Лекции.Орг


Поиск:




Категории:

Астрономия
Биология
География
Другие языки
Интернет
Информатика
История
Культура
Литература
Логика
Математика
Медицина
Механика
Охрана труда
Педагогика
Политика
Право
Психология
Религия
Риторика
Социология
Спорт
Строительство
Технология
Транспорт
Физика
Философия
Финансы
Химия
Экология
Экономика
Электроника

 

 

 

 


А28. Җөмләдә тыныш билгесе куюның дөрес аңлатмасын күрсәтергә.

А3. Синонимик рәтне табыгыз.

1. Гомер, тормыш, яшәү, тере булу, мәгыйшәт.

2. Гомер, тормыш итү, тереклек, хәят, яши белү.

3. Гомер, тормыш, яшәеш, хәят, тереклек, мәгыйшәт.

А4. Килгәләгез фигыле нинди юнәлештә?

1. Төп

2. Төшем

А5. Йөз алтмыш өч...

1. Тамыр сан

2. Кушма сан

3. Тезмә сан

4. Парлы сан

А6. Мин йокларга телим!

1. Җыйнак җөмлә

2. Җәенке җөмлә

А7. Ничә көннән бирле сине күргәнем юк!

1. Раслау җөмлә

2. Инкяр җөмлә

А8. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Зөһрә, эш сәгате беткәнне көтеп тормастан, өйләренә кайтып китте.

1. Гади җөмлә

2. Тезмә кушма җөмлә

3. Иярченле кушма җөмлә

А9. Кошлар турындагы уйлануларым еракларга алып китте.Аерып бирелгән сүз нинди җөмлә кисәге?

1. Аергыч

2. Тәмамлык

3. Хәл

4. Аныклагыч

А10. Җәен без имтиханнар тапшырачакбыз җөмләсендә ничә сүзтезмә бар?

1. 4

2. 3

3. 2

4. 1

А11. Түбәндәге җөмләдә хәбәрлекле мөнәсәбәттәге ничә сүз бар?

Мавзолей ишеге төбендә сакчылар алышканчы карап тордык.

1. 1

2. 3

3. 2

4. 0

А12. Иярчен җөмләнең мәгънә ягыннан төрен билгеләгез: Яраларым төзәлеп бетмәде, шуңа күрә авылда бер атна ятарга туры килде.

1. Аналитик иярчен сәбәп җөмлә.

2. Синтетик иярчен сәбәп җөмлә.

3. Аналитик иярчен тәмамлык җөмлә

4.. Синтетик иярчен аергыч җөмлә.

А13. Графика сүзе нинди орфографик принципка нигезләнеп языла?

1. Фонетик

2. График

3. Морфологик

4. Тарихи- традицион

А14. Исемнең дөрес язылышын күрсәтегез. Кызыл...түш

1. ъ белән

2. ь белән

3. өстәмә билгесез, кушылып

4. өстәмә билгесез, аерым

А15. Хаталы сүзне табыгыз.

1. Тәләп

2. Сәбәп

3. Кәеф

4. Шәфкать

А16. Татар телендә ничә орфографик принцип бар?

1. 4.

2. 3.

3. 2.

4. 5.

А17. Дөрес язылышын билгеләгез.

1. Казан Дәүләт Университеты

2. Казан дәүләт университеты

3. Казан Дәүләт университеты

А18. Түбәндәге сүз нинди сүз ясалу ысулы белән ясалган?

Ирле-хатынлы

1. Фонетик

2. Морфологик

3. Синтаксик

4. Морфологик-синтаксик

А19. –мы, -ме, -дыр,- дер, -чы, -че, -сана,-сәнә кисәкчәләре ничек языла?

1. Кушылып

2. Аерым

3. Сызыкча аша

4. Баш хәрефтән

А20 күп нокталар урынына нинди хәрефләр язарга кирәк?

Ма...май, тә...мин, тә...сир, тә...минат.

1. К хәрефе

2. Е хәрефе э хәрефе

А21. Тыныш билгеләре дөрес куелмаган җөмләне күрсәтергә?

1. Килен шәһәрдән, затлы нәселдән булуына карамастан, йортка тиз ияләште.

2. Кырык бишенче елның мул, калын карлы кышы апрель урталарына кадәр нык кына торды да бер төнне кинәт көпшәкләнде: иртшн, тулай торактан чыгып, без мәктәпкә барганда, дөньяны яз исе аңкыткан иде инде.

3. Һәр эшендә шулай: язса, үз-үзеңне онытып, яратып укырлык итеп язар, әйтсә, җиренә җиткереп үткен һәм матур итеп әйтер.

4. Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз.

А22. Нинди җөмләдә сызык куелмый?(тыныш билгеләре куелмаган).

1. Җыр ул кешенең җан авазы, рух сурәте.

2. Ә яшьлек ул юл дигән сүз очсыз-кырыйсыз юл.

3. Мәхәббәт яраткан кешеңне бәхетле итү ул.

4. Ташла зинһар балалар шикелле юк-бар сылтаулар белән теңкәмне корытма әле.

А23. Җөмләнең дөрес вариантлы дәвамын табарга: Ерак юлдан кайткан болгарлар...

1. Ауга чыгып киттеләр.

2. Тирмә корып җибәрделәр.

3. Күбесе яңа йорт торгыза башладылар.

4. Юлга җыена башладылар.

А24. Дөрес төзелмәгән җөмләне күрсәтегез.

1. Сораган син картинаны алып килдем.

2. Әби белән бабай 40 ел бергә яшәгәннәр, 4 бала үстергәннәр.

3. Айсылу кешеләргә ихтирамлы, гадел, сабыр, түземле.

