Лекции.Орг


Поиск:




САБАН ТУЕ ЙОЛАСЫНЫҢ СИМВОЛИК МӘГЪНӘСЕ




 

Йосыпова А.,

Яр Чаллы шәһәре,

М.Вахитов исемендәге № 2 гимназия,,

Фәнни җитәкче: Нурисламова Э.Ә.

 

Һәр милләтнең үзенә хас бәйрәмнәре була. Ул халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә, формалаштырырга ярдәм итеп калмый, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыра.

Әйе, бәйрәм йолаларының байтагы безнең көнкүрештән киткән. Сабантуй дип аталган бәйрәм хәзер дә бар барын, ләкин ул традицион бәйрәмнәр мирасыбызның бер кыйпылчыгы гына, аның төп кагыйдә-йолалары, үрнәк-өлгеләре күп яктан бозылган инде. Борынгыдан килгән йолаларыбыз, бәйрәмнәребез халкыбыз хәтерендә тел һәм рухи байлык чыганагы буларак саклана. Ул хәзинәнең күпчелек өлеше инде замана үзгәрешләренә дучар булды, үткәрелү вакытын, формасын үзгәртте. Бу–ялгышлык. Һәр бәйрәм асылы ниндидер максатны күздә тоткан ритуалга кайтып кала һәм аның тамырларын тарих чоңгылларыннан эзләргә кирәк.

Сабан туе темасы – галәмнең үзе кебек үк очсыз-кырыйсыз тема ул. Биредә без түбәндәге максатларны күз алдында тоттык: 1.Сабан туе йоласының символик мәгънәсен ачу; 2.Бүгенге көндә сакланып калган сабантуй бәйрәмендә тарихтан сакланып калган традицияләрне тикшерү.

Күңелләргә дәрт-дәрман биргән сөекле йолабыз турында әдәбият галиме Марсель Бакиров: «Ул сабан аенда (хәзерге май аенда) үткәрелеп килгән,

һәм аның соңгы көне басуда беренче буразна яру йоласы белән тәмамлана торган булган», - дип яза. «Сабан» һәм «туй» сүзләре бик борынгы төрки чыгышлы. Әйтик, М. Кашгари сүзлегендә «сабан» сүзе «җир эшкәртү коралына җигелгән бер пар үгез җигеме» һәм «сөрү» мәгънәләрен белдерә.Татар теленен аңлатмалы сүзлеге әлеге кәлимәне яз белән бәйли: мәсәлән, сабан бодае (язгы бодай), саба җиле, сабан тургае, сабан нуры (язгы кояшның беренче нуры). Алай булгач, "сабан" әүвәл эш коралын түгел, ә бәлки, яз мәгънәсен белдерәдер? Бәйрәмнең бик борынгы төсмерләрен Бакый Урманче ачып сала: "Сабан туе -табигать уянуына үзенчәлекле гимн hәм аны бәйрәм итү барыннан да элек йолаларга һәм корбан китерүләргә, Тәңрегә келә кылуга барып тоташа". Нурихан Фәттах аны җепләп, кайчандыр - борынгы заманнарда - Җир-Ананы иртә язда кияүгә биргәннәр һәм күмәк рәвештә туй үткәргәннәр, дигән фаразны алга сөрә.

Әлбәттә, Җир-Ананы кияүгә бирү бары тик ирләр токымы - Күкнең җирдәге чагылышы - башкарырлык йола, шуңа күрә Сабан туенда алар гына катнашкан. Хатын-кызлар төп тамашадан билгеле ераклыкта торган (бу хакта Карл Фукс та яза). Алар, рухы белән Җиргә якынрак булып, Җир-Ана өчен куанып, бирнә әзерләгән. Әнә ул Җир-Ананың чәчәкле-чуклы бирнәсе, хатын-кызның йолага керткән өлеше – колга башында тирбәлә! Күк гөмбәзедәй түгәрәк мәйдан уртасына урнаштырылган. Янәшәдә генә - күккә кадалган багана. Бусы – янә ирлек башлангычы, гәүдәләнелеше. Ә багана очындагы әтәч – якты кояш! Үткәрү урыны да Калку итеп сайлана: тау түбәләре Тәңре белән бәйле, алар аңа якынрак та.

