А 1. [ө] авазы...
1) урта күтәрелешле, иренләшмәгән кыска алгы рәт сузыгы
2) урта күтәрелешле, иренләшкән, кыска алгы рәт сузыгы
3) югары күтәрелешле, иренләшмәгән кыска алгы рәт сузыгы
4) түбән күтәрелешле, иренләшкән, арткы рәт сузыгы
o Җавапны кыскача бирүне таләп итүче биремнәр текстны мәгънәви, композицион, типологик, стиль, тел ягыннан анализлый белүне тикшерү өчен тәкъдим ителә, чөнки эшләү өчен аерым яки сүзтезмә, яки җөмлә кебек берәмлекләр генә түгел, тулы текст алына. Сорауга җавапны бер сүз (мәсәлән: фигыль) яки сүзтезмә (мәсәлән: гади җөмлә) формасында язарга, яки эзлекле рәвештә саннар белән (мәсәлән: 3, 5, 7) күрсәтергә кирәк. Укучы текстан җавабына туры килә торган тиешле терминны исенә төшерергә, сүзне яки конструкцияне табарга тиеш. Мисал өчен:
Текст.
(1) Бер башлангач, гомер ага да ага икән ул.
(2) Гомер агышын туктатыр бер генә көч-кодрәт тә юк бу дөньяда. (3) Гомер, сыналып килеп, мәңгегә сынар өчен, бер бирелә.
(4) Җәйне көзнең сары яфраклары каплый, көзне – кышның ак карлары, кышны – язгы сулар, ташулар. (5) Адәм баласы менә шулай дүрт фасыл эчендә бәргәләнә. (6) Аның өчен Бишенче Фасыл юк. (7) Бу фасыл, бәлки, мәңгелек булыр иде. (8) Бишенче Фасыл – Үлем.
Сораулары.
В 1 – В 4 нче биремнәргә җавапны сүзләр белән языгыз.
В 1. Дүртенче җөмләдән төшем килешендәге исемнәрне язып алыгыз.
В 2. 1-3 нче җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне язып алыгыз.
В 3. 3 нче җөмләдә бер һәм бирелә сүзләре арасында урнашкан мөнәсәбәтне билгеләгез.
В 4. 4 нче җөмләдән сыйфатларны табып язып алыгыз.
В 5 – В 8 нче биремнәргә җавапны цифрлар белән языгыз.
В 5. 6-8 нче җөмләләр арасыннан кереш сүзе булган җөмләне табыгыз, номерын күрсәтегез.
В 6. 3-5 нче җөмләләр арасыннан тезүле бәйләнеш булган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.
В 7. Хәбәрләре хәбәрлек сүз белән бирелгән җөмләләрне табып, номерын күрсәтегез.
В 8. Хәбәре исем белән белдерелгән җөмләне табып, номерын күрсәтегез.
Аваплары.
Бирем номеры | җавап |
В1 | җәйне, көзне, кышны |
В2 | туктатыр |
В3 | ачыклаулы |
В4 | сары, ак, язгы |
В5 | |
В6 | |
В7 | 2, 6 |
В8 |
o Тулы (тәфсилле) җавап бирүне таләп итүче бирем, тәкъдим ителгән башлангыч текстка нигезләнеп, 150 сүздән дә ким булмаган үз текстыңны язуны сорый. Бу төр бирем укучының язма телен тикшерү өчен тәкъдим ителә һәм ул түбәндәге сорауларга җавап бирергә тиеш:
— укучыда текстны аңлап уку күнекмәләре бармы, ул тексттагы сүзләр һәм сүзтезмәләрне, сүзтезмәдәге сүзләр арасындагы мәгънә мөнәсәбәтен, җөмләләрнең мәгънәсен аңлаганмы; автор текстында күтәрелгән теманы, ачыкланырга тиешле проблеманы, төп фикерне төшенгәнме, автор текстының тел үзенчәлекләрен сиземли алганмы?
— тәкъдим ителгән текстка нигезләнеп үзенең язма текстын төзи алганмы?
— үз фикерен төпле дәлилләр китереп яклый белгәнме?
— үз фикерен язма рәвештә, төгәл, эзлекле ачык әйтә белгәнме?
— язмасы грамоталы итеп, ягъни орфографик, пунктуацион, стилистик хаталарсыз, сөйләм нормаларына (имтихан өчен эшен бәяләү критерияләренә) туры китерелеп башкарылганмы?
Башлангыч текст.
Дөньяда һәр нәрсәнең чиге дә, чамасы да бар. Эчә торган төче су планетадагы бар суларның нибары ике генә процентын тәшкил итә. Калган туксан сигез проценты эчәргә яраклы түгел. Шуның өстенә, ул ике процент һич тә артмый, бәлки, тотылган саен кими генә бара...
