- Ул да бит кеше баласы, яратмагач, ник харап иттең, улым? Әнисе килсә, ни диярбез? И балам, безне дә, үзеңне дә бөтен авылга хур итәсең бит...
Әтисе, авыр йодрыкларын өстәлгә салып, уйчан кырыс тавыш белән:
- Ә хәзер мине тыңлагыз, икегезгә дә кагыла, - дип сүзен дәвам итте. - Исән чагымда Арслановлар урамда ятим, уйнаштан туган бала исеме күтәреп йөрмәячәк. Мин синнән, улым, мондый хәл көтмәгән идем. Кылган эшеңә җавап та бирә бел, янына ятканчы уйларга идең. Өйгә алып кайт. Иртәгә үгез суябыз, Яңа елга туй ясарбыз.
Булат, әтисенең әйткән сүзләрен ишеткәч, бөтенләй югалып калды, башын аска иеп:
- Юк, әти, юк, - дип пышылдады.
- Ярый, өйләнмә, көчләп өйләндерә алмыйм. Ләкин ул баланы менә монда кайтарып куй, минем бер түгел, ун тамак туйдырырлык мөмкинлегем бар. Җепнең очына чыгып, хатаңны төзәт.
Менә шулай итеп, әтисе Булатның алдагы язмышына пичәт сукты.
Булат Фәридәгә: «Көтелмәгән хәлләр килеп чыкты, киләсе көзгә өйләнешербез», - дип, гафу үтенеп хат язды. Ул әле өметен өзмәде.
Без капчыкта ятмый шул, барыбер тишелеп чыкты, тулай торакта инде барысы да белде. Сөмбел, бүлмәдәш кызлары эштә чакта, әйберләрен җыеп, үзе эшләгән балалар бакчасына килде. Ул тулай торакка кайтырга, анда күренергә теләмәде. Эштән соң монда кунып кала торган булды. Верочка бу хакта белгәч:
- Кояшым, иртәгә үк миңа күч, мин сине сагынып беттем. Әле тагын бер яңалык, сине бит Байрас эзли, больницага барган - син юк. Миңа килде, күп итеп күчтәнәч алып килгән, бөтен суыткычны тутырып китте, сиңа ашатырга кушты, - диде. Верочканың хәбәре күп җыелган иде, сөйләде дә сөйләде. Икенче көнне Сөмбелне үзенә алып кайтып китте.
Сөмбел үзенең авырлы булуын ничаклы гына яшермәсен, Яңа ел алдыннан кайткач, әнисе турыдан-туры сорады.
- Ярый кайттың әле, төн чыкканчы үләм дип торам. Кичә Хәдичә апаң килгән иде, сине больницага бала төшерергә кергән, шуннан чак үлемнән калган, дип ишеткән. Ник кичә кайтмадың, син бит элек җомга кайта идең? Утсыз төтен булмый, әллә бер-бер хәл бармы?
Сөмбелнең йөзе агарып китте, куркудан теле әйләнмәде, күзалды караңгыланды, өй эче әйләнә башлады... Әнисенең:
- Кая, яның белән борыл әле. Әстәгъфирулла, бу ни? - дигән сүзләре ерактан ишетелгән кебек тоелды.
Сөмбелнең куркуы шул чаклы көчле булды, аңын югалтып егылды. Әнисе аны яңаклый-яңаклый аңына китерергә тырышты. Үзе елый, үзе кемнедер сүгә, мескен ана нишләргә белми өзгәләнә: - Нишләдең син, юньсез бала? Адәм көлкесенә калдырдың бит, шул яшеңнән этлектә йөрмәсәң! Әтисез бала үстерү җиңел дип белдеңме әллә?
