диләр.
Бабай тылсым чыбыгы белән суга, чыпчык кешегә әйләнә. кеше булганның соңында, бабайның тылсым чыбыгын кая куйганны күзәтә башлый бу. Картның яшергән урыныннан ала да китереп суга, карт шундук алаша була. Теге егетләргә дә эшне аңлата бу:
– Сез патша балалары, ди, сезне шушы карт сихерләп бала чагында ук алып киткән, сезгә атагыз янына кайтырга кирәк, – ди.
Әлеге алашаны җигеп, аның янына тагын бик күп атлар җигеп, бик күп маллар төяп, кайтып китәләр болар. Унбер егетне патшага тапшырып, анда бик зур кунак булганнан соң, күп бүләкләр алып, безнең егет үз өенә кайтып китә.
Теге матур хатын моны каршы алырга чыга.
– И җаным, кайларда йөрдең, бик сагындырдың, әйдә, хуш кайттың, өйгә кер, – ди.
Егет әйтә:
– Бу йортка син хуҗа бит, алдан үзең кер, – ди.
Хатын ишектән атлауга, тылсым чыбыгы белән китереп ора аркасына. Хатын шундук күк бия була. Егет бияне җигеп, тотына урман ташырга. Агачны ботагын–ниен бутамыйча, бөтен көенчә генә сала да кыйнап–кыйнап тарттыра. Шулай итеп азаплана торгач, әлеге бия суга кибегеп, җиккән килеш тирән күлгә ташлана да шунда батып үлә. Егет әле дә яхшы гомер итәдер иде. Әле бу көннәрдә барганым юк, хәлен белмим, ничегрәк яши торгандыр.
Урман кызы
Борын–борын заманда ерак бер кара урманда яшәгән ди бер Урман кызы. Ул җырлап җибәрсә, кошлар тынып калган, көлсә, чишмәләр челтерәүдән туктап таң калган. Урман җәнлекләре, кош–кортлар аны бик яраткан. Бервакыт кызны Убырлы карчык күреп алган. Ул аның җырын ишетеп бик көнләшкән дә, аны сихерләргә уйлаган. Кызга энҗе муенса бүләк иткән.
–Муеныңнан салма, минем истәлегем итеп так, – дигән.
Урман кызы, карчыкка рәхмәт әйтеп, өенә кайтып киткән. Төн уртасында муенса кара еланга әверелгән дә, кызны буа башлаган. Һәм Урман кызы йокыга талган. Иртән кош–кортлар һәм җәнлекләр көтәләр икән аның җырын, ә ул юк. Нәрсә булды икән дип, өенә киләләр. Җәнлекләр тиз аңлап алганнар эшнең нәрсәдә икәнен. Убырлыны уратып алганнар да:
–Кызны терелтмәсәң, өзгәләп ташлыйбыз, – дигәннәр. Убырлы карчык курка калган:
–Аны саф күңелле батыр егет үпсә генә терелә алачак, – дигән.
Болан озак кына уйлаганнан соң:
–Мин беләм андый егетне, ул безнең урманга утын кисергә килә. Бүген дә күрдем, – дигән
Җәнлекләр, җыелышып, егетне эзләп киткәннәр. Балта тавышыннан аны бик тиз эзләп тапканнар. Егетне кыз янына алып киткәннәр. Батыр егет кызны күреп, таң калган. Аның күзләреннән үбүе булган, кыз аңына килгән. Шул көннән алар бәхетле яши икән ди.
ХАТЫН ХӘЙЛӘСЕ
Борын-борын заманда бер авылда бер ир белән бер хатын яшәгән. Хатыны иреннән бик яшь була. Ире хатыныннан бик нык көнләшә икән. Шуңа күрә ул иртән, зшкә чыгып киткәндә, ишекне тышкы яктан зур гына йозак белән бикләп китә икән.
Ә хатынның моңа чыкканчы яратып йөргән егете булган. Ул аны хәзер дә ярата, чөнки аны кияүгә әти-әниләре кызның ризалыгыннан башка гына биргәннәр.
Егет көн саен, ире эшкә киткәч, килә әлеге хатын янына. Шушы йозакны ачырга яраклы ачкыч ясатып ала. Йозакны ачып өйгә керә. Шулай итеп болар, көн саен очрашканнар. Ире кайтыр алдыннан, егет китә торган булган.
Шушы авылдан ерак түгел бер изге тау куышы бар икән. Кешеләр шушы тауга килеп тәүбә кылалар. Әгәр дә тауга күтәрелеп, шул куышка ялган әйтеп тәүбә кылсаң, тау беркайчан да гафу итми, йота икән.
