Лекции.Орг


Поиск:




Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды

Лашманчылар, архив фотосы

1719 елда Казанда, корабларга җилкәннәр эшләү максатында, мануфактуралар барлыкка килә. Бу мануфактураларга һәм адмиралтействоларга авылның шактый кешеләре даими эшкә көчләп күчерелгәннәр. Картлар әйтүенчә, аерым алганда монда 20 еллар элек, 90 яшьләрендә мәрхүм булган Гайнетдинов Гайнетдин истәлекләренннән күренгәнчә, Казанда авылдан чыккан күп кенә кешеләр байтак заманнардан бирле яшәп килгән туганлык җепләренең өзелмәве шул турыда сөйли.

Шул елларда дәүләт, чәчүлек җирләре белән беррәттән, урманннардан чистартып, элек авылга караган җирләрне Макашин, Завалишин кебек бай кешеләргә бирә. 16 нчы гасырларда Мәскәүдән ерак булмаган “Корноухово” дигән авылдан Мертвага дигән кеше күчеп килеп “Ырга һәм “Әшнәк” елгалары кушылган урында “Корноухово” дигән авылга нигез сала. Бу җирләр бик уңдырышлы була, су буйларындагы болыннарда терлек йөртерлек киң болыннар җәелгән. 19 нчы гасырның беренче яртысында Мертвагоның токымы- Мертваго (Депрейс) Марья Николаевна дигән бай алпавыт хакимлек иткән. Аның ире- Мертваго Петр Дмитриевич (штаб-ротмистр) була. Аларның 190 крестиян һәм 2.372 дисәтинә җирләре була. Соңыннан аларның уллары Александр, бай хуҗалыкны бөлгенлеккә төшерә. Әнисе Марья Николаевна үлгәч, боларның барлык хуҗалыгын Лаештан килгән елга хуҗалыгында эшләгән приказчик, урта куллы бай Капитон Макашин сатып ала. Ул күп хезмәт куеп, хуҗалыкны күтәрә, төрле милләт кешеләре аңа эшкә яллана. Авылда яңа мәктәп, кирпеч, спирт заводы ача, чиркәү сала, ат конюшнәре төзи, җир биләмәләрен арттыра. Якын- тирәдәге авыллардан күп кенә кеше бу хәлле байга эшкә ялланалар. 1919 нчы елда Корноухово авылына Германиядән һәм Польшадан эшчеләр килә. Алман иленнән (Германиядән) Россиядә беренче трактор кайтартыла. Шул елларда бу авылда хуҗалык МРС (медународная рабочая солидарность) дип үзгәртелә.Бөтен Макашин байлыгы МРС ка күчә. Аның җитәкчесе Фридрих Фриц була. 1921 нче елда крестияннар эшчеләргә әверелә. Авылда ач балалар өчен 2 ашханә ачыла. Совхоз әкренләп күтәрелә. 1930 нчы елларда бу авылга сугыштан качып немец һәм поляк гаиләләре күчеп килә. Төрле милләт кешеләре яши.

Завалишин Иринарх Иванович “Йөзем” (“Зюзино”) авылында алпавытлык итә, отставкадагы генерал-майор. Әшнәк халкы аңа да эшкә яллана. Аның ике туган абыйлары- рус шагыйре Ф.И. Тютчев һәм атаклы астрофизик Д.И. Еропкин. Улы- Дмитрий Завалишин атаклы Декабрист була.

1783 нче елда халык исәбен алу вакытында (перепись) Олы Әшнәктә 119 йомышлы татар ирегенә исәпкә алынса, 1834 нче елда авылдагы 134 хуҗалыкта 460 ир-ат һәм 463 хатын-кыз яши (уртача алганда һәрбер гаиләдә 6-7 кеше).

“Ревизские сказки” 1834 нче ел, Олы Әшнәк халкы

1830-1840 нчы елларда авыл мәчетендә Сәйфетдин Хәмзин белән Фазыл (Фазлый) Бикмөхәммәтов имам-хатыйб, ә Фәтхулла Нигмәтуллин азанчы вазыйфаларын үти. Шушы елларда 60 ир-балага исәпләнгән аерым мәдрәсә эшли.