Әнисе Сөмбелне күтәреп торгызмакчы булды, ләкин кызның гәүдәсе камыр кебек йомшарган иде. Больницадан яңа гына чыккан, әле ныклап терелеп тә бетмәгән кызны кайгы-хәсрәт, иртәгәсе көннең билгесезлеге тәмам йончыткан. Ул күзләрен ачарга тырышты, торырга теләде, ләкин гәүдәсе никтер аны тыңламады, исерек кеше кебек идәндә аунап ятарга мәҗбүр булды. Йөзе ак кәгазь төсенә керде, һич кан әсәре калмады. Шулвакыт ишек шакыган тавыш ишетелде. Әнисе күрше кызы керә дип:
- Кызым, тизрәк ишекне ач, һава керсен, үлә бит, үлә, - дип елый-елый кычкырды.
Ишектән ике ир белән бер хатын-кыз килеп керде. Ул аларның кемнәр булулары белән дә кызыксынмады, «коткарыгыз, кызым үлә» дип елый бирде. Ирләрнең берсе Сөмбелне күтәреп урынына салды, тиз-тиз яңакларын, колакларын уа башлады. Теге хатын да кызу-кызу аякларын ышкырга тотынды.
- Сөмбел, ач күзеңне, бу мин, Байрас, аңыңа кил. Ач күзеңне, - дип каты селки торгач, Сөмбелнең битенә алсулык йөгерде. Ул авырлык белән күзен ачты, тагын бер мәртәбә үлемнән качты. Әкренләп аңына килә башлады, бу кадәр халыкны күреп, кая эләктем мин дип, аптырап калды, һәр кешене күз йөртеп карап чыкты, аяк очында басып торучы Булатны күреп, күзләрен зур ачып текәлде. Байрас читкәрәк китеп басты, аның янына таныш булмаган хатын килеп утырды.
- Исәнме, кызым. Мин Булатның әнисе булам. Менә сине алырга килдек, син курыкма, борчылма, барысы да яхшы булыр. Менә хәзер әниең белән чәй янында утырып сөйләшербез, аннары безгә китәрбез.
Сөмбелнең күзеннән яшь бөреп чыкты, әллә ничек рәхәт булып китте. Бу хатынның йомшак тавышы борчулы йөрәккә ял бирә иде.
Әнисе ашыга-ашыга өстәл әзерләде, бергә утырып чәй эчтеләр. Ике әни нидер сөйләште, киңәште. Аннары Сөмбелне киендереп, машинага чыгарып утырттылар да үзләренә алып киттеләр. Әллә өн, әллә төш булды...
Сөмбелнең Ахун авылына беренче тапкыр аяк басуы. Матур олы клуб, биек манаралы мәчет яныннан машина җилдереп кенә үтте.
Җиңел машина матур бизәп эшләнгән капка төбенә килеп туктады. Булатның әнисе:
- Әйдә, кызым, менә шушында яшибез инде, - дип, алдан атлады.
Байрас та:
- Курыкма, кер, әйдә, кер, - диде.
Булат кына гаепле кеше сыман берни дәшми торды, дөресрәге, ни әйтергә белмәде.
- Әйдә, - дип, Сөмбелне әкрен генә алга этте.
Капкадан керүгә, өйдән өстенә дә киенмәгән, зур гәүдәле, төсе-бите белән Булатка охшаган бер абзый чыкты.
- Әйдә, килен, төкле аягың белән. Мин синең кайнатаң булам инде. Әйдә түргә уз, - диде ул.
Сөмбел каушавыннан каккан казык кебек тик торды, аннары егылып китмим, дигәндәй, кемнеңдер беләгенә ябышты. Әтисе һаман сөйләшүен белде.
- Әйдә, улым, яшь киленне өйгә алып кер. Ә син, кызым, курыкма, кыюрак бул.
Тавыш ишетеп, өйдән атылып чыккан Әлфис Сөмбелнең шундый кечкенә булуын күреп шаккатты. Абыйлары янында басып торган кыз бик кечкенә булып күренде. Булат абыйсы Сөмбелне җитәкләп дигәндәй өйгә алып кереп киткәч, Әлфис түзмәде, Байрасның җиңеннән тартты:
- Абый, шундый бәләкәй хатын буламыни?