Беркөнне бу хатынның ире эштән кайта да әйтә икән:
–Менә шул көнне, – ди, көн билгели, – тәүбә тавына барабыз, ди. Миңа тугрылыклы икәнеңә тагын бер кат ышанасым килә, – ди.
–Ярар, барсак, барырбыз, ди хатын. – Ләкин бер шарт белән. Әгәр тауга менеп тәубә кылганнан соң син миңа ышанмыйсың икән, мин тауга бармыйм. Әгәр дә син тауга барганнан соң, үзең эшкә киткәндә миңа ышанып, йозак салмыйча йөри башлыйсың икән, мин тауга барырга риза, ди.
Иртәгесен иртән ир тагын эшкә китә. Киткәндә әйтә:
–Иртәгә иртән тәүбә тавына барырбыз, ә бүгенгә ишекне бикләп китәм, – ди.
–Ярар, – ди хатыны.
Ире китә. Егет килә, йозакны ачып керә. Хатын әйтә:
–Иртәгә син иртәнге якта бер ишәк ал да авыл башында тор, ди, без ирем белән тәүбә тавына барабыз, ирем үзе алдында минем тәүбә кылуымны тели, – ди.
Әйбәт кенә сөйләшеп утыралар, чәй эчәләр. Егет ишекне тышкы яктан бикләп кайтып китә.
Икенче көнне иртүк торалар да, җыенып, тауга барырга чыгалар. Авыл башына җитәрәк хатыны әйтә:
Ай, мин болай тауга хәтле бара алмыйм, арыдым индн, ди.
Ире авыл башында ишәк янында басып торучы егетне күреп ала да:
–Әй, ишәкче малай, киләле, үзеңнең ишәгең белән минем хатынымны әнә теге тауга чаклы гына илтеп куй әле, – ди.
Егет ишәген алып килгән. Хатынны утыртканнар, үзләре ишәк яныннан баралар икән. Шулай итеп, болар килеп җитәләр тауга. Хатын ишәктән төшкәндә ялгыш төкәнеп киткән булып, күлмәгенең итәген ачып егылган. Бөтен гаурәте күренгән.
Егет әйткән:
–Ай, син мине бик оятлы иттең, бик хурлык инде, ай, оятсыз икәнсең, – дигән.
Хатын, билгеле, торган да, егеткә бер сүз дә әйтмәгән, ире белән тау куышына күтәрелгәннәр.
Хатын куышка кергән дә тәүбә кыла башлаган:
–И ходаем, үзеңә мәгълүм, минем гаурәтемне үземнең никахлы иремнән башка, шушы ишәкче егеттән башка һичбер кешенең күргәне юк, – дигән.
Тау куышы хатынны йотмаган. Ире дә хатынына ышана башлаган – шур көннән башлап ишеккә йозак салмаган.
ЧАКМА ТАШЫ
Бер заманда бер солдат хезмәт итеп кайтып килә икән. Юл буенда бер биек агач төбендә утырган карчыкны очраткан. Ул карчык убырлы, пәриле карчык икән. Карчык әйткән солдатка:
– И улым, шушы агач башына мен (агачның эче куыш икән), шуның төбендә бер чакма ташы булыр, шул ташны алып бирсәнә, анда алтын–көмеш бихисап булыр, дигән. Анда төшкәч күрерсең өч ишек булыр, берсенә керсәң, бер бүлмә булыр. Ул бүлмәдә бер зур сандык бакыр акча булыр. Шуның өстендә бер эт булыр, күзе чынаяк чокыры кебек зур булыр. Менә сиңа минем яулыгым, син ул эткә шушы яулык белән сугарсың. Ул эт сандык өстеннән төшәр, сиңа тимәс. Акчаны кирәгенчә алырсың. Аннан икенче бүлмәдә дәхи бер зур сандык булыр, эче тулы көмеш тәңкә булыр. Аның өстендә дәхи баягы кебек эт ятыр. Янә аңа яулык белән сугырсың, янә эт төшеп китер, акчасын үзеңә кирәгенчә алырсың. Өченче бүлмәдә дәхи бер зур сандык, эче тулы булыр алтын тәңкә. Янә өстендә эт ятыр. Янә аңа яулык белән сугырсың, ул төшер, син теләнгәнчә алтынын алырсың, дигән, миңа шундагы чакма ташын алып бирерсең, мин сине моннан җеп белән төшерермен, – дигән.