4. Китапның берничә мең еллык тарихы бар.

А25. Кайсы сүздә ирен-ирен w тартыгы әйтелә?

1. Вариант

2. Автор

3. Венгр

4. Вәкил

А26. Басымы икенче иҗеккә төшкән сүзләрне күрсәтергә.

1. Еракта, түбәндә, якында, кирәккә.

2. Былтыр, бүген, хәзер, бераздан, ничә.

3. Кирәкмәскә, ары, бушка, татарча.

4. Барамы, киләме, киткәндер, кайткандыр.

А27. Кайсы сүзнең мәгънәсе дөрес аңлатылмаган?

1. Үзе генә, ялгыз чыгыш ясаучы артист- дирижер

2. Автор тарафыннан әсәр яки бүлек башында куела торган сүзләр- эпиграф

3. Метафорик күчерүгә нигезләнгән тропларның бер төре- сынландыру

4. Әдәби әсәрдә геройның үз-үзенә сөйләве яки башкаларга төбәп сөйләү- монолог

А28. Җөмләдә тыныш билгесе куюның дөрес аңлатмасын күрсәтергә.

Бөтенесе: өе, алачыгы, келәте, кәҗәсе, тавык-чебешләре күз алдында тора, бөтенесен ап-ачык ишетә, күрә.

1. Гомумиләштерүче сүз тиңдәш кисәкләрдән алда килсә, аннан соң ике нокта куела; санау интонациясе белән килгән тиңдәш кисәкләр янында өтер куела.

2. Тиңдәш кисәкләр бер-берсенә теркәгечсез бәйләнсәләр, алар арасына өтер куела.

3. Кереш сүзләр җөмлә башында килсәләр, алардан соң өтер куела, гомумиләштерүче сүз элек килсә, ике нокта куела.

4. Аныклагычлар, тиңдәшләнеп килсә, мәгънә буталчыклыгы чыкмасын өчен, аныкланмыштан сызык белән аерыла.

А29. Җавапның кайсы вариантында өтер куеласы урыннардагы цифрлар дөрес күрсәтелгән?

Авылның уртасында зур базар кайный(1) аның ике ягыннан биек(2) матур сарайлар(3) зур тимер йозак белән бикләнә торган(4)ак таш кибетләр тезелеп китәләр.

1. 1, 2, 3,4.

2. 2, 1, 3, 4.

3. 1, 3.

4. 1, 3, 4.

А30. Җәяләр эчендәге сүзләрнең дөрес язылышын һәм аларны язуның кагыйдәләрен күрсәтергә.

Алма(чуар)ның йөрәге түзми, баскан җирендә тора алмый. Мин аны менеп, бер(ничә) мәртәбә урап кердем.

1. Алма-, бер- һәрвакыт кушылып язылалар, чөнки алар-кушма сүзләр.

2. Һәрвакыт аерым язылалар.

3. Һәрвакыт кушылып язылалар.

4. Аерым да, бергә дә язылырга мөмкин.

(1) Халкыбызның җырларын тикшереп карасаң, искитәрлек фәлсәфә һәм табигать белән бердәмлек. (2) Ата-бабаларыбыз беркайчан да үзләрен табигатьтән аерып куймаганнар. (3) Алар терлек-туар, күбәләкләр белән киңәшеп, серләшеп, кайгы-шатлык уртаклашып, әвәрә килеп яшәгәннәр. (4) Бу инде-рухи тормышның бөтенлеге.

(5)Ата-баба сандугач, карлыгач, күке, тургай, кыр казы белән серләшеп гомер кичергән. (6) Бу кошларның һәрберсе кеше күңеленә үзенчә тәэсир иткән, кеше күңеленең аерым халәтенә аерым кош булган. (7) Йә, нинди урман инде ул, карт юкә башында бәрәңге тукмагы кебек тып-тын гына утырган ябалак булмаса? (8)Май аенда урманга керүнең ни яме бар, әгәр анда вакыт-вакыт күке кычкырып, синең гомереңне санап алмаса? (9)Бер күке кычкырган вакытта икенчесе катышмый, ялгышып катышса-шундук туктап төзәтәләр. (10)Безгә гыйбрөт!(11)Нинди уҗым басуы инде ул, ук булып ыргылып күккә тургай күтәрелеп сайрамаса, нинди кыр инде ул, биектә-биектә тилгән тибрәлмәсә?

Әлеге өлешкә җавапны 2нче номерлы бланкта эшләгез. Башта биремнең номерын күрсәтегез(С1), аннан соң инша языгыз.

Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади инша языгыз. Тест нәрсә турында? Автор күтәргән мәсьәләнең төп асылы нәрсәдән гыйбарәт? Автор фикере белән килешәсезме? Кешеләр һәм табигать арасындагы мөнәсәбәтләрнең тормыштагы әһәмияте нәрсәдә? Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.

А31. Беренче җөмләдәге халык сүзе кайсы телдән кергән?

1. Төрки-татар

2. Фарсы

3. Гарәп

4. Рус

А32. 3нче җөмләдәге парлы сүзләр үзара ничек ясалган?

1. Антономик, антономик мөнәсәбәттә.

2. Антономик, синономик мөнәсәбәттә.

3. Синонимик, антономик мөнәсәбәттә

4. Синонимик, синонимик мөнәсәбәттә.



<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Территориальная организация в промышленности | Рекомендации консультанта по ГВ
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-01-28; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 563 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Вы никогда не пересечете океан, если не наберетесь мужества потерять берег из виду. © Христофор Колумб
==> читать все изречения...

2266 - | 2089 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.013 с.