- Сиңа уйнарга иптәш булыр, - диде абыйсы көлә-көлә.
Өйгә кергәч, кайнанасы:
- Менә бу сезнең йокы бүлмәсе булыр, әйберләреңне шунда урнаштырырсың, хәзер ял ит. Мин аш әзерлим, - дип, аны ялгызын калдырып чыгып китте.
Сөмбел өйнең эчен күздән кичерде: зур, иркен, бөтен җирдә тәртип, һәрнәрсә урынында; бик зәвык белән җыештырылган, бөтен җиргә әбисе сөйләгәнчә кулдан сугылган матур-матур келәмнәр җәелгән. Икегә бүлеп эшләнгән бу бүлмәгә матур чаршау эленгән, диварга келәм кагылган, киң сәке ясалган, аның өстенә матур итеп чигүле мендәрләр өелгән. Алар ягына бер тәрәзә дә эләккән, тәрәзәдән бакча, алмагачлар күренә. Сөмбел бу почмакны бик ошатты, кеше күзеннән кереп качар өчен урын булды, дип шатланды.
Бу кичне алар Булат белән бер-берсенә ялгыш кына кагылып китүдән дә куркып, икесе ике якка карап, бер сүз дәшмичә уздырдылар. Зәңгәр нурларын сирпеп, тәрәзәдән ай карады. Ике арадагы бер кешелек бушлыкны ул да тутыра алмады. Башкалар арасында бәхет, мәхәббәт, шатлык, кайнар сулыш, тагын әллә ниләр күреп ай да оялыр иде, ә бүген ул уртадагы бушлыкны, авыр тынлыкны, икесе ике якка карап яткан бәхетсез җаннарны күрмәвең яхшырак дип, күрше тәрәзәгә күчте. Сөмбел яшь
булса да, бу нәни почмакның аның өчен түгел, башка кыз өчен әзерләнгәнен, үзенең бу ояга ялгыш килеп кунган кош икәнен яхшы аңлады. Язын килгән кошлар көзен балаларын ияртеп кире китәләр, ул да баласы тугач, моннан китәрмен дигән уй белән таң алдыннан гына йокыга талды.
Менә шулай яңа тормыш башланды. Ялда алар авылга хәзер өчәү кайталар. Авыл халкы, егетләрнең кайсысы туйсыз гына хатын алган дип, баш ватты.
Әниләре, кеше алдында яхшы түгел, туй ясыйк, дигәч, Сөмбел:
- Бернинди туй кирәкми, туйда мондый ямьсез кәләш булмый, - дип каршы төште.
- Ярый алайса, мулла чакырып, никах укытыйк. Никахсыз туган баланы җилдән туган, диләр, - дип, бер атнада никах укыттылар.
Хәзер алар, теләсә-теләмәсәләр дә, Ходай алдында ирле-хатынлы булдылар. Бу идарә кәгазе түгел, ертып ташлап булмый, Сөмбел мәңгегә Булатның беренче хатыны булып калачак. Аңардан соң әллә кемнәр килсә дә, Булатның беренче хатыны Сөмбел дип күкләрдә язып куелды инде.
Декретка чыккач, кызның әйберләрен Байрас йөк машинасы белән кайтарды. Жәлли иде ул Сөмбелне. Хатыны булса да, Булат аның белән сөйләшми. Ничек бер бүлмәдә йоклыйлардыр, киләчәктә нәрсә көтә аларны? Байрас Сөмбелне ничек кенә жәлләмәсен, аны ничек кенә яратмасын, хәзер берни дә үзгәртә алмый шул.
Сөмбелнең авылга бөтенләй кайтуына Әлфис шатланып бетә алмады. Ул апасын бик яратты. Сөмбел апасы аңа әкиятләр укый, кызыклы вакыйгалар сөйли. Мөмкин булса, Әлфис көне буе мәктәпкә бармыйча, аның янында утырыр иде.