Солдат, карчыктан бу сүзләрне ишеткәч, бик күрәсе килгән. Убырлы карчык яулыгын биргән һәм җеп белән төшереп җибәргән. Солдат төшкән. Убырлы карчык әйткәнчә, бер бүлмәгә кергән. Күрә, сандык өстендә зур эт ята. Солдат яулык белән суккан, эт сандык өстеннән төшкән. Солдат сандыкны ачкан, бакыр акчаны туйганчы алган. Икенче бүлмәгә кергән. Дәхи сандык өстендә күргән: ята зур эт. Аңа дәхи яулык белән суккан. Ул эт тә төшкән, сандыкны ачкан. Күрә: эче тулы көмеш тәңкә. Бакыр акчасын бушата, урынына көмеш тәңкә тутыра туйганчы. Солдат өченче бүлмәгә кергән. Анда дәхи күргән сандык өстендә зур этне. Аңа янә яулык белән суккан. Эт төшкән, сандыкны ачкан. Күрә: эче тулы алтын тәңкә. Көмеш тәңкәне бушата, урынына алтын тутыра да карчыкка кычкыра: “Тарт бауны”, – дип. Карчык сораган:
– Чакма ташын алдыңмы? – дип.
Солдат оныткан икән, кире кереп, чакманы алып чыккан. Карчык аркан белән тартып чыгарган. Бу солдат агач башынна төшкәч, карчыктан мылтыкларын, коралларын алган. Алгач та убырлы карчыкны атып үтергән. Үзе киткән юл белән.
Барып кергән бер калага. Ул кала бу солдатка бик ошап киткән дә шунда яши башлаган. Солдат бик бай булып киткән дә зур кешеләр белән йөри башлаган. Акчаны солдат мул тотып, озакка бармаган, акча бетеп киткән. Акча беткәч, йөрешә торган дус-ишләре ташлаган. Хәтта шырпы алырга да акчасы калмаган. Бер вакыт солдатка ут кабызырга шырпы кирәк булган. Шырпы таба алмагач, аптырап чакма ташын суккан икән, яндырып булмас икән дип, суккач та этләрнең берсе килеп җиткән: “Ни боерасыз?” – дип.
Солдат әйткән:
– Акча кирәк, – дигән.
Эт: “Хәзер!” – дип, бик күп бакыр акча китереп биргән. Солдат сизгән чакмада хикмәт барын. Янә суккан ташны, икенче эт килеп җиткән: “Ни кушасыз?” – дип. Солдат: “Акча кирәк!” – дигән. Эт: “Хәзер!” – дип, бик күп көмеш тәңкә китереп биргән. Янә солдат баеп киткән. Әлеге дуслары янә килә башлаган. Көннәрдән бер көн солдат бер дусты белән йөрергә чыккан. Шул вакыт бик зур бер пулат күреп, солдат дустыннан сораган.
– Бу нинди пулат? – дип.
Иптәше әйткән:
– Бу йортта бер патша кызы тора, багучылар бу кызның атасына: “Синең кызыңны бер солдат алыр”, – дип әйткәннәр, шуңа күрә патша йортын бик биек, тәрәзәсез итеп салган да кызын шунда бикләгән, каравылчылар куйган, бер кеше дә кермәсен дип, – дигән.
Кызы янына патша үзенең хатыны белән өч көндә бер мәртәбә генә керәләр икән, ди.
Солдат, бу үзләрне иптәшеннән ишеткәч, кызны бик күрәсе килгән. Кайтып яткан үзенең фатирына. Төн уртасы җиткәч, чакма ташын алып суккан. Хәзер эт килеп җиткән: “Ни боерасыз, хуҗабыз?” – дип. Солдат әйткән:
– Фәлән йортта патша кыз булыр, шул кызны монда китер, – дигән.
Эт: “Хәзер!” – дип киткән дә әлеге йортка барып кергән. Патша кызы йоклап ята икән, эт шул көе җилкәсенә салган да йортка китергән. Солдат кызны күргәч үк гашыйк булган. Кыз уянмаган. Солдат әйткән эткә:
– Урынына илтеп куй, – дигән
Эт хәзер илтеп куйган. Иртә белән торгач, патша кызы сөйләгән әтисенә:
– Шулай, шулай, әллә өнемдә, әллә төшемдә, эт мине җилкәсенә салып бер йортка алып барды. Анда бер адәм тора икән. Шунда илтеп куйды да янә китереп урыныма яткырды, – дигән.
Патша каравылчыдан сораган:
– Дөресме, бу йортка бер эт кереп, кызымны алып чыгып, янә урынына китереп куйдымы? – дип.
– Дөрес, без бик курыктык. Этнең күзе чынаяк чокыры кебек зур, уттай янып тора. Өстенә нәрсәдер салып китте дә янә шул нәрсәне китереп куйды, без нәрсә икәнен белмәдек, – дигән каравылчы.
Кызыннан бу сүзләрне ишеткәч, патша әйткән сакчы хатынга:
– Син янында ят, кем йортына алып барыр, кем эте икән? Аннан соң ул кешене ни эшләргә икәнен белермен, – дигән.