Йоланың иң тылсымлы, тетрәндергеч мизгеле азакта була: ирлек гайрәтен гәүдәлендергән сабан күпереп ачылган җир куенына батырыла һәм беренче буразна ярылып китә (мондый йолалар барлык халык бәйрәмнәрендә диярлек очрый). Мондый сихри кавышу мизгелләрен күзәткән, Җир-Ананы уятуда, кияүгә бирүдә катнашкан кешеләр нинди көчле тәэсир-кичерешләр алган булырга тиеш! Үз җирең белән кардәш булу, аңарда «тамырлану» хисе – гаҗәеп хистер ул. Без аңлаудан гаҗиз дәрәҗәдә тирән, татлы ләззәттер ул! Ш

Йола-туйның азагында яңгыр яуса, туй бигрәк тә уңышлы үткән дип саналган. Димәк, Күк "изге никах"ны кабул иткән: терлекче-чабаннарга мул терлек азыгы, игенчеләргә яхшы уңыш тудыра башлаган.

Яңгырга үткән елгы Сабан туеннан соң кияүгә чыккан яшь киленнәр дә куанган, димәк, аларның чүпләмле сөлгеләре илаһият күңеленә хуш килгән. Чигү өстенә иелеп үткәргән сәгатьләрен – тиңдәшсез сабырлык белән таза-лык, балалар сорап ялварган келәүләрен – Тәңре кабул кылган.

Язучы Нурихан Фәттах бик хаклы рәвештә юнаннарның Олимпия уеннары Сабан туена бик охшаш дигән фикергә килгән. Бу борынгы мәҗүси йолаларның икесе дә төп эчтәлеге, үзәк темалары белән батырлык, тизлек, чыдамлык тәрбияләүгә, бер сүз белән әйткәндә, нәсел-ыруны яңартуга, аның көчен арттыруга юнәлгән, гомумкешелек кыйммәтләрен колачлаган, гадел хөкем итү, кунакчыллык һәм тынычлык хозурында үткән. Сабан туендагы спорт уеннарына охшаш уеннар борынгы грекларда да булган. ““Илиада” дастанында Патрокл үлгәннән соң оештырылган спорт ярышлары сабан туе уеннарын хәтерләтә, -дип яза Н.Фәттах.[Н.Фәттах “Сайланма әсәрләр 5 том” 176 бит].

Олимпия уеннары

Сабантуй уеннары

Элладаның төрле шәһәрләреннән халыкны бәйрәмгә чакырганнар

Тирә-як төбәкләрдән халык җыелган

Бары ирләр генә катнаша алган

Бары ирләр генә катнаша алган

Ярышларда ирекле греклар: байлар да, ярлылар да катнаша алган

Байлар да, ярлылар да катнаша алга

Озын аралы дистанциядә йөгерү

Озын аралы дистанциядә йөгерү

Йодрык сугышы

Атлар чабышы

Атлар чабышы

Көрәш

Көрәш

Милон исемле көрәшче көндә бозауны үз җилкәсенә салып шөгыльләнә торгач, бозау үгез булганчыга кадәр үскән

Батыр җилкәсенә тәкә салганнар

Троя сугышлары чорында грекларның да, төркиләрнең дә кайбер гореф-гадәтләре уртак булырга мөмкин. Дөресрәге, ахейлар үзләренең элгәреләре-Крит цивилизациясе кешеләренең кайбер гадәтләрен һәм йолаларын үзләштергән булырга мөмкиннәр. Мәсәлән, күмүдән соң ахейлар ат чаптыралар, көрәшәләр, йөгерешәләр. Монда шулай ук ук ату, сөңге ыргыту, йодрык сугышлары да була. Корал белән сугышу, ук ату сабан туе ярышларында күптән инде онытылган, ат чаптыру, йөгерү әле дә саклана. Татар әкиятләрендә батырлар төз атуда ярышалар. Революциягә кадәрге Казанда, Кабан күлендә, кыш көннәрендә татарлар белән руслар арасында йодрык сугышлары булган.

