Лекции.Орг


Поиск:




Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятын укыту программасы буенча




Аңлатма язуы

 

Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Татарстан мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак укыту эчтәлегенә таләпләр минимумы”нда әйтелгәнчә, гомуми белем мәктәбендә башлангыч сыйныфларда үзләштерелгән белемнәр һәм сөйләм күнекмәләре киңәйтелә, камилләштерелә һәм алга таба үстерелә. Шунлыктан рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү төп максат итеп билгеләнә.

Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны хәл итү сорала:

1) татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

2) татар этикеты тәгъбирләрен кертеп, бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм оештырырга өйрәтү;

3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм булдыруга ирешү;

4) карап чыгу, танышу, өйрәнү, эзләнү максаты белән уку төрләрен кулланып, төрле жанрдагы текстларны аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5) тәкъдим текстларны яттан өйрәнү;

6) фразеологик берәмлекләрнең, мәкальләрнең рус эквивалентларын табарга һәм чагыштырыргы өйрәтү;

7) татар халкының фән, мәгариф, сәнгать, мәдәният өлкәсендәге казанышлары, күренекле шәхесләре белән таныштыруны дәвам итү;

8) татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

9) халыкларның үзара аңлашып, тату яшәвенә омтылыш тәрбияләү.

Санап чыккан бурычларны хәл итү нәтиҗәсендә гомуми белем мәктәбендә укучы балалар тел(лингвистик) һәм сөйләм (коммуникатив) компитенциясенә ия булырга, ягъни белемнәрен һәм күнекмәләрен төрле аралашу ситуацияләрендә кулланырга тиешләр.

Татар телен дәүләт теле буларак укыту принциплары, методлары, эчтәлеге “Рус телендә сөйләшүче балаларга башлангыч сыйныфларда татар теле укыту программасы”нда төгәл билгеләнгән. Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә дә укытучы шуларга нигезләнеп эш итәргә, телгә өйрәтүне гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештырырга тиеш.

Гомуми белем мәктәбендә укучыларга татар теленең фонетик, интонацион-просодик, лексик, грамматик катламнары турында төп мәгълүмат бирелә.

Укучыларда фонетик күнекмәләр булдыру өчен, түбәндәгеләргә игътибар итү мөһим: татар теленә генә хас булган авазларның әйтелешен үзләштерү; татар һәм рус телләрендә уртак булган, ләкин әйтелешләре белән аерылган авазларны чагыштырып өйрәтү; авазларны сүзләрдә, сүзтезмә, җөмләләрдә, бәйләнешле сөйләмдә дөрес әйтүгә ирешү; сөйләмне, синтагаларга бүлеп, интонацион яктан дөрес оештырырга күнегү. Бу төр күнекмәләр булдыру өстендә эзлекле эшләү генә телне камил белү – акцентсыз сөйләүгә ирешергә һәм укучыларның сөйләмендәге фонетик хаталарны бетерергә мөмкинлек бирә.

Укучыларның лексик күнекмәләрен үстерү өчен, сүзләрнең әйтелешен, ясалышын, башка сүзләр белән бәйләнешен, сөйләмдә кулланылышын үзләштерү шарт. Моның белән беррәттән, татар һәм рус сүзләренең мәгънә ягыннан аермаларын күрсәтеп бару да (пешерергә-варить, готовить, печь; юарга-стирать, мыть), рус телендә эквивалентлары булмаган сүзләрне аңлатып бирү дә сорала. Бу очракта укучыларның сөйләмендәге лексик-семантик хаталарны киметү мөмкинлекләре күбәя. Татар телендә күпмәгънәлелек (полисемия) күренешенең аеруча киң таралуын истә тотып, укытучы сүзенең тиешле мәгънәсен контексттан чыгып сайлап алу күнекмәләрен камилләштерүгә аерым игътибар бирергә тиеш. Бу төр күнекмәләр укучыларның лексик байлыгын арттыру, аерым җөмләләрне, диологик һәм монологик сөйләмне дөрес төзү өчен нигез булып тора.