Солдатның икенче көнне дәхи күрәсе килгән. Кич җиткәч, сәгать уникедә чакма ташын суккан. Хәзер эт килеп җиткән: “Ни боерасыз?” – дип. Солдат әйткән:
– Кичә китергән кызны алып кил, – дигән.
Эт: “ Хәзер!”, – дип, барып күтәреп алып килгән. Хатын, сизеп, эт артыннан килгән. Эт бер капкага кергән. Хатын шул капкага акбур белән тамга салган да кайтып киткән. Эт кызны янә китереп куйган. Эт кайтып кергәндә күрә капкада акбур белән сызган сызыкны. Эт сизгән дә иллеләп капкага шулай сызып чыккан. Иртә белән патша килеп хатыннан сораган:
– Белдеңме? – дип.
– Белдем, эт кергән капкага акбур белән тамга салдым, – дигән хатын.
Патша әлеге хатын белән киткән тамга салган капканы карарга. Барсалар, һәммә капка шуның кебек тамга белән тамгаланган. Кайсына керергә белмәгәннәр. Кире кайтканнар. Хатын әйткән:
– Бүген кызның итәгенә төрле җирдә түгелердәй итеп солы салып калдырырга кирәк, аз-аз коелырдай итеп, – дигән.
Һәм шулай эшләгән дә.
Өченче төн уртасында солдат торып чакма ташын суккан, өченче эт килеп җиткән: “Ни боерасыз?” – дип. Солдат әйткән:
– Әлегедәй кызны алып кил, – дип.
Эт: “Хәзер!” – дип, алып килгән. Солы аз-маз түгелә барган. Эт янә илтеп куйган. Эт солының түгелгәнен сизмәгән. Иртә белән торалар. Патша килә хатын белән солы коела–коела килгән юл буйлап. Барып, бер капкага кергәннәр. Солдатны тапканнар. Солдатны төрмәгә япканнар Һәм иртәгә каланың уртасына асарбыз дип, халыкка игъланнамә таратканнар. Солдат чакманы үзе белән төрмәгә алып кергән икән. Иртә булган. Халык җыелган. Патша килгән солдат янына. Патша килеп җиткәч тә солдат чакма суккан. Этләр килеп җиткәннәр. Солдат патшаны, әлеге хатынны этләргә талап үтерергә кушкан. Хәзер этләр талап үтергәннәр. Халык бик курыккан: “Бу солдат тикмә кеше түгелдер, дип, бер хөрмәт иясе булса кирәк”, – дип уйлаган һәм бу солдаттан үтенә башлаган: “Безгә син патша бул”, – дип. Солдат халыкның сүзен кабул итеп, кызны никах укытып алып, бик яхшы гомер кичергән.
Эт белән песи
Бер өйдә эт белән песи яшәгән ди. Алар бик дус–тату булганар. Көннәр буе арып–талып, кич белән өйләренә кайтып егылалар ди. Боларның ашарлык та хәлләре калмый икән.
Шулай бер кичне кайтып кергәч, хуҗалары боларга ашарга биргән. Эткә – зур гына сөяк, мәчегә – кечкенә савыт белән сөт куйган. Шулвакыт эт белән песи арасында бәхәс чыккан: кайсыбызның ризыгы тәмлерәк. Бәхәсләшә торгач, ризыкларын алыштырып ашарга булганнар. Эт тиз генә песинең сөтен эчеп бетергә, ә песи үзе хәтле сөякне әле бер, әле икенче ягыннан кимереп карый, тик теше үтми икән. Әз генә сөт эчеп, этнең тамагы туймаган, һәм песидән сөякне тартып алган. Шуннан соң эт белән песи арасында тавыш чыккан. “Ни өчен сугышасыз?” – дип сораган хуҗа. Песи үзенең ач калганын аңлатып биргән, ә этнең аннан көлә–көлә сөяк кимерүе хуҗага бердә ошамаган. “Нигә син миннән көләсең?” – дип, аны ачуланган. Ә песи, мине дә ачуланмасын әле дип уйлап, хуҗасы янында мыраулый–мыраулый сырпаланып, аяк арасында йөри икән. Шулвакыт идән астыннан бер тычкан килеп чыккан. Песи тычканны эләктереп алган да хуҗасының каршына барып утырган. Ә этне: “Синнән өйдә бер файда юк!” – дип, куып чыгарган. Эткә кечкенә оя ясап биргән. Песине өйдә тычкан тотарга калдырган. Ә көндезләрен урамга чыгып, эттән көлеп йөри башлаган. Шул көннән башлап, эт белән песи дошманга әйләнгән. Шушы хәлләрдән соң халыкта “эт белән песи кебек яшиләр”дигән мәкаль чыккан.