Лекции.Орг


Поиск:




Ике газиз сҮз: туган ил, туган тел




ШиҺапова А.,

Зәй муниципаль районы

1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле.

Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, яман җилләрдән,

рәхимсез салкыннар куырудан саклап, мең еллар буенча үстереп килгән,

аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен,

иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә китергән.

Гомәр Бәширов

Кайда гына яшәмәсен кеше, нинди генә телдә сөйләшмәсен, аның бөек хөрмәт белән әйтә торган ике газиз сүзе бар: туган ил, туган тел. Бу ике гыйбарә һәрвакыт берсенә берсе аваздаш булып ишетелә: “ Туган тел”, дидеңме, үзеннән-үзе туган ил күңелгә килә. Икесе ике төшенчә булуга карамастан, бу ике сүзнең икесенең дә җанга якын уртак мәгънәләре бар. Алар телгә алыну белән күңелләрдә якынлык, кардәшлек хисе, туган илеңә һәм халкыңа тирән мәхәббәт тойгысы уяна. Чөнки болар икесе дә сабый чакта ук иң беренче булып колакка кергәннәр, чөнки алар ана сөте белән, әниләрнең бишек җырлары белән үк каныбызга сеңеп калганнар. Шунлыктан, чит илләргә киткән кеше туган иленә багышлап җырлар чыгара, туган илен саклар өчен, кулына корал алып, сугышка китә. Чит илләрдә озак йөргән кеше туган туфрагын, аның җылысын, туган тел авазларын сагынып кайта.

Билгеле, һәркайсыбыз туган илебезнең алдынгы булуын, аның һәртөрле афәтләрдән, сугышлардан азат, имин булуын телибез, шул юнәлештә аңа ярдәм итәргә тырышабыз.Туган тел дә бездә шундый ук кайгыртучанлык теләге уята.

Чөнки тел – җәмгыятьнең,һәрбер аерым шәхеснең берни белән дә алыштырып булмый торган рухани байлыгы. Чөнки тел халыкның акыл хәзинәсен, гореф- гадәтләрен, хәзер дә безгә хезмәт итә торган иң яхшы традицияләрен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, шигъри җәүһәрләрен бик борынгы заманнардан бирле түкми- чәчми безнең заманнарга алып килгән.

Шушы телдә борынгы шагыйрь Кол Гали”Йосыф китабын” бүләк итеп калдырган. Шушы телдә безнең заман кешеләренә бик борынгы заманнарда ук иҗат ителгән дастаннар, җырлар, әкиятләр, табышмаклар, бәетләр шикелле беркайчан да кыйммәтен югалтмый торган халык күңеле җәүһәрләрен китереп җиткергән.Бу телдә Мөхәммәдьяр, Утыз Имәни, Мәүлә Колый кебек шагыйрьләр бик күп шигырь язып калдырган. Соңрак Г. Тукай, Дәрдеманд, Г.Ибраһимовлар телнең тирәнрәк яктан поэтик нечкәлекләрен ачтылар.

Бөек инкыйлабтан соң әдәби һәм сөйләм теленә яңа интернациональ сүзләр өстәлде, телнең моңа кадәр беленми яткан бик бай эчке мөмкинлекләре мәйданга чыкты,бихисап яңа сүзләр барлыкка килде. Татар әдәби теле камилләшеп,үсеп китте.

Без бүген телебезнең дөньядагы иң кулай 14 тел арасында икәнлеген беләбез. Бу заманында телебезнең дәһшәтле һәм дәртле тел булуы турында сөйли.

Мәгълүм булганча, Татарстанда ике дәүләт теле. Татар теле- Закон буенча дәүләт теле. Ул- хөкүмәтнең,идарә органнарының халык белән аралашу, үзенең гражданнары белән сөйләшү теле.Татар теле республикабызда инде ике дистә елга вакыт эчендә дәүләт теле вазифасын башкара. Шуңа бәйле рәвештә аны фән буларак укытуның юнәлешләре һәм эчтәлеге тамырдан үзгәрде.Татар теле татар һәм рус мәктәпләрендә белем алучы татар балаларына, рус телендә сөйләшүче төрле милләт укучыларына аерым программалар буенча өч юнәлештә алып барыла. Телгә өйрәтү традицион һәм яңа технологияләрне файдалануны күздә тота.Бу уңайдан безнең Зәй муниципаль районы 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә нәтиҗәле эшләр башкарыла. Белем бирүнең эчтәлеген яңартуга, сыйфатын күтәрүгә укытучыларыбыз укыту- тәрбия эшчәнлегендә заманча технологияләр куллануга нык игътибар бирергә тырышалар.Мәсәлән:

- мәктәптә татар телен укытуда информацион технологияләр файдаланыла;

- рус телле укучыларга татар телен һәм әдәбиятын концентрлап укыту технологиясе кулланыла.