Укучыларның грамматик күнекмәләрен үстерү-төрле сүз төркемнәренең морфологик формалары, ясалышлары белән таныштыру, сүзләренң җөмләдә үзара бәйләнеш чараларын үзләштерү һәм кагыйдәләрен белү дигән сүз. Татар телен икенче тел буларак укытканда, лексик-грамматик материалны синтаксик нигездә үзләштерү принцибына таянып эш итү кирәк, чөнки сүзләр башка сүзләр белән бәйләнештә булганда гына, җөмлә, гомумән, сөйләм барлыкка килә. Димәк, бу төр күнекмәләр җөмләнең, диологик яки монологик хәбәрләмәнең, бәйләнешле текстның грамматик дөреслеген һәм төгәллеген тәэмин итәргә тиешләр.

Гомуми белем мәктәбендә грамматикага өйрәткәндә, укучыларның ана теле үзенчәлекләрен исәпкә алу принцибы укытучы игътибарыннан читтә калмаска тиеш, чөнки татар һәм рус телләрендәге сөйләмдә сүзләрне һәм җөмләләрне үзара бәйләү закончалыклары күпкә аерылалар; шуңа күрә татар сөйләмендәге иң актив җөмлә калыплары белән чагыштырылырга, гамәли үзләштерелергә тиеш.

Гомуми белем мәктәбендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (сөйләү, тыңлап аңлау, уку, язу) буенча укучыларның күнекмәләре киңәйтелә. Аларны, җанлы сөйләмне тыңлап, кирәкле мәгълүматны сайлап алырга һәм тулысынча аңларга;диологик арашу барышында куелган коммуникатив максатларга ирешергә;үз фикерләрен белдереп, вакыйгаларны һәм күренешләрне яктыртырга;укылган (тыңланган) текстларның эчтәлеген эзлекле итеп сөйләргә һәм телдән белдерелгән фикерләрне язмача оештырырга өйрәтү эшләре иң мөһимнәрдән санала.

Гомуми урта (тулы) белем мәктәбендә (10-11 нче сыйныфлар) укучыларның лексик-грамматик белемнәре гомумиләштерелә һәм системалаштырыла; телдән һәм язма сөйләм күнекмәләре һәм фикерләү сәләте үстерелә; татар теле дәресләрендә укучыларга рухи һәм әхлакый тәрбия бирелә. Болар барысы да рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен дәүләт теле буларак югары дәрәҗәдә үзләштерелергә һәм аларда актив тормыш позициясе формалаштырырга ярдәм итү максатыннан чыгып билгеләнә. Гомуми урта белем мәктәбен тәмамлаучы һәр укучы программада күрсәтелгән фонетик, лексик,грамматик, интонацион – просодик белемнәргә һәм сөйләм культурасына ия булырга тиеш.

10-11 нче сыйныфларда өйрәнелә лексик темалар киңәя бара, ягъни концентрик рәвештә үсеш ала. Алар тел күренешләрен сөйләм ситуацияләре аша үзләштерү һәм практикада куллану, татар халкының тарихи үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген күзаллау, Татарстанда һәм Россиядә яшәүче башка халыклар турында күпкырлы мәгълүмат алу һәм укучыларның гомуми белем дәрәҗәсен арттыру өчен нигез булып тора.

Программаның төп өлешендә һәр сыйныф өчен телдән һәм язмача аралашу темалары, актив үзләштерелергә тиешле сүзләр, грамматик минимум, сөйләм эшчәнлегенең төрләренә өйрәтүгә таләпләр төгәл билгеләнгән. Һәр сыйныф өчен гомуми сәгатьләр саны һәм билгеле бер теманы өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ахырда рус телендә сөйләшүче балаларның 5-11 нче сыйныфларда татар теленнән белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары бирелә.


5 нче сыйныф өчен (рус төркеме) татар теле һәм әдәбияттан тематик план.