Сөмбел хәленнән килгәнчә Гөлфия апага да булышты, аның ничек эшләгәнен карап, нәкъ аныңча, һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышты. Ияләшә төшкәч, аш-су тирәсендә дә кайнаша башлады. Гөлфия апа сиздермичә генә киленен күзәтте. Булат улы: «Ул дөнья көтәрлек кыз түгел, бер эш белми, җилбәзәк», - дисә дә, Сөмбел бер дә алай күренмәде. Ул һәрвакыт уйчан, бик сирәк елмая, куллары эшкә ятып тора, һәр эше килешле килеп чыга.
- Кызым, өй эшләрен мин үзем дә карармын, син әнә Әлфискә укырга булыш. Бигрәк укырга яратмый, азгын бозау белән бер, уйнарга чыгып качу ягын гына карый. Бу малай берсенә дә охшамаган, абыйлары «бишле»гә укымасалар да, мәктәпкә бармыйча качып йөрмиләр иде. Ә бу сумкасын да уйнаган җирендә ташлап кайта. Бала түгел, бәла бу, бәла. Сине ярата бит, бәлки тыңлар.
- Ярый, тырышып карармын, тик өйдә кызыклы китаплар юк, авыл китапханәсендә бардыр инде. Мин урамга чыгарга оялам, пәлтәмнең төймәсе эләкми, бигрәк ямьсез күренәм.
Гөлфия апа Сөмбелгә карап елмайды.
- Аталары эре булгач, балалары да зур туа шул. Сиңа күлмәк тә аласы бар, монысына сыймыйсың. Әйдә, кибеткә чыгып керик булмаса, кирәкле әйберләреңне алырсың, балага да киемнәр ала башларга кирәк.
- Юк, юк, әнкәй, үзең генә барып кайт. Минем урамга чыгасым килми. Үзең беләсең ич ни кирәген, миңа нәрсә дә ярый.
Икенче көнне Гөлфия апа килененә матур халатлар, эчке киемнәр алып кайтты.
- Мә, кызым, киеп җибәр әле. Иркенләп эчеңне киереп йөре. Оялып, кысып йөрмә, балага зыян килер.
Сөмбелгә бигрәк тә чәчкәле, ак якалы халат ошады. Мин моны ялда гына киярмен дип, читкә алып куйды. Булат кайтуга, элеккечә матур күренәсе килә иде.
Шәүкәт абый китапханәдән бер кочак балалар китабы күтәреп кайтты.
- Мә, укыгыз. Шайтан алгыры малайның укытучысы, әллә мине генә саклап тора, күргән саен зарлана. Хурлык бит, ике метрлы гәүдәң белән урам уртасында гаепле бер малай кебек басып тор инде. Әлфис, сумкаң кайда?
Әлфис, як-ягына каранып, сумкасын эзләргә тотынды.
- Эзләмә, чанада сумкаң, чыгып ал. Иртән чыккач, капка төбендәге эскәмия астыннан табып алдым. Кар күмеп китә язган, шайтан малай, - дип ачуланды әтисе. - Бирде бит Ходай картлык көнендә җәфа.
Менә шундый инде аларның төпчекләре, картайганда Ходай биргән татлы җимешләре. Никадәр ачулансалар да, тормышларын аңардан башка күз алдына китерә алмыйлар.
Сөмбел аны китап укырга өйрәтергә булды. Кызыклы маҗаралар, сугыш турындагы хикәяләрне кычкырып укый, аннары кызыклы җирендә туктый.
- Бүгенгә җитәр, күзем талды, башым авырта, - дип, йә кайнанасы янына аш бүлмәсенә чыга, яки, дәресләреңне әзерләгәч укырбыз дип, китапны яшереп куя. Әлфис түзми, китапны табып, кайчагында үзе укый. Сөмбел шулай итеп укуга кызыксыну уятты, йөгәнсез иркә Әлфисне әкренләп тәртипкә салды. Балалар бакчасында эшләү юкка гына китмәгән. Малай белән мавыгып, үзе дә авыр уйларыннан котылып тора. Әлфис үзе дә укый башлады, шулай да апасы укыганны ярата, ул укыганда, хыялларга бирелеп, вакыйгаларның эчендә кайный. Шулай тыңлап ята торгач, йоклап та китә.
