Лекции.Орг


Поиск:




Россия федерациясендӘ гадел тел сӘясӘте алып барылсын иде




Ханова Р. А.

Аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле

икенче санлы Актаныш гомуми урта мәктәбе

Җитәкче: Вәҗиева С.Б.

Чал тарихка барып тоташа торган телебез бүгенге көндә иң бай телләрдән санала. Тел – ул кешелекнең бөек казанышы, халыкның характерын, милли – мәдәни үзенчәлеген чагылдыручысы. Тел ул – тормыш чагылышы, ә тормыш – һәрвакыт хәрәкәттәге катлаулы процесс. Тормыш алга барган саен, телебез үсә, камилләшә, киләчәк буыннар өчен аның тарихы язылып кала.

ХХ йөзнең 80 нче еллар ахыры – 90 еллар башында илебездә үзгәртеп корулар башланды. Бу үз чиратында милли сәясәтнең тизләтеп үсүенә йогынты ясады. Милләтләрне, милли телләрне саклау һәм үстерү сәясәте буенча Татарстанда да ышанычлы чаралар күрелә башлады. 1990 нчы елның 30 нчы августында Татарстанның дәүләт суверенлыгы турында Декларация кабул ителде, анда татар теле рус теле белән тигез дәрәҗәдә дәүләт теле итеп игълан ителде. 1992 нче елның 8 нче июлендә “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителгәч, татар теленә игътибар артты. Ләкин, минем уйлавымча, татар телен торгызу, саклау, үстерү эше зур кыенлыклар белән бара. Хәзерге шартларда безнең аралашуыбыз рус – татар икетеллелеге аша башкарыла. Балалар бакчасыннан башлап, без ике телдә иркенләп аралашабыз, мәктәптә дә фәннәрнең төп нигезләрен шушы ике телдә үзләштерәбез, бу телләрне белмичә шәхесара мөнәсәбәтләр дә урнаштырып булмый. Шулай итеп, икетеллелек (икенче төрле аны билингвизм дип атыйлар) кешеләр белән аралашу өчен зур әһәмияткә ия булып тора, халыклар дуслыгын ныгыта. Әлеге мөһим проблема безнең республикабызда уңышлы гына тормышка ашырыла башлады. Беренчедән, без рус–татар, татар–рус икетеллелекне формалаштыручылар (укучылар да бу эштән читтә калмыйлар); икенчедән, республикабызда яшәүче халыкларның рухи мәдәниятен баетучылар; өченчедән, ике һәм аннан күбрәк телне белү кешенең һәрьяклап үсешенә уңай йогынты ясаучы әһәмиятле фактор икәнен һәрбер кеше белә.

“...Әгәр башка телне өйрәнергә уйласаң, туган телең кагыйдәләрен белү мәҗбүри”,- дип язган К.Насыйри. Хәзерге вакытта рус һәм татар телен өйрәнү әллә ни авыр түгел. Бигрәк тә татар баласына җиңел бирелә дип уйлыйм мин. Аның туган теле – татар теле, шул тел белән ул туа, үсә, камилләшә. Мәктәптә үз туган теле белән берлектә ул рус телен, хәтта берничә чит телне дә үзләштерә. Ә менә рус милләтеннән булган кешегә татар телен өйрәнү авырга туры килә. Җитмәсә, кеше бер сәбәпсездән яисә ихтыяҗ булмаса, икенче телдә сөйләшмәячәк. Мондый шәхес өчен аралашу коралы булып туган теле кала. Күпмилләтле илдә яшәгәч, башка телләрне дә үзләштерергә, аның асылына төшенергә, аннан йөз чөерергә кирәкми. Билгеле булганча, тел ярдәмендә нинди дә булса фикер белдерелә, әйләнә – тирә чынбарлыкны танып беләләр, төрле милләт кешесе белән аралашалар. Димәк, икетеллелек – иҗтимагый күренеш.

“Татарстан Республикасы халыклары телләре турында” Татарстан Республикасы Законы кабул ителгәч, татар теле дә, рус теле дә дәүләт теле итеп игълан ителде. Шулай булгач, республикада яшәүче һәрбер гражданин бу телләрне ныгытып белергә тиеш, дип уйлыйм мин. Рус теле – дөньяда иң киң таралган телләрнең берсе. Аның аркылы без күпмилләтле дәүләтебездәге халыклар белән аралашу мөмкинлеге алабыз, бу тел аша безгә дөнья цивилизациясе казанышларына юл ачыла, рус әдәбиятын һәм мәдәниятен өйрәнәбез, күренекле шәхесләре белән танышабыз. Татар теле дә дөньяның тиз үзләштерелүче 14 теле исәбенә керә икән. Үзенең төзеклеге, аһәңлеге, сүз формаларының төгәлләнгәнлеге буенча татар теленең дөнья телләре арасында дүртенче урында торуын мин ЮНЕСКО мәгълүматлары турындагы материаллардан укыдым. Үземнең туган телем өчен горурлану хисләре кичердем.