Дәреслек:Хәйдәрова Р.З., Белоусова Л.Д., Хәбибуллина Э.Н.Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 5 нче сыйныфы өчен дәреслек.Казан,”Мәгариф”нәшрияты,2006.

Дәрес темасы Дәрес тибы Дата Лексика Грамматика Контроль
  “Мин өйдә булышчы” циклы.          
1-2 Кереш дәрес. Яңа уку елы котлы булсын.   ГКК-ЛГКК   Исәнләшү,саубуллашу,хәл сорашу өчен кулланылган сүзләр Фигыльнең зат-сан белән төрләнеше    
  Мәктәптә беренче сентябрь бәйрәме ДМС   Гаҗәп,табигать,искиткеч,хөрмәтле,җылы,кояшлы,быел,узган ел   Белем бәйрәме-хикәя төзү    
4-5 Л.Лерон”Хәерле иртә” шигыре ЛГКК ДМС   Сөйлим,урын җыям,сөртәм,юынам,иртәнге аш ашыйм,барам,кайтам,алам    
6-7 Боерык фигыль ГКФ ЛГКК   Җыештыра,тузан суырта,су сибә. Боерык фигыль Боерык фигыльнең барлык-юклык формасы,зат-сан белән төрләнеше
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы. ГКФ     Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы. Хикәя фигыльнең барлык-юклык формасы.
9-10 Р.Миңнуллин”Аяз кайта мәктәптән”. ЛКФ ЛГКК   Укыта,сорый,куша,әйтә,арып кайта   Шигырьне сәнгатьле уку.
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше ГКФ   Укыта,сорый,куша,әйтә,арып кайта Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше  
  Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше. ГКФ   Балык тота,җиләк җыя,су коена,ял итә. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше.  
  Б.Рәхмәт.”Белдем!Белдем!” ЛГКФ   Балык тота,җиләк җыя,су коена,ял итә. Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасында зат-сан белән төрләнеше. Шигырьне сәнгатьле уку.
  Сәгать ничә? ГКФ   Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?көндезге бердә,дәресләрдән соң, сәгать җиденче яртыда    
  Билгеле үткән заман хикәя фигыль. ГКФ     Билгеле үткән заман хикәя фигыль.  
  Мин өйдә булышчы. ЛГКФ   Чүп чыгара,тузан сөртә,кер үтүкли,идзн себерә, тузан суырта. Билгеле үткән заман хикәя фигыль. Өй хезмәте турында сөйли белү.
  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. ГКФ     Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.  
  З.Гомәрова”Үзем җыештырдым”. ЛГКФ       Шигырьне сәнгатьле уку.
19-20 “Рәсим һәм Илнур” хикәясе. ЛГКФ ЛГКК   Коймак,һәрвакыт,киенә,үзе,ипи кисә,һәркем, чәй әзерли.   Хикәянең эчтәлеген сөйләү.
21. Б.Рәхмәт иҗаты. ГКФ     Инфинитив  
22-23. Инфинитив. ГКФ ГКК   Тыйнак,ялкау, начар,мактанчык,ихтирамлы,дус.   Диалогик сөйләм төзи белү.
24. Уку күнекмәләрен контрольгә алу.          
25. М.Газизовның тормыш юлы,иҗаты. ЛГКК   Туа,тәмамлый,булып эшли,иҗат итә,ошамый,әллә,кыстыйлар,һаман,тимер,алтын,көмеш,булыша.   Язучының тормыш юлы турында сөйли белү.
26. Теләк белдерү формасы. Ашыйсы килә төзелмәсе. ГКФ        
27. М.Газизов”Ботка” шигыре. ЛГКК   Рәхим ит, табынга утыр, әйдә чәй эчәбез.Әйдә чәй эч!Боткадан җитеш. Ашыйсы килә, ашыйсы килми формалары.  
  М.Газизов”Ботка” шигыре. ДМС       Өзекне яттан сөйләү.
  “Рәсим”хикәясе. ЛГКК   Кичкеаш,мәчеуйный.онытканмын,алдаша,яхшы булышчы,    
30. Контроль язма эш          
31. “Рәсим”хикәясе. ДМС        
32. “Китапның берсе”,”Минем кебек” төзелмәләре ГКФ     Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Малайларның берсе- структурасы.  
33. В.Осеева”Уллар” хикәясе. ЛГКФ   Җитез,көчле,артына,каршысына, мәтәлчек ата, кычкырып.    
34. В.Осеева”Уллар” хикәясе. ЛГКК     Чөнки теркәгечен җөмләдә куллану. Хикәянең эчтәлеген сөйләү.
35-36. “Мин өйдә булышчы”циклын кабатлау. ЛГКК ДМС       Җәйге каникул, өй хезмәте турында сөйли белү. Эш куша белү.
             
