Лекции.Орг


Поиск:




ЯМАШ ИГӘНӘЙ ИҖАТЫНДА МИЛЛӘТ МӘСЬӘЛӘСЕНЕҢ ЯКТЫРТЫЛЫШЫ




Павлова Е.Н.

Сарман районы, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе

Фәнни җитәкче: Ильина Д. Р.

 

Билгеле булганча, татар халкы төрле этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, Нократ, Пермь татарлары, керәшеннәр һ.б.. Бу төркемнәрнең һәркайсының формалашу тарихы үзенчәлекле, шунлыктан тел-сөйләмдә, гореф-гадәтләрдә җирле үзенчәлекләр, берникадәр аермалар әле бүгенге көндә дә саклана. Татарлар арасында үзенчәлекле этник төркем-керәшен татарлары яши.Керәшеннәр-христиан динендәге татарлар. Керәшен сүзе рус телендәге крещен, крещеный дигән сүздән татар теленең яңгырашына җайлаштырылып,үзгәртелеп кабул ителгән. Кызганычка каршы, керәшеннәрнең христианлашу тарихы фәндә ныклап өйрәнелмәгән, бу мәсьәләгә багышланган махсус хезмәтләр бик аз.(Мож аровский, 1880; Фирсов, 1869; Витебский,1897; Златоверховников, 1899; Чернявский 1900, 1892;Матвеев,1910;Баязитова,1997)

Тарихи хезмәтләрдән күренгәнчә, татарларны христианлаштыру рус патшасы Иван Грозный 1552 елда Казанны алганнан соң башланып китә.Архиепископ Гурийга христианлаштыру эшләрен башлап җибәрергә патшаның әмере тапшырыла.(Можаровский,1880). Ләкин соңгы вакытларда кайбер хезмәтләрдә һәм матбугатта керәшеннәрнең бер өлеше тагын да элеккерәк чорлардан ук христиан динен кабул иткән булырга мөмкин, дигән фикерләр дә язылып чыкты.(Глухов,1993; «Керәшен сүзе»,1996, №1)

Бу унайдан Ямаш Игәнәйнең (Ананий Нестерович Малов) 1997 елның 22 февралендә Чаллыда керәшеннәрнең рухи байлыкларын саклап калу мәсьәләләренә багышланган конференциядә сөйләгән чыгышы зур әһәмияткә ия.Я. Игәнәй 1938 елда Татарстан Республикасы Сарман районы Ләке авылында туган. Шагыйрь, публицист, 10лап китап авторы, Язучылар идарәсе члены, «Керәшен сүзе» газетасына нигез салучы, анын беренче редакторы. Менә шушы тыйнак, сабыр шагыйребез керәшеннәрнең килеп чыгышын Казан ханлыгы җ имерелүгә кадәрге чор белән бәйли һәм кире каккысыз дәлилләр китерә.«Керәшеннәрнең дөньяда яшәве кемгәдер ошамый. Галим исеме йөрткән кайбер кyремсез бәндәләр трибуна артларына менеп, газета-ж урналлар битләренә үтеп: “ Җир йөзендә керәшен атлы халык юк!»-дип сөрән салалар. Һәм без,керәшеннәр,үзебезнең бар икәнлегебезне исбатларга тиеш идек. Нәселебезнең бик борынгыдан килүенә дәлилләребез күп булса да,аны халык аңына барып җитәрлек итеп аңлатып бирә, кyрсәтә белергә дә тиешбез. Билгеле, тарихи фактларга таянып,» -дип язды ул. ("Керәшен сүзе" газетасы, 24 февраль, 1997 ел) Шул ук фикерен шигырь юллары аша да бирә.

"Дөньяда юк андый халык!"- Әмма рухың имин, имгәнмәгән,

Ди кемдер керәшенне. Җан асылың йолаларга күчкән

Иңрәгән җанда ишетәм Ата-баба васыяте тугры

"Бар!"-дигән көр, яшь өнне. Халык тарихында эзле, исән!