Бүгенге көндә җәмгыятебез иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр кичереп тора. Нинди генә чорда һәм шартларда яшәсәк тә, без туган телебезне яратырга, аны сакларга тиеш. Шул ук вакытта рус телен, башка чит телләрне дә өйрәнүнең зарурилыгын аңлап эш итәргә кирәклекне онытмасак иде. Җир шарының нинди генә илен алсак та, анда төрле законнар кабул ителүе турында без хәбәрдәр. Шул исәптән халык теле, аның үсеше, камилләшүе, кулланылышы даими рәештә көнүзәк проблема булып кала бирә. Россия Федерациясендә дә гадел тел сәясәте алып барылсын иде. Халыкларның рухи кыйммәтенә хөрмәт белән карау, үзара аңлашу тудыру, аларның телен һәм мәдәниятен үстерү – тел сәясәтенең төп нигезе. Барлык хакимият органнарында, массакүләм мәгълүмат чараларында, фән, мәдәният, мәгърифәт, медицина, хезмәт күрсәтү һ.б. өлкәләрдә татар теле дә, рус теле дә тигез хокуклы кулланылсын иде. Ләкин еш кына без киресен күзәтәбез. Татарлар гына җыелган аудиторияләрдә безнең җитәкчеләребез рус телендә чыгыш ясый. Фән өлкәсенә караган китаплар, монографияләр, гыйльми хезмәтләр дә ни өчендер нигездә рус телендә чыгарыла. Телевидение, радио тапшыруларын да еш кына рус телендә ишетергә туры килә. Мәктәп укучысы буларак, тагын бер мөһим нәрсәгә игътибарымны юнәлтәсем килә: мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнарын бары тик рус телендә генә тапшыру. Моның белән бер дә килешәсе килми. Хәзерге көндә татар теленең кулланылыш өлкәсе кими бара төсле. Галимнәр дә төп сәбәпләрнең берсе итеп Россиядә бара торган глобальләштерү сәясәтен саныйлар.

Икетеллелек шартларында туган телне өйрәнү мәсьәләсе турында сөйләгәндә, гаилә проблемасына игътибар итү зарури. Гаилә, чыннан да, икетеллелекне формалаштыруның мөһим факторы булып тора. Татар гаиләләрендә өйдә татарча сөйләшәләр яки һич югы сөйләшергә тырышалар. Әгәр баланың әти-әнисе татарча яхшы белсә, татар телендә иркен аралашса, бала телне берничек тә белмичә кала алмый. Хәтта әле гаиләдә берәр кеше генә татарча яхшы белсә дә, уңай нәтиҗәгә өметләнергә мөмкин. Ләкин барлык әти-әниләр дә үз телләрендә дөрес сөйләшә алмый, шуңа күрә русча аралашырга тиеш булалар. Өстәвенә, ни русча, ни татарча дөрес әдәби телдә сөйләшә алмаган гаиләләр дә шактый. Катнаш никах нәтиҗәсендә барлыкка килгән гаиләләрнең аралашу хәлен күз алдына китереп торасы да юк. Республикабызда бу мәсьәләгә дә игътибар бирелсен иде. Күңелдә туган фикерләр берничә:

а) һәр татар гаиләсендә татар һәм рус телен өйрәнү хуплансын иде; б) дәүләт телләрен өйрәнүгә гаиләдә тигез караш булсын иде;

в) ата-ананың да тел турында булган белемнәре күпмедер дәрәҗәдә булсын иде;

г) гаиләдә ике тел дә актив кулланылышта булсын иде;

д) баланы туган теленә өйрәтү ата-аналарның иң мөһим бурычларыннан берсе итеп каралсын иде.

2010 нчы елның ноябрь аенда Казан технология университетында республика күләмендәге IV вузара булып үтте. Семинарда мәктәп укытучылары, вуз профессорлары катнашты һәм ул икетеллелек мәсьәләләренә багышланган иде. “Техник вузларда икетеллелек мәсьәләсен тормышка ашыру: проблемалар һәм перспективалар” дип аталган семинар билингваль нигездә белем бирүне республика мәктәпләре алдында куелган төп бурычларның берсе икәнлеген ассызыклады.Бу проблема дәүләт тарафыннан уңай хәл ителер дип ышанасы килә.

Әдәбият

1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан Республикасы Законы. Казан, ”Татарстан китап нәшрияты”, 2007.

2. Татар телен чит тел буларак өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

3. Тел дигән дәрья бар... Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 1979.

4. Шатлыгым, кайгым минем... Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2003.

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 508 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Наглость – это ругаться с преподавателем по поводу четверки, хотя перед экзаменом уверен, что не знаешь даже на два. © Неизвестно
==> читать все изречения...

1098 - | 862 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.011 с.