             

Ничек эндәшсәң-шулай җавап бирерләр.

37-38. Сыйфат дәрәҗәләре. ГКФ ГКК   Эссе,яңгырлы,буранлы,йомшак җилле. Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфат дәрәҗәләрен аера белү.
39-40-41. Ә.Бикчәнтәева”Тәмле сүз”. ЛГКФ ЛГКК ДМС   Тәмле сүз,тәмле телле, ачу килде, оялды,беркөн.   Әсәрне сәнгатьле уку, хикәянең эчтәлеген сөйләү.
42. Диктант.          
43-44. “Язгы каникул” хикәясе. ЛГКФ ЛГКК   Бит,күптән, алып чык, кәшәкә таягы, бозыла, ялгыз, күңелсез. Инфинитив+ кирәк формасы. Фигыльләрнең заман формалары.  
45-46. Телефоннан сөйләшү этикеты. “Телефоннан сөйләшү” тексты. ЛКФ ЛКК   Шалтырый, шалтырата, телефон трубкасы, күрше.    
47-48. “Ничек эндәшсәң- шулай җавап бирерләр” циклын кабатлау. ДМС        

 

Бергә эшлә, бергә аша.

 

49. “Ике пирожный” хикәясе ЛГМ     Мин әнигә булышам- структурасы. Нишләргә булышасың? – соравына җавап бирү.  
50. Предметның кем өчен икәнлеген әйтергә өйрәнү. ГКФ   Зат алмашлыклары. Кем өчен – структурасын өйрәнү.  
51. Ю.Ермолаев “ Ике пирожный” хикәясе. ГКФ   Ярдәм итәргә уйладым, булышырга уйлады,булышырга чакырды, үзем өчен,синең өчен,    
52. Кереш сүзләр кулланып, үз фикереңне әйтү. ГКФ   Минемчә, минем фикеремчә,мин риза, мин риза түгел, әлбәттә, минем уйлавымча, беренчедән, икенчедән. Кереш сүзләр. Кереш сүзләр кулланып, җөмлә төзү.
53. “Ике пирожный” хикәясен үзгәртеп, яңа хикәя язу. МС       Хикәя язу.
54. “Тавык, Тычкан, Көртлек” әкияте. ЛГМ   Орлык, тегермән, ипи изә, мичкә яга, икмәк пешә, алып бара, алып кайта. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык- юклык формасы. Сүзлек диктанты.
55-56-57. “Тавык, Тычкан, Көртлек” әкияте. ЛКФ ЛГКК ДМС       әкият язу.
58-59 Эшли ала структурасы. ГКФ ГКК   Яра ала, кайта ала, кире, алдына, артына, астына. Эшли ала структурасы.  
60-61 Л.Лерон “Супемалай”. ЛГКФ ЛГКК   әллә ниләр, чишмә, су алып кайта, ишек алды көри, буш вакыт, маҗаралы. Әгәр теләсә- структурасы. Сорау формасын, киңәш бирү, кушу формаларын искә төшерү.    
  Эшләргә теләгеңне әйтә белергә өйрәнү. ГКФ     Инфинитив+телим структурасы.  
63. “Суперкыз” хикәясен язу. ДМС       Хикәя язу.
64. Г.Рәхим”Ялкау малай” ЛГКК   Көн буе, төн буе, урам себерә. Эш кушу формалары: эшлә, эшләргә кирәк.  
65-66. “Бергә эшлә, бергә аша.” циклы буенча кабатлау дәресләре. ДМС        
67. Контроль язма эш.          