Н.Фәттах сабан сүзенең килеп чыгышын Шумердагы Нисаба дигән алиһә исеменә бәйләп аңлата. Нисабаның беренче иҗеген шумер телендәге “алиһә” мәгънәсендәге Нин сүзенең кыскарган варианты. Калды саба өлеше. Нисабаның ашлык (башак, бөртек), язу-сызу, сан, фән, архитектура һәм астрономия алиһәсе булуы бүгенге татар телендә тулысынча чагылыш таба. Үсемлеккә (әйтик, бодайга, арпага) кагылышлы сабакны да, уку-язуга, белем алуга кагылышлы сабак сүзенең килеп чыгышы Нисаба исеменнән алынгандыр дип, фаразлый галим.

Кеше акылы иңләп җиткермәслек тирән мәгънәле йола бит ул безнең газиз Сабан туебыз! Иң беренче милли горурлыгыбыз, ата-бабадан мирас булып калган тиңдәшсез байлыгыбыз! Көрәш алдыннан батырлар билгә ак сөлге сала. Ак сөлге - пакь намус, гадел алыш билгесе. Ак сөлге салдыңмы, хәрәмләшүне оныт син! Шундый гадел көрәштә җиңгән батыр гына иң изге бүләккә - күк тәкәгә лаек. Ул, борынгы төркиләрнең ханы кебек, бүләккә бирелгән тәкәне иңнәренә күтәрә, дәртле Май-Иулардан көч алып, мәйдан тирәли әйләнә. Михаил Худяков язганча, тантананың бу өлеше римлеләрнең яңа императорны калканнарга күтәреп, мәйдан әйләндерү йоласын хәтерләтә. Батырга моңардан да зур хөрмәт күрсәтү мөмкин түгел. Һичнинди машина, суыткычлар мондый буләкне алыштыра алмый. Тәкә - Кояш символы! Җир улы, Кояшны күтәреп йөрткән Тәңре кебек үк, аны иңнәренә салып, мәйдан әйләнә...

Моны күреп илһамланган чичәннәр батырны милли каһарман дәрәҗәсенә күтәреп, җырлар чыгарган, риваятьләр сөйләгән.

Сабантуй-шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе, шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Эш шунда бәйрәмдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша, катнашу тәртибен гадәт, традиция рәвешендә исендә калдыра, үзенәсеңдерә. Шулай итеп кеше үзе дә сизмәстән, үзара аралашу, үз-үзен тоту кагыйдәләренә өйрәнә. Билгеле бер йолалар системасы оешкан җәмгыять кенә тотрыклы була ала һәм башка нормаларны тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә.

 

Әдәбият

 

1. Баязитова Ф.С. “Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары”-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1995.

2. Саубанова С. “Бәйрәмнәр, туйлар өчен”-Казан: ”Раннур” китап нәшрияты, 1999.

3.Уразман Р. “Татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре”-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1992

4. Фәттах Н.С. “Сайланма әсәрләр биш томда 5том”-Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2002.

 

ТУГАН ТЕЛНЕ АВЫЛ САКЛЫЙ

Низамов Д.,

Азнакай шәһәре,

№ 9 урта гомумбелем бирү мәктәбе.

Фәнни җитәкче: Низамова Р.Р.

 

Тукаебыз заманында телебезне хөрмәтләп-сөеп,

«И туган тел, и матур тел,

Әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем

Син туган тел аркылы», – дип язган иде...

Туган тел халыкның тарихын, рухын, ерак гасырлардан буыннан-буынга күчеп килүче гореф-гадәтләрне чагылдыра. Ул – җитди һәм сакчыл мөнәсәбәткә лаек, һәрьяклап сакланырга һәм үсәргә тиешле зур хәзинә. Сабый чактан алып өлкән яшькә кадәр туган телгә мәхәббәт, аның аһәңе белән хозурлану, мәдәният җәүһәрләренең кадерен белү мөһим.

Тел – бер милләт вәкилләрен берләштерә торган, бербөтен итә торган ышанычлы корал ул. Газиз әниләребезнең бишек җыры яңгыраган, дөньяга иң беренче аваз салган һәм аны танып белергә өйрәткән тел – ул туган тел!

