Лекции.Орг


Поиск:




Ходай безгә барын биргән




 

Гамьнәр артыр иде бугай

Гамьсезлеккә чик куелса,

Кешеләр дә әгәр тупас

Гадәтләреннән тыелса.

 

Җир-Ананың куенына

Бәгырьсезләр чүп-чар ата.

Суын эчәр өчен кисеп,

Күпме каенны елата.

 

Шушы җирдә кеше өчен

Икмәк үсә, җимеш пешә.

Энҗе бөртекләре сыман

Җәйге төндә чыклар төшә.

 

Урман һавасын иснәргә

Кер син ачык аланнарга.

Хозурланып, чәчәкләргә

Карап йөр син болыннарда.

 

Безнең яклар – бу дөньяның

Һич арттырмыйм, оҗмахыдыр.

Шул гүзәллек бездән килер

Буыннарга каласыдыр.

 

Гамьсезлекне күргән саен

Читкә бормыйк йөзебезне.

Табигатьне саклау, дуслар,

Ул бит саклау үзебезне!

Кайтып җиткән

 

Автобус тәрәзе аша

Мин карап барам күккә.

Безнең белән гел янәшә

Бер болыт йөзә күктә.

 

Узып та китми ул безне,

Артта да торып калмый.

Оча-оча аның шулай

Ничек канаты талмый?

 

Тукталышлар вакытында

Болыт та туктап тора.

Кузгалгач я ерагая,

Я якынаеп ала.

 

Ул да минем кебек шулай

Авылга кайта микән?

Бер караганда ул – аккош,

Бер караганда – җилкән.

 

Мин елмайганда ул да

Миңа елмая кебек.

Үз телендә минем белән

Ул да сөйләшә кебек.

 

Аңа карап, сизмәгәнмен,

Шактый ара үткәнмен.

Әни кочагында изрәп

Йокыга ук киткәнмен.

 

Ә болытым арган, ахры,

Тәгәрмәче булмагач.

Артта калган, үпкәләгән

Миңа, карап тормагач.

 

Юк икән, үпкәләмәгән,

Калмаган һич тә артта.

Кайтып җиткән миннән алда

Утырып болыт-атка.

 

Сабантуйлар

Үзәндә гөрли сабантуй –

Бәйрәмнәрнең бәйрәме.

Сабантуйлардан башлана

Халкыбызның җәйләре.

 

Сөлге, яулыклар колгада,

Җилфер-җилфер итәләр.

Җыр-биюне башлар өчен

Кызлар гармун көтәләр.

 

Ярышларга күптән әзер

Егетнең булганнары.

Йөгерә-йөгерә су ташыйлар

Кызларның уңганнары.

 

Атлар килә. Кем беренче?..

Йөрәкләр дөп-дөп тибә.

Батырлар бил алышалар

Мәйданда төшеп тиргә.

 

Туганнар, дуслар, кардәшләр

Бергәләп ял итәләр.

Һәр төбәктә сабантуйлар

Шулай гөрләп үтәләр.

 

 

Мет

 

Газап икән, газап – өзелеп сөю

Ярың янәшәңдә булмаса.

Газап димәс идем сагыш тулы

Күзләремне яшьләр юмаса.

 

Очрашулар көтеп гомер уза,

Тынгы бирми җанга үткәннәр.

Минем хәлләремне аңлар бары

Гомер буе ярын көткәннәр.

 

Сүнәр-сүнмәс кенә яши җанда

Нәни генә өмет чаткысы.

Шул чаткының ише булып балкый

Пыскып янган шәмнең яктысы.

Кылдыңмы син җирдә изгелек?

 

Ходай сиңа яшәр гомер биргән,

Биргән суын, биргән җимешен.

Үсеп җитешеңә көткән сине

Өлешеңә тияр көмешең.

 

Үсүеңне көткән кырлар, озын юллар,

Чикләвекле таулар көткәннәр.

Чишмә чыккан бәреп җир астыннан,

Бакчаларда гөлләр үскәннәр.

 

Бәбкә үлән үскән сукмакларда,

Ап-ак чәчәк аткан алмагач.

Иркәләнеп син йоклаган чакта

Җырын бүләк иткән сандугач.

 

Җил-давылдан, салкын бураннардан

Әткәң-әнкәң сине саклаган.

Ялгыш гамәлләрең гел кичереп

Бөтенесе сине яклаган.

 

Һәр әзергә хәзер булып шулай

Үстердең син акыл, буеңны.

Җиңел ашырдың син тормышка да

Һәр хыялың, һәрбер уеңны.

 

Гамьсезлектә сине гаепләмим,

Яшьлегендә күпләр ваемсыз.

Әйтер сүзем: дуамаллык кылып

Булма харап, булма син сансыз!

 

Уйлап кара, үзең шушы җирдә

Кылдың микән берәр изгелек.

Кем өчендер ихлас күңел белән

Кылдыңмы син берәр игелек?

 

 

Нигә хәзер шундый түгелләр?

 

Бәхет кошым диеп яшьлегемдә

Җаным сөеп, сине үз итте.

Сак белән Сок булмасыннар диеп

Ике юлны язмыш бер итте.

 

Яуган карга яңа эзләр салып,

Икәү үттек. Зәңгәр кич иде.

Сөю белән янган йөрәкләр дә

Бер-берсенә ул чак иш иде.

 

Сөю агачының җимешләрен

Бергә авыз иттек, син дә мин.

Кошлар өчен күкләр иркен булса,

Безнең өчен булды дөнья киң.

 

Уртак иде уйлар, хисләр дулкынында

Йөзә иде дәртле күңелләр.

Сөю, наздан шашкан ике йөрәк

Нигә хәзер шундый түгелләр?

 

Рнүләр

 

Кагылдым мин гөлчәчәккә,

Чәнечте энәләре.

Кулымда шактый озакка

Сузылды әрнүләре.

 

Никләр тидем “матур”, диеп?

Матурлык алдый икән.

Алданган җанда бу ямьнән

Берни дә калмый икән.

 

Мәхәббәт тә шулай, кайчак

Алдый күзеңә карап.

Әрнетә җанны, әрнетә

Мәхәббәт салган яра.

 

 

Гафу итмәс

Елак көзнең төче тамчылары

Бер-бер артлы чиртә тәрәзгә.

Битем буйлап тозлы яшьләр тама

Өстәлемдә яткан кәгазьгә.

 

Яшь аралаш сүзләр, сүзләр тама

Бер-бер артлы саркып йөрәктән.

Берни белән аерылмый җаным

Сандугачы киткән тирәктән.

 

Менә-менә нокта куям диеп

Соңгы сүзне язган чагымда

Шалтырады кинәт телефоным

Дәшми тордым бераз, алдым да.

 

Дәшми тордым, башта йөрәгемне

Килде бүген тыңлап карыйсым.

Кабат хата кылсам, бу йөрәгем

Гафу итмәс мине кабаттан.

 

Сөю чәчәк ата

 

Яши идек бары бер-беребезгә

Кирәк чакта терәк, дус булып.

Дуслык тамыр җәйгән җанда хәзер

Сөю чәчәк ата гөл булып.

 

 





Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-04-04; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 290 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Наглость – это ругаться с преподавателем по поводу четверки, хотя перед экзаменом уверен, что не знаешь даже на два. © Неизвестно
==> читать все изречения...

1097 - | 861 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.01 с.