Беркөнне алар күп хатынлы солтан турында әкият укыдылар.
- Алайса, минем Булат абый да солтан була, әйеме? Син беренче хатыны, ә теге - икенче хатыны.
- Кем әйтте?
- Әй, теге вакытта әти абыйны, солтан булгач, ике хатын алырсың, яшә берсе белән, ике арада чапма, дип ачуланды.
- Ә ник ачуланды?
- Ул бит һаман күрше авылга, теге апа янына барып йөри, ахры.
- Ә нинди апа?
- Белмим, абый: «Мин шул кызга өйләнәм, мин аны гына яратам», - дигән иде, әти рөхсәт итмәде. Шуннан сине алып кайттылар. Сине мин дә, Байрас абый да, әти белән әни дә бик яратабыз, - дип, апасын муеныннан кысып кочаклады.
Бала булган җирдә бур ятмый, ди, менә ничек икән эшләр... Сөмбелнең күзеннән кайнар яшь акты, димәк, үзенең монда булуына ул Булатның әти-әнисенә бурычлы. Алар улларын өйләндерергә күндерә алмасалар да, кызның даны илгә чыкмасын дип, алып кайтканнар. Теге вакытта алар килеп кермәгән булса, Сөмбел хәзер кайда ятар иде икән? Булатның бер көнгә соңрак кайтуыннан, ял көне каядыр китеп югалуыннан нидер сизенсә дә, аңардан берни сорамады, дөресрәге, бөтенләй сөйләшмәде. Ул үзен Булатның муенына аскан таш кебек хис итте. Җир ярылса, ике дә уйламый шунда төшеп югалыр иде.
Булат Сигезенче март бәйрәменә кайтмады. Аның каравы, Байрас әнисе белән Сөмбелгә бүләкләр, күчтәнәчләр алып кайткан.
Булатның бүлмәдәше вокзалда Байрасны күреп:
- Бәйрәмгә абыеңның икенче хатыны килде, кайта алмас, - дигән иде.
Байрас Сөмбелне борчымас өчен, «комбинатта авария булган, абыйны эшенә чакырттылар» дип ялганларга мәҗбүр булды. Бу сүзләрне ишеткәч, әтисе акаеп бер генә карады, аның карашында барысын да аңлавы чагылды.
Бәйрәм өстәле әзерләп, күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчкәч, Әлфис белән Сөмбел үз почмакларына кереп киттеләр. Әтисе белән әнисе телевизор карарга утырды. Байрас бүген никтер клубка ашыкмады.
Теге почмактан Әлфиснең кычкырып көлгән тавышы ишетелде. Сөмбел белән икәү нәрсәдер сөйләшәләр дә, Әлфис кычкырып көләргә тотына. Аларның көлүен ишетеп, Шәүкәт абый белән Гөлфия апа да бер-берсенә карашып елмаеп куйды. Байрас та түзмәде, серле чаршау янына килде.
- Тук-тук, мине дә кертегез әле, сездә бик күңелле бугай.
- Кер, кер, - диде Әлфис, көлүеннән туктый алмыйча.
- Нәрсәгә эчең ката? Үзең генә көлмә, миңа да әйт, мин дә көлим.
- Апаның бүксәсен кочаклаган идем, берәү тибеп җибәрмәсенме, котым алынды. Әнә, син дә колагыңны куй, хәзер сине дә тибеп очыра.
Сөмбел оялып:
- Чү, солтаным, алай ярамый, алай каты кычкырма, - дип, көлә-көлә, үзе дә авызын каплады.
- Ярар, хәзер тышка гына чыгып керәм дә, солтанлы уйныйбыз, яме, - дип, Әлфис чыгып чапты.
