Аллаһ тәгалә Үзенең Китабы - Коръән-Кәримдә ширек кылучы, Аллаһ белән беррәттән башка нәрсәләргә табынучы, гыйбадәт кылучы кешенең нинди зур җинаять эшләгәнен әйтә:
«Хакыйкатьтә, кем Аллаһыга карата ширек кылса, аны Аллаһ җәннәттән мәхрүм итә, һәм аның сыеныр урыны - Ут! Һәм залимнәргә ярдәм итүчеләр юктыр!». «әл-Маидә» сүрәсе, 5:72.
Аллаһ тәгалә шулай ук әйтә: «Чынлыкта, Аллаһ Үзенә тиңдәш тотуны ярлыкамый, әмма аннан башка яки аннан кече гөнаһларны теләгәненә ярлыклар. Аллаһыга тиңдәш тотучы олы адашу белән адашкандыр!».
Аллаһ хәбәр бирде: әгәр дә кеше тәүбә итмәсә, Ул ширекне гафу итмәячәк,
ә башка гөнаһларны исә, аларны кылган кеше тәүбә итмәсә дә, Ул, кемгә тели, шуңа гафу итәчәк.
Ширек Аллаһ бәндәләре өчен зур куркыныч булып тора. Шуңа күрә Аллаһ тәгалә аны бөек гаделсезлек, золым дип атый: «Чынлыкта, ширек — бөек золым (гаделсезлек)».Сура 31 «Люкмaн», аят 13.
Кем Аллаһыга ширек ката, тиңдәшләр китерә икән, ул үзенең җанына карата гаделсезлек кыла, аны упкынга этәрә. Ә ихлас мөэминнәр турында Аллаһ әйтә:
«Иман китереп инанып, шуннан иманнарын золым [ягъни ширек] белән капламаучылар, аларга - иминлек! Һәм алар туры юлдан баручылар». «Әл-Әнгам» сүрәсе, 6:82.
Аллаһыга ширек китерүченең эш-гамәлләре, яхшылыклары файдасыз булачак, юкка чыгачак. Аллаһ тәгалә аның гамәлләрен кабул итмәячәк, ул мәҗбүри гыйбадәт булсынмы, яки өстәмә гыйбадәт. Ул әйтә: «Әгәр дә Аңа карата ширек кылсалар, аларның кылган гамәлләре юкка чыгар иде!». «Әл-Әнгам» сүрәсе, 6:88.
Аллаһ тәгалә хәттә Үзенең Рәсүленә, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, әйтә: «Сиңа һәм синнән элек булганнарга вәхи ителде: Әгәр син Аллаһыга тиңдәш тотсаң (ширек кылсаң), синең эшләрең һичшиксез юкка чыгар, һәм син, әлбәттә, зарар күрүчеләрдән булырсың». «Әз-Зүмәр» сүрәсе, 39:65.
Чиста тәүхид, бериләһелекне урнаштыру, кешеләрне түбәнсетүче коллыктан чыгарып, аларга Бер Аллаһының гына коллары булуда ярдәм итү өчен, Ул аларга Үзенең хәерле хәбәр китерүче һәм кисәтүче, үгетләүче пәйгамбәрләрен җибәрә. Аллаһ тәгалә әйтә: «Һәм Без һәр өммәткә рәсүл җибәрдек: «Аллаһыга гынагыйбадәт кылыгыз Һәм тагуттан читләшегез»!”».«Ән-Нәхел» сүрәсе, 16:36.
Аллаһының һәрбер рәсүле үзенең пәйгамбәрлеген кешеләрне бер Аллаһыга гына гыйбадәт кылуга чакырудан башлаган.
Нух (галәйһиссәләм) үзенең халкына әйткән: «Ий, кавемем! Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, сезгә Аннан башка иләһ юк. Мин сезнең өчен бөек Көннең газабыннан куркам». «Әл-Әгъраф» сүрәсе, 7:59.