Минем туган көнем.

 

68. “Туган көн- күңелле бәйрәм”. ЛГКК   Күрше,мәшәкатьләре,тиздән,туганнар, чакырам Булышырга кирәк, чакырырга телим-формалары.  
69. “Туган көн-күңелле бәйрәм” хикәясендәге сөйләм үрнәкләрен сөйләмдә куллану. ДМС   Татар халык ашлары исемнәрен искә төшерү. Саннар. Кибетнең эш сәгатьләрен әйтә белү.  
70. Туган көнгә чакыру формалары. ЛКФ   Очрады, шунда, булышыйммы, күтәрәм.    
  “Гүзәл юлда” тексты. ДМС       “Өлкәннәрне хөрмәт итү” буенча хикәя төзү.
72-73. “Гүзәл Ләйсәннәрдә” тексты. ЛГКК ДМС   Түрдән уз, яңа гына, кыста,ашап кара, тук. Табынга кыстый белү.  
74. Туган көнгә чакыру өчен сөйләм үрнәкләре. Чакыру яза белү. Үз адресыңны әйтә белү. ЛКФ   Туган көнемә чакырам    
75. Туган көн табыны. ЛГКК   Татар халык аш исемнәре.    
76. Бәйлек сүзләрнең кулланышы. ГКФ   Ян,өсте. Бәйлек сүзләрнең кулланышы.  
77-78. “Табын янында”хикәясе. Хикәядәге геройларга характеристика бирергә өйрәнү. ЛГКК ДМС   Тиз-тиз,хуҗабикә Бәйлек сүзләрнең кулланышы.  
79-80. Д.Аппакова “Рөстәм”хикәясе. ЛКФ ЛГКК   Әдәпле, кунакта,карбыз.кулын сузды,куйды,беркөн. Бәйлек сүзләрнең кулланышы. Фигыльнең үткән заман формасы. Сүзлек диктанты.
81. “Табын янында” яңа хикәя язу. ДМС       Хикәя язу.
82. Туган көн уеннары. ДМС   Тәбәнәк,биек,киң,тар.    
83-84. Р.Вәлиева”Туган көндә” хикәясе. ЛКФ ЛГКК+ДМС   Искеткеч,ризык, тәртип, иске, карт, сүзсез. Боерык фигыльнең зат барлык-юклык формасы.  
85. “Минем туган көнем” циклы буенча кабатлау дәресе. ДМС        
             

 

Яхшы уку җиңелме?

86-87. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартыклар чиратлашуы. ГКФ ГКК   Язма эш, хата, дәреслек. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартыклар чиратлашуы. Сүзлек диктанты.
88-89. “Олегның кәефе юк” хикәясе. ЛКФ ЛГКК+ДМС   Кәеф, инде, вакытында,сүзендә тора алмады, ничәле чыгар, чирек азагында, мөстәкыйль эш, рус теленнән күнегү. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Рус теленнән – формасы.    
90-91. “Яхшы уку өчен нишләргә кирәк?”әңгәмәсен әзерләнү. ГКК ЛГКК   Көн дә дәрес әзерләргә кирәк, күчермәскә кирәк. Инфинитив+ кирәк формасы.   Тема буенча сөйләшә белү.
92. Бәйлек сүзләр. ГКК   Янында,өстендә, астында, артында, кыңгырау, шаян, тик утыру, кәеф. Бәйлек сүзләр.  
93-94. Х.Шабанов”Китап” шигыре. ЛГКК ГКК   Киңәшче, ярдәмче, ертма, почмакларын бөкләмә,пычратма. Боерык фигыль. Яттан сөйләү.
95. Мин китапханәгә йөрим. ЛГКК     Бәйлек сүзләр. Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
96. “Китап- минем дустым” дигән темага сочинение язу. ЛГКК       Сочинение язу.
97. “Яхшы уку җиңелме?” темасы буенча кабатлау дәресе. ДМС        
98. Диктант.          

