Лекции.Орг


Поиск:




Технологик карта (7 кл.) Татар теле

Гибадуллина Айгөл

Дәрес планы

Тема: Хәл турында гомуми мәгълүмат. Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре.

Максат һәм бурычлар: хәл турында гомуми мәгълүмат бирү, хәлнең җөмләдә бирелешен һәм аның төрләрен өйрәнү; телне өйрәнүгә омтылыш уяту; укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес тибы: яңа белемнәр ачу дәресе.

Җиһазлау: Интернет материаллары, электрон дәреслек, мультимедиа проекторы, экран (такта).

Дәрес этаплары

I. Мотивлаштыру-ориентлаштыру:

Дәресне оештыру

Исәнләшү, барыбызга да хәерле көн теләп, дәресне башлау, психологик уңай халәт тудыру.

2. Актуальләштерү

1.Өй эшен тикшерү.

2.Әңгәмә.

- Хәл дип нинди җөмлә кисәкләрен атыйбыз?

- Хәл нинди сорауга җавап бирә?

- Хәлнең нинди төрләре бар?

- Синтаксик анализ ясаганда, хәлне җөмләдә ничек билгелибез?

Уку мәсьәләсе кую.

- Хәлнең иярчен җөмлә кисәге булуы.

- Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре турында тулы мәгълүмат.

- Төрле сүз төркемнәренең хәл белән белдерелүе.

- Җөмләләргә синтаксик анализ ясау.

 

II. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү:

1. Дәреслектәге күнегүләрне үтәү, кагыйдә белән танышу, тексттан урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен аерып алу

2. Парларда эш.

3. Уен (Кем кубрәк? Кем тизрәк?)

4. Карточкалар, сүзлек белән эш.

III. Рефлексив бәяләү:

1. Дәрескә куелган уку мәсьәләсе чишелдеме? Нәрсәләр белдегез?

2. Дәрескә гомуми бәя. Һәр укучының үз эшчәнлегенә бәя бирүе.

3. Өй эше.

- Дәреслектә бирелгән күнегүне эшләргә.

- Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен кертеп инша язырга

- Әдәби әсәрләрдән урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре кергән 10 җөмләне табарга.

4. Алдагы дәрескә проблема кую.

 

Технологик карта (7 кл.) Татар теле

Предмет: Татар теле
Класс: 7
Авторлар: Гибадуллина А.А.
Тема урока: Хәл турында гомуми мәгълүмат. Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре.
Дәрес төре: катнаш