Һуд (галәйһиссәләм) дә үзенең халкына әйткән: «Ий, кавемем! Аллаһыга гына гыйбадәт кылыгыз, сезнең өчен Аннан башка иләһ юк. Сез тәкъва булмассызмыни?». «Әл-Әгъраф» сүрәсе, 7:65.
Үзенең соңгы Рәсүленә, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, Аллаһ тәгалә шулай ук боера:
«Әйт: “Килегез, мин Раббыгыз сезгә нәрсәне хәрам кылганын укыймын: Аңа һичбер нәрсәне тиңдәш тотмагыз..». «Әл-Әнгам» сүрәсе, 6:151.
Мөхәммәд пәйгамбәр, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, кешеләр арасына чыгып: «Әйтегез: "Аллаһыдан башка гыйбадәткә лаеклы һичбер нәрсә юк", һәм сез уңышка ирешерсез!»- дип йөрегән. Ә аның кәфер булучы абыйсы Әбү Ләһәб аның артыннан аңа ташлар атып һәм хурлап барган.
Сау йөрәк иясе золымлыкны гаепли һәм аңа карата нәфрәт хис итә. Һәм ул залимнәргә дошманнарына караган рәвештә карый һәм аларны җинаятьләре өчен яратмый. Ә иң олы золым һәм гаделсезлек — ул Аллаһ тәгаләгә тиңдәшлек китерү, һәм Аллаһыга ширек кылучы тагы да катырак нәфрәткә лаек, чөнки ул Аллаһ турында начар уйлый һәм үзенең гыйбадәтен Аллаһыдан башка нәрсәгә юнәлдерә.
Габдуллаһ ибне Мәс'уд сөйләгән: ул бервакыт Мөхәммәд пәйгабәрдән, салләллаһу 'аләйһи үә сәлләм, сораган: «Гөнаһларның кайсысы иң олы булып тора?» Аллаһының Рәсүле, Аллаһының аңа сәләм һәм салаватлары булсын, әйткән: «Алла һ Тәгалә сине барлыкка китереп тә, син Аңа карата тиңдәшлек китерсәң !». әл-Бухари; Мөслим.
Шулай итеп, ширектән саклану һәм Аллаһыга тиңдәшлек, ширек китерүчеләрдән ерагаю, ваз кичү — иң мөһим бурчыларның берсе. Шуңа күрә Ибраһим галәйһиссәләм мөшрикләрдән һәм алар Аллаһыдан башка табынган нәрсәләреннән ваз кичүен белдерә: «Ул: “Сез нәрсәгә табынганыгызны күрәсезме соң? - диде. - Үзегез дә һәм борынгы аталарыгыз да? Галәмнәрнең Рабсыннан башка, алар миңа дошман бит. ”». «Шагыйрьләр» сүрәсе, 26:75-77.
Ә «әл-Әнгам» сүрәсендә әйтелә: «Ий каумем! Әлбәттә, сез Аллаһуга тиңдәш иткән нәрсәләрнең һәммәсеннән дә мин бизүчемен». «Әл-Әнгам» сүрәсе, 6:78.
Бу Ибраһим галәйһиссәләм дине, аның турында Аллаһ тәгалә әйтә: «Үз-үзен башсызлыкка этәрүчедән башка кем соң инде Ибраһимның милләтеннән (диненнән) йөзен чөерергә тырышыр икән?». «Әл-Бәкара» сүрәсе, 2:130.
Һәм Раббыбыз кешеләрне әлеге диннән барырга өнди: «Ибраһим да, һәм аның белән бергә булучылар да сезнең өчен яхшы үрнәк булдылар. Менә алар үз кавеменә әйттеләр: “Безнең сезгә һәм Аллаһыдан башка гыйбадәт кылган нәрсәгезгә катнашыбыз юк! Сезнең белән безнең арада дошманлык һәм күралмау, сез бер Аллаһка иман китермәсәгез, мәңге калыр! ”».«Әл-Мумтәханә» сүрәсе, 60:4.