Ярый ла, безнең якларда хәзергә эчәр суның запасы күп. Шул сәбәпле әле хәзергә су кытлыгы көтелми. Әмма кайбер җирләрдә суны хәзер үк инде самолетта ташып, җан башыннан бүләләр. Кайбер зур шәһәрләрдә гап-гади суны стаканлап сатуларын да онытмыйк.
Бу хәлләр безне дә сагайтырга, табигатьнең бу кадерле бүләгенә игътибарлы булуны искәртергә тиешле. Чишмәләре кибеп, сусыз калган авыллар бездә дә юк түгел. Галимнәр тикмәгә генә хәзер үк җир астыннан эчәр суның тагын да баерак хәзинәсен эзләмиләр.
Ни сәбәпле корый чишмәләр? Чишмә чыга торган урман яки агачлык киселеп бетә дә чишмәнең чыганагы киемен салдырып алган кеше шикелле ялангачланып кала. Ул урынны терлек-туар таптый, ул чүпләнә, пычрана. Шуннан сон чишмәнең корымый хәле калмый. Чишмә артыннан, акрынлап, аны суы белән туклана торган инеш тә кибә. Ул арада, дым булмагач, чишмә һәм иенш буенда куаклар, үләннәр, болыннар да корый, бу тирәгә кош-корт та оя ясамый башлый. Шулай итеп, кошлар сайрап торган гаҗәеп матур бер табигать почмагы тиз арада җансыз, күңелсез, ташландык бер чокыр-чакырга әверелә.
Мондый күңелсез хәлне булдырмаска мөмкин бит.
Яшел яфраклар шаулап, болыннар, чирәмлекләр хуш ис бөркеп, чишмәләр чылтырап аккан ямьле урында яшәү нинди зур бәхет, нинди шатлык! Шуның өстенә, сәламәтлеккә дә нинди файдалы.
Әгәр телисез икән, сез бу бәхеткә ирешә аласыз. Чишмә һәм коеларны һәрвакыт кайгыртып, кирәк урыннарда җимеш агачлары яки куаклар, агачлар һәм чәчәкләр утыртып, туып-үскән якларыгызның табигатен тагын да баета, тагын да матурлый аласыз. (Г.Бәшировтан. 220 сүз)
Укучының башлангыч текстка нигезләнеп төзегән язмасы.
Г. Бәширов: «Дөньяда һәр нәрсәнең чиге дә, чамасы да бар», — дип башлый фикерен. Әйе, чиге-чамасы гына түгел, һәр нәрсәнең үз урыны да бар. Автор төче суның — яшәү чыганагының кимүе нәтиҗәсендә, үләннәр, агачлар, кошларның азаюы, табигатьнең «ташландык бер чокырга әверелүе» турында яза. Табигатьтә кеше һәм әйләнә-тирә бер бөтен. Аларны аерып булмый. Бөтенлекнең бер кырые гына яки бер чылбыр боҗрасы өзелү дә, табигатьтә экологик катастрофага китерә. Язучы:«Мондый күңелсез хәлне булдырмаска мөмкин бит», — ди. Минем фикеремчә дә, бу хаталарны соңыннан төзәтү авыр, хаталарны булдырмау җиңелерәк, хәерлерәк.
Индонезиядә булган цунами — кешеләрнең табигатькә салган зыянына җавап.
Әлмәт кешеләренең, Казан больницаларын тутырып, яман шештән дәваланып ятулары бик аянычлы. Табигать кеше хаталарын гафу итми. Ничәмә еллар буена нефтьчеләр сан ягыннан, ягъни тизрәк һәм күбрәк тонна нефть табу артыннан куды. «Аналарның күз яше» (төрек мәкаленнән) булган чишмәләрнең суы корыды, нефть аккан елгаларда балыклар бетте, су тозланды.
Бәхеткә каршы, үткән гасырның 90 нчы елларында табигатьне төзекләндерү, экологияне савыктыру эше җанланды. Йөзләгән чишмәләр күзләрен ачты: тирә-яклары чистарылды, сулары тәмләнде.
Табигатьне баетуга мәктәп укучылары да тартылды. Чүп оясына әверелгән чокырлар ял итү зонасына әверелде. «Табигатьнең кадерле бүләге» бүгенге көндә шатлык китерә.
Һәр кеше киләчәк буынга нәрсә калуы турында да уйланырга тиеш. Киләчәк буынның бәхете бүгенгеләр кулында: сәламәт кеше генә сәламәт буын тәрбияли, сәламәт нәсел калдыра ала.