Милләтнең, халыкның барлыгын иң беренче чиратта анын культурасы билгели, диләр.Ә керәшеннәрнең бик тә үзенчәлекле культурасы, гореф-гадәтләре, йолалары, рухи хәзинәләре, бәйрәмнәре, сәнгате, кием-салымнары, яшәү рәвеше дә башка берәүнекен кабатламый,алар аерым, үзенчә. Болар аның барлыгын расламыймыни? Безнең бабаларыбыз христиан динен мәҗүсилек чорында ук кабул иткән..Кайсы гына бәйрәм йоласын-«Нардуган»ны, «Йөзек салу»ны алма, аңарда безнең борынгы бабаларыбызның гореф-гадәте чагыла.

Төрки телле халыклар арасында христиан динен кабул иткән кабиләләр, төркемнәр булуы тарихи яктан мең кат расланган. Шуларның берсе-изге Аврамий хакындагы факт. 1229 елның 1 апрелендә мөселман динендәге фанатиклар тарафыннан христиан динен кабул иткән өчен җәзалап үтерелгән болгар кешесе ул, сәудәгәр. Мөселманнар аны үз диннәренә керергэ өндәгәннәр, ләкин ул риза булмаган. Шуның өчен аны җәзалап үтергәннәр.

Тагын бер дәлил. Тарихи фактлардан күренгәнчә, болгарлар белән янәшә яшәүче хазарларның ханнары яхуди динендә(караим). Бу ханлыктагы халыкның мәҗүси динендәгесе дә, христиан динендәгесе дә,яхуди һәм ислам динендәгесе дә булган.

Бөек Болгар илендәге борынгы бабаларыбызның, Болгар ханы Кубратның улы Аспарухның Дунай буйларына китеп, анда нигездә халкы христиан динендә булган бүгенге Болгариягә нигез салынганлыгын кем кире кага ала? Ә менә «керәшен» дип аталуы кайчаннан башланып китуе-монысы, чыннан да, Иван Грозныйдан башлангандыр. Көчләп чукындырылган мөселман белән борынгы керәшеннәрнең яшәеше арасында бернинди уртаклык та һәм теленнән башка охшашлык та юк. 9нчы класс өчен чыгарылган “Татар әдәбияты” дәреслегендә мондый фактлар юк.(Авторы Х.Й.Миңнегулов) Казан ханлыгы җимерелү турында сөйләгәндә әлеге фактлар кертелеп, дәлилләр белән расланса, хата булмас иде, дип уйлыйм.

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев 2 Бөтендөнья татар конгрессында ясаган чыгышында болай дигән иде:"Телдә, музыкада, гамәли сәнгатьтә ата-бабаларыбызның борынгы гореф-гадәтләрен саклап калган өчен без күп яктан керәшеннәр алдында бурычлы..."

Әнә шуңа күрә керәшеннәр төрки халыклары тарихында уникаль куренеш буларак сакланырга тиеш, аларның югалып, онытылып бара торган асыл рухи хәзинәләре,йолалары, дине, гореф-гадәтләре торгызылуга, янартылуга мохтаҗ. Ямаш Игәнәй «Карендәшкә» шигырендә үзенең борчулары турында яза.

Җир йөзендә күпме керәшен бар, Илдә-көндә күпме керәшен бар?

Илдә-көндә күпме исәбе? Беркем белми төгәл исәбен.

Кем әйтәлә, нәсел-нәсәбенең …Керәшенгә көн килерме бер,дип,

Сау-тазамы тамыры, үзәге? Өзгәләнә бары үзәгем.