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучылар эшчәнлеге
Танып белү Коммуникатив-аралашу Регулятив уку гамәлләре
Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру Башкарылган эш төрләре Эшчәнлек төрләре формалаштыру
Дәреснең оештыру өлеше Дәрескә күрсәтмә материалларның һәм җиһазларның әзерлеге Исәнләшү, укучыларда дәрескә уңай халәт тудыру Бирем”Схема дөресме?” Дәреснең темасын билгеләүгә юнәлеш бирү   Схеманың дөреслеген ачыклыйлар, тулыландыралар   Җөмләләр белән танышу Анализ   “Хәлнең төрләре” дигән схеманы төзү Укытучы белән исәнләшәләр, бер-берләрен сәламлиләр Укытучы белән хезмәттәшлек     нәтиҗәле хезмәттәшлекне планлаштыру Дәрестә эшкә әзерләнү, Дәреснең темасын үзләштерергә әзерләнү   Теманы чыгару  
Өй эшенең үтәлешен тикшерү Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре турында интерактив слайд күрсәтү   Тест үткәрү, тестларны үзара тикшерүне һәм билге куюны оештыра Хәлгә хас билгеләрне искә төшерәләр, ачыклыйлар Синтаксик анализ, үзенчәлекләрне ачыклау Парларда эш Уку хезмәттәшлеге тикшерү Үз эшчәнлегеңне һәм иптәшләреңнең эшчәнлеген бәяләү
Белем күнекмәләрен актуальләштерү Хәлнең билгеле бер төрләренә игътибарны юнәлтә Гади җөмлә турында ниләр белүләрен, кушма җөмлә турында белмәүләрен ачыклыйлар Гади җөмләне төзүче компонентлар, аларның кушма җөмлә төзүдәге роле   Синтез-гадидән катлаулыга барып, җөмлә төзү     Дәреснең темасын формалаштыралар Белемнәрне үзләштерүнең мөһимлеген аңлап эшләү
Яңа белем күнекмәләре һәм эш-гамәлләрен үзләштерү Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен аеруга омтылыш тудыра   Сыйныф белән эшне оештыра   Тексттан урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен табарга, эзләнүгә, нәтиҗә чыгаруга этәрә Иптәшләрен һәм укытучыны тыңлыйлар, слайдлар карыйлар, фикер йөртәләр   Укытучының проблемалы сораулары аша урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен чагыштыралар һәм нәтиҗә чыгаралыр Кирәкле информацияне эзләү һәм үзләштерү   Охшашлыкны һәм аермалыкны табу максатыннан, чагыштыру Укытучы белән диалог   Укытучы белән диалог мини-диспут Укытучы белән хезмәттәшлек     Укытучы һәм иптәшләре белән үзара хезмәттәшлек    
Материалны аңлауны беренчел тикшерү Сыйныфка сораулар:   - Хәл дип нинди җөмлә кисәкләрен атыйбыз? -Хәл нинди сорауга җавап бирә? -Хәлнең нинди төрләре бар?   -Синтаксик анализ ясаганда, хәлне җөмләдә ничек билгелибез? Укытучының сорауларына җавап бирәләр Тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне таба һәм аера белү   Анализ Укытучы белән диалог   Укытучы белән хезмәттәшлек   Эшчәнлеккә бәя һәм үзбәя Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен аңлау
Белем күнекмәләрен һәм эш –гамәлләрен ныгыту   Биремнәр үтәүне оештыру: тексттан урын, вакыт һәм әвеш хәлләрен табу   Бирелгән урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре белән җөмләләр төзү   Интерактив ресурслар һәм карточкалардагы биремнәрне үтәү эзләнү характерындагы эшләрне үтәүдә мөстәкыйльлек     Алган белемнәрнең ныклыгын тикшерәләр Үзләштерелгәнне аңлау һәм белемнәрдәге өзеклекләрне аңлау
Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен чагыштырып, нәтиҗә чыгаруга юнәлеш бирә Яңа тема буенча сораулар төзи һәм аларга җавап бирә белү   Тикшерүче төркемнәрнең җитәкчеләре чыгышы Телдән һәм язма сөйләмне дөрес һәм аңлаешлы итеп төзү   Анализлый һәм нәтиҗә чыгара белү   Логик эзлекле Фикер йөртү Иптәшләренең чыгышларын тыңлыйлар   Күмәк фикер алышуда катнашалар Үз фикереңне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү   Монологик сөйләмгә ия булу Гомуми эшнең нәтиҗәсен чыгаралар  
Белемнәрне тикшерү һәм үзтикшерү Үзанализ битләрен тутырырга тәкъдим ясый         Үз эшчәнлекләрен тикшерәләр Бәяләү кретерийларына нигезләнеп үз эшчәнлегеңә бәя бирү
Рефлексия Дәрестәге эшчәнлеккә һәм теманы аңлауга бәяне тактада урнаштырырга тәкъдим итә     Укытучы белән диалог      
Өй эше турында мәгълүмат һәм аны башкаруга күрсәтмәләр   Икенче дәрескә өй эше һәм аны башкаруга күрсәтмәләр белән таныштыра: - Дәреслектә бирелгән күнегүне эшләргә. - Урын, вакыт һәм рәвеш хәлләрен кертеп инша язырга - Әдәби әсәрләрдән урын, вакыт һәм рәвеш хәлләре кергән 10 җөмләне табарга. Өй эшен һәм аны үтәүгә күрсәтмәләрне тыңлыйлар          

 

 



<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Страдания от бессмысленности жизни | Результаты освоения производственной практики
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-02-28; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 964 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Так просто быть добрым - нужно только представить себя на месте другого человека прежде, чем начать его судить. © Марлен Дитрих
==> читать все изречения...

1500 - | 1293 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.01 с.