- без,укучылар,район,республика күләмендә уздырыла торган проектлар бәйгесендә,татар теле һәм әдәбиятын укытуда интерактив чаралар куллануга багышланган семинарларда,конкурс,конференцияләрдә бик тә актив катнашабыз.

Татар теле дәүләт теле булганлыктан,бу телдә законнар, башка норматив – хокукый документлар басыла, утырышларның беркетмәләре һәм стенограммалары языла, дәүләт һәм идарә органнарының, судларның эше башкарыла.Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, башка уку йортларында яшь буынны тәрбияләү шул тел аша эшләнә.

Мәктәпләрдә укытучылар һәм укучылар өчен сүзлекләр, дәреслекләр проблемасы хәл ителде. Югары уку йортлары тел белгечләре, тәрҗемәчеләр чыгардылар.

Гомумән алганда, Законны һәм Дәүләт программасын тормышка ашыру ягыннан бик нәтиҗәле эшләр башкарылды. Республикабызда татар мәктәпләре саны күпкә артты.

Татар теле фәне,җәмгыятьтәге башка күренешләр кебек үк,көннән-көн үсә,камилләшә бара.Хәзер татар теле гыйлеме өлкәсендә эшләүче дистәләрчә дәрәҗәле фән ияләре туган телебезнең төрле якларын тасвирлаган йөзләрчә басма хезмәтләр бар. Ләкин татар теле фәнендә дә галимнәрнең теге яки бу мәсьәләгә төрлечә карашлары очрый.Бу табигый күренеш:фән фикер алышу,ә кайчагында төрле карашлар көрәше аша алга бара.Хакыйкать бәхәстә ачыла,диләр.

Татар теле дәреслекләрендә кайбер материалларның укучыларга кирәклеге,аларның практик әһәмияте зарурлыгы шикле урыннар да очрый һәм, киресенчә, туган телне тулы,камил белү өчен мөһим күренешләрнең дәреслекләргә кертелми калган очраклары да бар.

Татар теле буенча дәреслекләр төзүдә камилләштерәсе, үзгәртәсе нәрсәләр бар һәм кирәк,дип уйлыйм мин.Тел галимнәребез,педагоглар, киңәшләшеп, фикерләшеп, дәреслекләрне безнең өчен тагын да кызыграк итәрләр,туган телебезне яшь буынга өйрәтүдә, аны саклау, үстерү омтылышы түрбияләүдә югары нәтиҗәләргә ирешә барырлар дигән өмет баглыйсы килә.

Без 7 миллионлы халык. Бу зур сан. Әмма аларның барысы да татарча сөйләшә белми. Татарларның үзәге булган Казанда да халкыбызның нибары 55% гына татарча иркен сөйләшә. ЮНЕСКОның күптеллелекне хуплавы һәм туган телне сакларга чакыруы бик яхшы.Әмма моның өчен халыкның үз теләге булу һәм теленең киләчәге турында уйлавы зарури.

“...Сандугачың сайрап торсын,

илем,

Җанга якын моңлы телеңдә.

Йомшак,матур,горур татар телем,

Яңгырасын дөнья чигендә.

(”Х.Садыйкова.”Туган телем-гомер байлыгым”).

Әдәбият

1. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле.-Казан:Мәгариф,1994.252-255 б.;

2. Бәширов Г.Б. Тел- тормышның көзгесе.306-351 б.;

3. ХарисоваЧ. Тел-белем ачкычы. “Мәгариф”журналы.31-32 б.,№8,2010.

4. Садыйкова Х Туган телем-гомер байлыгым. “Мәгърифәт” газетасы.№489,2008.

 

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 1196 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Велико ли, мало ли дело, его надо делать. © Неизвестно
==> читать все изречения...

1531 - | 1216 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.011 с.