Алар үзләренә ошаган әкиятләрне театрдагы кебек уйныйлар иде, апасы Әлфискә чалма да ясап бирде. Әтисенең зур сатин трусигына резинка үткәргәч, шаровар булды. Шушы киемнәрне киеп, Әлфис солтан булып кыланырга ярата. Ул керү белән:
- Апа, кая минем киемнәрем, мин хәзер сезгә театр күрсәтәм, - дип, сәкегә менеп басты, кулына әллә нинди ялтыравык таяк тотты, апасы сарык йоныннан ясап биргән сакалны да такты. Байраска бармак төртеп, калын тавыш белән кычкырып җибәрмәсенме:
- Нишләп утырасың минем тоткынлыгымда, нишләп һаман клубка чыкмыйсың? - дип башлаган сүзен онытып тотлыгып калды. - Апа, апа, теге сүзне әйт әле, онытам шуны.
- Әмер бирәм.
- Ә, әйе бит әле, - дип, Әлфис тагын тавышын калынайтып, кычкырып сөйләргә тотынды. - Мин солтан, әмер бирәм: Байрас, бар, клубка чык, миңа иң матур кызны алып кайт, кунак кызы булсын!
Сөмбелнең чишмәдәй челтерәтеп көлүе бөтен өйгә таралды. Байрас, кычкырып көлмәс өчен, авызын каплады.
- Солтаным, сиңа ничә хатын кирәк соң?
- Миңа өч йөз хатын положено. Аның бу сүзләреннән бөтен өй гөрләде.
- Улым, берүзеңә күп булмыймы соң ул өч йөз хатын? Монда бит ике генә бүлмә.
- Сарайда урын җитәрлек, сыярлар.
- Әй, улым, кайда күргәнең бар хатыннарны сарайда тотканны? – диде әтисе күз яшен сөртә-сөртә.
- Нигә, китапта бит солтанның өч йөз хатыны булган, барысы да хан сараенда яшәгән, дип язылган.
- Соң, улым, алар бит хан сараенда яшәгән, мал сараенда түгел.
- Сарай - сарай инде. Сарай Африкада да сарай.
Сөмбел тагын челтерәтеп көлеп җибәрде.
Байраска бу почмакта шундый рәхәт иде. Ләкин барыбер ниндидер читенсенү сизелә, нәрсәдер җитми, һәркем үзен гаепле тоя. Ярый әле Әлфис бар. Ул булмаса, бу авырлыкны ничек җиңәрләр иде. Байрас үзе көлде, үзе каш астыннан Сөмбелне күзәтте. Ул түгәрәкләнгән, кечкенә гәүдәсе белән мондый корсагын ничек күтәреп йөридер? Ә үзе һаман да сөйкемле, күркәм, чәчләре үсеп, дулкынланып иңенә төшкән, йөзендә авырлы хатыннарга гына хас гүзәллек чагыла.
«Кайсы ягы белән үзенә тарта соң ул мине? Күпме кызлар озаттым, күпме кызны кочтым, үптем, ләкин берсе дә мине үзенә карата алмады. Ә ул нәрсә белән әсир итте соң? Карап торуга башка кызлардан артык җире юк. Бу өчпочмакның төенен кем чишәр?»
Байрасның үзенә төбәлеп утыруын сизгәч, Сөмбел янында яткан мендәр белән үзенең эчен каплады. Ике күз карашы очрашты. Үрелсәң, кул җитәрлек ара. Кочагыңа суырып ал да башыңны шушы дулкынланып торган куе чәчләр арасына сал. Ник чукынып китми дөньясы да, вөҗданы да, абыйсы да.
Байрас үзенең уйларыннан, хисләреннән куркып, кинәт сикереп торды да аннан-моннан тиз генә киенеп, урамга чыгып китте. Аның беркая да барасы килмәде, чыкты да капка төбендәге эскәмиягә утырды.
- Йә Ходаем, нинди гөнаһларым өчен мондый газапларга салдың, күпме дәвам итәр бу?