Кызганычка каршы, без туган тел, сүз кадере беткән заманда яшибез.

Иң зур фаҗига шунда – татар үз баласын татарча укытырга теләми. Ата-аналар үзләре балаларын җитәкләп, урыс мәктәпләренә илтеп бирәләр, татар класслары ачтыруга каршы киләләр, мөмкинлекләр була торып та, балаларын татарча укытырга теләмиләр.Татарстандагы татар авылларында тоташ урысча укытуга күчү – бу инде милләтнең юкка чыгуы белән ризалашу, шуңа ярдәм итү, дигән сүз.

Узенен бер чыгышында Туфан Миңнуллин:"Без татар телен саклап калу турында шулкадәр күп сөйлибез: инде бу еллар эчендә сарык та татарча сөйләшә башлар иде. Ләкин татарлар акрын кыймылдый", - диде.

Әйе, Туфан абый белән килешми мөмкин тугел.Гасырлар буена камилләшкән, әмма бер бөек милләт булдыру чорында кысрыклап чыгарылган татар телендә, югыйсә, мәхәббәт тә, нәфрәт тә белдерергә, фәннәрне дә укытырга мөмкин.

Татарстанда туган телебезне авыллар саклап килә. Шәһәрләрдә исә татар теле югала бара. Монысын һич аңлый алмыйм. Ана телеңне югалту – денеңне, динеңне, үткәнне, киләчәкне югалту шикелле бит ул.

Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф- гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа безнең халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та: «Ана теленең нигезе гаиләдән башлана. Гаиләдә үзара туган телдә сөйләшүгә, ана теленә карата ихтирам хисе уятуга зур әһәмият бирергә кирәк. Бүгенге заманда телгә кагылышлы нинди генә законнар чыкса да, иң отышлысы- шәхси үрнәк! Минемчә, тел тәрбиясендә ул- нигез ташы. Туган телгә өйрәтүдә әни кешенең үзенә аерым җаваплы урыны барлыгын искәртеп үтү дә зарур. «Тел- ананың балага иң зур бүләге», диде.

Безнең милләт кайсы чорда сынды соң, кайсы чорда шулай үзенең ана теленә карата суынды, аннан бизде? Югыйсә, безнең әби-бабаларыбыз татар теле яшәсен, ислам дине булсын, халкыбыз милләт булып исән калсын өчен гасырлар буе көрәшкәннәр, сугышканнар, кан койганнар бит... Инде шулар барысы да булды дигәндә, кемнәр шулай ваемсыз рәвештә милләт язмышын, татар телен тагы тарих пычагы астына сала? Үз теләге белән сала! Милләт тормышында моннан да зур җинаятьнең булуы мөмкинме?

Ни өчен без, XXI гасыр балалары, татар булуыбыздан кыенсынабыз? Нигә арабызга берәр рус кешесе килеп кушылса, татарча сөйләшергә оялабыз? Оялу тугел, горурлану булырга тиеш бит, ләбаса!

Мин узем- татар баласы. Үз телемне ихтирам итәм, туган телем - татар телем белән горурланам.Мин белем ала торган Азнакай шәһәренең №9 урта гомумбелем бирү мәктәбе ачылганга әле нибары 4 ел гына. Мәктәбебезне республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев ачты. Ачу тантанасында ул болай диде: “Татарстан татар халкына таянган шикелле, милләтебез дә республикабызга өмет баглый. Асылда, бу безнең ныклы һәм иң ышанычлы - нигез ташыбыз. Безнең тарихыбыз искиткеч бай, мондый тарих белән теләсә нинди милләт горурланыр иде. Һәм без горурланабыз да”.