 

Минем дустым бар.

 

99-100. Дус нинди була?- әңгәмә. Инфинитив + кирәк структурасы. ЛКФ ГКК   Игътибарлы, гадел, ярдәчел, шәфкатьле, алдашу. Нинди?-соравына җавап бирү. Гадел булырга кирәк структурасы.  
101. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше. ГКФ     Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше.  
102. “Минем дусларым бар” темасына хикәя төзү. ЛГКК   Дуслаштык, таныштык, берүзе. Зат алмашлыкларының килешләр белән төрләнеше. Хикәя язу.
103-104. Хикәя фигыльнең билгеле киләчәк заман формасы. ГКФ ГКК     Хикәя фигыльнең билгеле киләчәк заман формасы.  
105-106. Хикәя фигыльнең билгесез киләчәк заман формасы. ГКФ ГКК     Хикәя фигыльнең билгесез киләчәк заман формасы.  
107-108. Рөхсәт сорау- кирәкле эш. ГКК   Кунакка чакырырга рөхсәт ит, сыйныфтан чыгарга ярыймы, буярга ярыймы. Инфинитив+ рөхсәт ит, Инфинитив+ ярый, Инфинитив+ мөмкин формалары. Рөхсәт сорый белү.
109-110-111. В.Осеева “Зәңгәр яфраклар” хикәясе. ЛГКФ ЛГКК ДМС   Әйтергә онытканмын, куркам, сындырырсың, саклап тотармын, капма, очлама, күп ясама. Фигыльнең заман формалары. Хикәя төзү.
112-113. Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы һәм зат-сан белән төрләнеше. ГКФ ГКК     Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы һәм зат-сан белән төрләнеше.  
114-115-116. “Куркак юлдаш” хикәясе. ЛКФ ЛГКК ДМС   Елга аркылы, урман аша, агачка менә, агачтан төшә, каршысына чыга, качкан, яткан, исни, кире киткән, батыррак. Хикәя фигыльнең билгесез үткән заман формасы һәм зат-сан белән төрләнеше. Хикәя төзү.
117-118-119. З.Әхмәров” Әләкче”. ЛКФ ЛГКК   Әләкче, әләкләшү, вату, ватык, акылга өйрәтү, тәнәфес, чишенү бүлмәсе. Инфинитив+ ярата төзелмәсе. Хикәя эчтәлеген сөйләү.
120. Ш.Галиев “Мин”шигыре. ЛГКК   Шук, үткен, тыйнак.    
121. Н. Мәдияров “Инде мактанмас”. ЛГКК   Мактана, сыбызгы, җавап бирә.    
122-123. “Иптәшең үзеңнән яхшырак булсын” темасы буенча кабатлау дәресләре. ДМС        

 

Дүрт аяклы дусларыбыз.

 

124. Дүрт аяклы дусларыбыз, аларның гадәтләре. ЛКФ   Койрыгын болгый, күзләре ут яна, томырылып чаба, минем янда бөтерелә, шатланып өрә, күзләре ялтырый, колаклары үрә тора, тәпиен бирә. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Сүзлек диктанты.
125. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнеше. ГКК     Исемнәрнең тартым белән төрләнеше. Тартымлы исемнәрнең килешләр белән төрләнеше.  
126. Дүрт аяклы дусларыбыз. Токымнары. ЛКФ   Таблицадагы сөйләм үрнәкләре.    
127-128-129. Х.Гарданов “Акыллы Карабай”. ЛГКФ ЛГКК ДМС   Хөрмәт итә, ягымлы, коерыгын болгый.    
130. Күрсәтү алмашлыклары. ГКФ   Бу, шул, теге, ул. Күрсәтү алмашлыклары, аларның килешләр белән төрләнеше.  
131-132 “Дүрт аяклы дусларыбыз” темасын кабатлау. ДМС        

 


Без спорт яратабыз.