Бер атна узып китте, тагын җомга җитте. Сөмбел, бу атнада да Булат кайтмас микән, әллә Әлфис сөйләгән күрше авылга китәр микән дип, борчыла башлады. Йөрәген көнчелек уты яндырды, әллә ничек кыен булып китте, ниндидер кимсенү хисе баш калкытты. Бу караңгы уйлардан кәефе кырылды. Төннәрен юньләп йокламый, аяк өсте үткәрә иде. Көмәне зур булганлыктан, эче туктаусыз сызлый, ни утырып, ни басып тора алмый, шуңа күрә төнне диварга арка терәп үткәрә. Төн буе тәрәзәдән күзен алмый, табигатькә яз килүен күзәтә, бакчада кар да әкренләп эреп бара. Язның һәр көнендә күпме гашыйклар табыша, ә көзен алар йә кавыша, йә алар кебек аерылыша да, өметләнеп, киләсе язны көтә башлый. Язлар ел саен килә, тик һәр кешенең тормышында бер кабатланмас язы була. Ул шул язны гомере буе сагынып, хәтер почмагында кадерләп саклый...
Сөмбел киенеп тышка чыкты, ишегалды буйлап арлы-бирле йөренде. Быел өйдән чыкмагач, гөрләвекләр агуын да күрмәде. Язын челтерәп аккан гөрләвектән дә сихри матур нәрсә бар икән? Әллә кайда яткан карлар эреп, ашыга-ашыга, үзләренә юл ачып агып киләләр. Аларга таулардан төшүче гөрләвекләр иярә, алар этешә-төртешә олы юлга чыгалар, үзара нидер серләшәләр. Шул гөрләвекләргә кушылып, агып китсә иде аның да сагышлары. Ул да кайчан гына бала иде, гөрләвекләр ера-ера шаяра иде, аның тизрәк үсәсе, үсеп җитеп, матур егет очратып, бәхетле буласы килә иде. Язларда саф мәхәббәт киләсенә ышанып, барлык яшь кызлар кебек хыял дөньясына чумып яшәде. Кинәт килде аның язы, килде дә гөрләвектәй бөтереп алып кереп китте олы тормышка, артта калган балачагына кул болгарга да өлгермәде. Әнисе: «Үсәргә ашыкма әле, балам, гөрләвекләр киткәндә сак бул», дип, нишләп кисәтмәде икән, әллә әйтеп тә ишетмәде микән?
- Кызым, әллә авырыйсыңмы? Нишләп монда басып торасың, иртә бит әле, - диде Шәүкәт абый. Ул аны күптән күзәтә иде. Килененә авыр булганын бик яхшы аңлый, аңа ярдәм итә алмавына кайгыра. Йөрәге әрнидер шул бу баланың, Булаты да сирәк кайта. Менә бүген кайтсын гына, җиткән буена карап тормас. Сөмбел бер вакыт китеп барса, үкенер әле улы, кемне югалтканын аңлар, ләкин соң булыр.
Сөмбел җомга көнне иртәдән үк дулкынланып кичне көтә башлады.
- Бүген кичке ашны үзем әзерлим, әнкәй, шәһәрдән эшчеләр дә кайта.
Булат белән Байрас кайтканда, Сөмбел чәчкәле, ак якалы халатын киеп, башына яулык бәйләп, токмач кисә иде.
Булат ике атна кайтмады, шул вакыт эчендә Сөмбел хәйран түгәрәкләнгән, әллә ничек үзгәргән, өстендәге киң күлмәге үзенә килешеп тора. Күбәләк кебек җилбәзәк Сөмбелнең чын хатыннарча дөнья көтүенә, килештереп аш әзерләвенә ышануы да кыен.
- О-о, сагындым, җиңги, токмачыңны! Исәнмесез, менә без дә кайтып җиттек. Сөмбел, күлмәгең бигрәк матур булган, - диде Байрас күңелле генә сузып. Байрас булган җирдә һәрвакыт шулай инде, бар нәрсә хәрәкәткә килә, җан керә.