Безнең мәктәптә уздырылган ана теле атналыкларында, класстан тыш бәйрәмнәрдә,татар теле укытучыларыбыз Рүзилә апа Низамова, Флера апа Хәйретдинова үткәргән иҗади кичәләрдән мин шуны аңладым: туган тел һәр бала өчен иң кадерле, иң изге нәрсә ул. Һәр гаиләдә туган тел, халкымның гореф-гадәтләре сакланырга тиеш. Шулай булса гына безнең татар телебез сакланып калыр. Ә инде мәктәбебездә укучыларны ана теленә, тарихына, гореф-гадәтләренә, йололарына өйрәтү максатыннан төрле чаралар үткәрелә: “Нәүрүз” бәйрәме, күренекле шәхесләр, шул исәптән якташларыбызның юбилейлары уңаеннан әдәбият-сәнгать көннәре оештыру күркәм гадәтка әйләнде. Мәктәбебезнең татар теле укытучысы Рүзилә Рәис кызы җитәкчелегендә нәшер ителүче “ Шәкерт”газетасында укучыларның иҗади эшләре урын ала. Үз исемеңне, эшеңне газета битендә күрү, шатлык, горурлык хисе тудыра, әлбәттә, һәм бу киләчәк уңышларга этәргеч бирә.

Мәктәптә бүгенге көндә 242 бала белем ала. 242 баланың 236 сы- татарлар. 1класстан алып 11 класска кадәр барлык классларда да ана теле укытыла. Ә бу уку елында татар классы да ачылды. Мин туган телемне урыс теле белән бертигез үсүен телим. Чөнки минем туган телемнең гасырлар буе килгән тарихы бар, ул безнең әби-бабаларыбызның теле, Тукай теле, татарны дөньяга таныткан герой-шагыйрь Җәлил теле.

Төрмәләргә дә яптылар

Җәлил белән бергә сине,

Ассалар да, киссәләр дә

Үлмәдең син, калдың тере.

“ЮНЕСКО мәгълүматы буенча, татар теле дөньяның иң еш кулланыла торган 14 теле исәбенә керә. Хәзерге вакытта, глобальләшү заманында, ел саен берничә тел җир йөзеннән югалып барганда, татар теленең киләчәгенә дә куркыныч яный. Биредә шуны аңларга кирәк, тел — халкыбызның гасырлар буе туплаган тәҗрибәсен чагылдыручы тиңсез хәзинә, халыкның акылы, рухы, милли үзенчәлеге, ата-бабаларыбыз мирасы. Безнең үз телебезне бозарга, кимсетергә, югалтырга хакыбыз юк. Ана телебезне сакламасак, без нинди генә кыенлыкларга карамастан, телебезне саклаган, камилләштергән һәм буыннан-буынга тапшырып калдырган ата-бабаларыбыз каршында гөнаһлы булып, зур гаеп кылабыз дигән сүз.”[ Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, «Таян Аллага» конкурсының оештыру комитеты рәисе. ]

Киләчәктә мин татар телен үстерү өчен күбрәк татар мәктәпләрен ачар идем, телевидениедә тагын берничә татар каналын булдырыр идем, ешрак татар дискотекалары оештырыр идем. Кулга-кул тотынышып кына татарлыгыбызны саклап кала алырбыз. Газиз туган телебез– татар телен кадерлик, яклыйк, саклыйк, чарлыйк, сөеп үстерик. Туган теле барның – милли юлы бар, милли йөзе бар, шәхес буларак үзе бар, кеше буларак абруе, кадер- бәясе, хөрмәте бар.

Фәнис абый Яруллин да бит:«Тел- халык күңеленең кыңгыравы. Ә кыңгырау кагылмасаң чыңламый»,- дип язган. Әйдәгез әле әнә шул кыңгырауны ешрак чыңлатыйк.

Туган тел ул.Бездән соң да

Яшәр өчен туган тел

Бүгенгедән киләчәккә

Дәшәр өчен туган тел.

Әдәбият

 

1. Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шаймиевның Бөтендөнья татар конгрессының IV корылтаенда чыгышы.

2. 2010 елның 27 февралендә Татарстан мөселманнарының Дүртенче корылтаенда Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб чыгышы.

3. 2006 елның 18 декабрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мәгариф" илкүләм проектын гамәлгә ашыру шартларында татар телен һәм әдәбиятын укытуга заман таләпләре" дип аталган форумы материалы.

4. Лотфуллин М.Телне саклап калу-халыкны саклау ул.-Казан: Мәгариф,1998-№9.-78-79.

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 827 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Вы никогда не пересечете океан, если не наберетесь мужества потерять берег из виду. © Христофор Колумб
==> читать все изречения...

1292 - | 1214 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.011 с.