 

133. Минем сәламәтлегем ЛКФ   Тән әгъзалары исемнәре, сызлый, теш табибы, салкын. Кеше кыяфәтен сурәтли белү. Сүзлек диктанты.
134. “Мин нинди спорт төре белән шөгыльләнәм” темасы буенча әңгәмә. ДМС   Чана шуа, кызына, хоккей уйный, йөзә, спорт түгәрәге.    
135-136. “Без спорт яратабыз” темасы буенча кабатлау дәресе. ЛГКК ДМС        

 

Туган ягым- Татарстан.

 

137. Г.Бәширов” Безнең Татарстан” хикәясе. ЛГКК   Үз флагы, төсле, җитез, яңгырый, тантаналарда, һәрвакыт, басып, җырлыйлар.    
138-139. Татарстанда яшәүче милләтләр. “Дуслар иле” тексты. ЛКФ ЛГКК   Чувашлар, үзара дус, дәүләт теле. Минем туган телем – татар теле--- структурасы.  
140. Р.Миңнуллин “Туган тел” шигыре. ЛГКК   Милләт исемнәре Русча сөйләшә-- структурасы.  
141-142. Ш.Галиев “Тәмле рәхмәт” шигыре. ЛКК ЛГКК   Җиләк-җимеш агачлары исемнәре; кош, җәнлек исемнәре.    
143. Исем ясагыч кушымчалар. ГКФ   Күрше, төзүче, көтүче. Исем ясагыч кушымчалар.  
144. Х.Гарданов “Безнең урам” шигыре. ЛГКК        
145-146. “Татарстан елгалары” тексты. ЛКФ ЛГКК   Буйлап, дип атыйлар, чакрым, кушыла, борынгы исеме. Идел елгасы- сүзтезмәсенең килешләр белән төрләнеше.  
147. Татарстан- зур республика. ЛГКК       Хикәя төзү.
148. Татарстан шәһәрләре. ЛГКК   Башкала, атаклы, горурлык. Елга буена урнашкан төзелмәсе.  
149-150. “Кем нәрсә ярата?” әкияте. ЛГКК ДМС   Бәхәсләшәләр, сөяк, азык, сыек.    
151. Кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре. ГКФ     Кебек, сыман, шикелле, төсле бәйлекләре.  
152. “Шүрәле кунак җыя” әкияте. ЛГКК   Мәҗлес, табын, ризык, умарталык.    
153. Татар милли уеннары белән таныштыру. ЛКФ   Татарча көрәш, ат чабышы, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, баганага менү. Фигыльнең үткән, хәзерге, киләчәк заман формалары.  
154. Сабантуй программасын, афишасын язарга өйрәнү. Сабантуй уеннары. ЛГКК        
155-156. “Сабантуй “ хикәясе. ЛКФ ЛГКК   Танылган, атаклы, кыр эшләре беткәч, көн җылынгач, үлән белән каплангач, ашъяулык, бүләк җыялар.    
157. М.Садри “Сабантуй” шигыре. ЛГКК       Яттан сөйләү.
158-159. “ Татарстан- туган ягым” темасын кабатлау дәресе. ЛГКК        
160. Контроль язма эш.          
161-162-163-164-165-166-167-168-169-170. Өстәмә уку өчен текстлар. ЛГКК ГКК ДМС       Уку. Сәнгатьле уку. Эчтәлек буенча план төзү. Эчтәлекне сөйләү.

 


 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2016-10-07; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 927 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Даже страх смягчается привычкой. © Неизвестно
==> читать все изречения...

977 - | 843 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.008 с.