Ямаш аганың классташы, Мәгариф отличнигы, ветеран укытучы Клара Кузнецова үзенең бер мәкаләсендә авылдагы Питрау бәйрәме турында язган иде. “ Элек бәйрәмнәр бик күңелле утә иде, тик 1960 еллардан башлап, районнан килгән вәкилләр халыкны куып тарата башладылар.Имеш, «эш вакыты». Иң соңгысында колхозның пожар машинасын алып чыгып, Питрауга кунакка килгән егет-кызларга су сиптерделәр.Бәйрәм таралды, жырлы-биюле Питраулар бетте. Ә чиркәү революциягә кадәр үк сүтелгән иде инде. Ләке халкы динсез дә, бәйрәмнәрсез дә калды». Хәзер инде бәйрәмнәр яңадан гөрләп үтә.

Ямаш Игәнәй авылын газлы, телефонлы, чиркәүле; ә керәшеннәрне бердәм,тату, бәйрәмле, алга киткән итеп күрергә теләде. Аның теләкләре әкренләп булса да тормышка ашырыла. Авылыбызга газ кергән, телефон элемтәсе эшли, үзәк урамнан асфальт юл үтә, яңа матур, зәвыклы өйләр төзелә. Мәктәп бар, укытучыларыбыз безгә тырышып белем бирә, балалар бакчасына йөрүчеләрнең саны елдан-ел артып бара. Авыл яши, клубта «Игәнә» фольклор ансамбле эшли. Ансамбльгә укытучылар, укучылар бик теләп йөри, мин үзем дә ансамбль члены; төрле бәйрәмнәр, кичәләр үткәрудә катнашам. Балаларны керәшен рухында тәрбияләү өчен болар бик кирәкле шартлар...Мәктәптә музей эшли, шактый экспонат тупланды. Анда төрле чаралар, очрашулар үткәрелә..Балалар кечкенәдән үк керәшен рухын тоеп, күреп үсәләр. Бүгенге көндә иң куандырганы-авылның иң югары урынында чиркәү төзелеп ята.Халыкның күптәнге хыялы тормышка аша. Сарман районы керәшен җәмгыяте рәисе Дмитриев Г.С. та үзебезнең авыл кешесе. Милләтне саклап калу, аны яшәтү өчен күп тырышлык куярга кирәк. Милләт халык белән яши. Милләтне алга әйдәүче-аның йолалары, бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, җ ырлары, аның чын йөзе. Кем белә: бүгенге үзгәрешләр чорында, мәктәпләребезне оптимальләштерү барган бу заманда безнең мәктәп керәшен мәктәбе булып калыр. Һәм безгә үз тарихыбызны, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне сакларга, тагын да ныграк өйрәнергә мөмкинлек туар.Мәрхүм Я.Игәнәйнең 60 еллык юбилее уңаеннан җыелышкач, якташ язучыбыз- Г.Тукай исемендәге премия лауреаты, Татарстанның халык язучысы Аяз ага Гыйләҗев болай дигән иде: «Һәрбер өйдә керәшен җырулары яңгырасын, керәшеннәрнең милли ризыклары пешсен, керәшен йолалары тотылсын. Шул вакытта гына милләт милләт булып яшәячәк»

Без, мәктәп укучылары, татар халкының нинди этник төркемнәрдән торуын, ләкин аларның шул ук вакытта барысының да бер милләт-татар милләте булуын белеп үсәргә тиешбез. Без бер-беребезне күпме яхшырак белсәк, рухи байлыгыбыздан тулырак файдалана алсак, диннәребезне хөрмәт итсәк, уртак яшәешебез тагын да матуррак, тынычрак, киләчәгебез яктырак булыр.

 

Әдәбият

 

1. Баязитова Ф.С. Керәшеннәр. Тел үзенчәлекләре һәм йола иҗаты.Казан-1997.

2. Игәнәй Я.Керәшен-асыл нәсел.”Аргамак”журналы.№9,1996

3. Максимов В.Н. Без бер тамырдан.”Мәгариф” нәшрияты.2002

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 596 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Слабые люди всю жизнь стараются быть не хуже других. Сильным во что бы то ни стало нужно стать лучше всех. © Борис Акунин
==> читать все изречения...

1218 - | 1192 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.009 с.