Мәчет

Күрше Кече Әшнәк авлында да нәк шундый ук сандагы балалар укытыла. Анда Шаһимәрдән Нигматуллин имам һәм азанчы вазифаларын башкара.

“Ревизские сказки” 1858 нче ел, (архив фотосы)

1866 нчы елда авылдагы хуҗалыклар саны 231 гә җитә. Аларда 771 ир-ат һәм 711 хатын-кыз яши. Халык саны күпкә арткач, авыл 2 мәхәлләгә бүленә. 1872 елда тагы бер яңа мәчет ачыла. Фазыл Бикмөхәммәтовтан башка дини вазифаларны Шаһимәрдән Фәйзуллин, Бәдретдин Сәйфетдинов һәм Гыймадедтин Фәтхуллиннар башкаралар. Мәдрәсәдә 50 ир бала һәм аерым бинада 45 кыз бала укый. 1883 нче елда иске мәчет урынына яңасы төзелә. ***** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәглүмат, Олы Әшнәк авылы.

1891 нче, ачлык елында туган Минһаҗ кари Гәйнетдиновның гыйбрәтле тәрҗемәи хәле, авыл картларының сөйләгән истәлеге булып тора. Аны авыл кешеләре Карый бабай исеме белән хәтерлиләр. Өйләре Фаттахов Каюм бабайлар каршында, су буенда була. Алардан ерак түгел мәдрәсә (мәптек) бинасы. Аның әтисе Гәйнетдин иманага түләүләр күп булу сәбәпле атын да, сыерын да сатырга мәҗбүр була. Зур гаилә фәкыйрьлектә кала. 1893 нче елда, ике яшьтә чагында аның чәчәк авыруыннан күзләре сукырая. Өч яшендә пычрак вакытта абыйсы яисә апасы аны җилкәләренә салып мәдрәсәгә укырга илтә торган булганнар. Бу дөм сукырлыктан түгел, аяк киеме булмау аркасында шулай эшләгәннәр. 16-17 яшьләр тирәсендә үзе мәдрәсәдә дин сабаклары укыта башлый. 1932 нче елдан соң күрше авыларда әшләп ала. Сукыр килеш Коръән ятлаган, кари булган егет Оренбург якларында туып-үскән, дини белемле, бик матур мөнәҗәтләр сөйләүче Маһибәдәр исемле затлы кызга яучы җибәрә. Яшь кыз гарип егетнең рәнҗүе төшәр дип кияүгә чыгарга риза була. Аларның Шафия, Кафия, Факия исемле кызлары, Нәҗип, Даниял исемле уллары туа. Нәҗип дигән малайлары лаеклы ялга чыккач, Казан шәһәре Киров районындагы “Рамазан” мәчетендә имам-хатыйб булып тора һәм үзе дә инвалид булган бертуган энекәшен тәрбияли. Карый бабай: “...балаларымны белемле итәсем килү сәбәпле, 1945 нче елның 1 сентяберенә кадәр колхозда әшләгән тормыш иптәшем Маһибәдәр белән балаларны алып, Әшнәктән Казанга күчендек- дип сөйли. Казандагы “Мәрҗәни” мәчетендә хезмәт итә.

1907 нче ел да - халык күп яшәгән чор булып тора. Барлык халык саны- 2468, 350 хуҗалык була. 2794,8 дисәтинә җир, 2 мәчет, 2 тимерчелек алачыгы, 3 тегермән. 12 лавка (ваклап сату һ.б.). Халык саны тиз арту, чәчүлек җире җитмәү аркасында Олы Әшнәктән 70, Кече Әшнәктән 35 ир-ат Кама елгасына бурлак хезмәтенә ялланырга мәҗбүр булалар.

1917 нче елгы инкыйлаб (революция) авыл кешеләренә әллә-ни бәхет китерми. Илдәге вәзгыять авылда да чагылыш таба. Күп кенә ир-егетләрне мәҗбүри рәвештә Кызыл Армия сафларына алып китәләр. Садриев Гариф гражданнар сугышы чорында легендар полк командиры Якуп Чанышевның шәһси ординарецы булып хезмәт итә. 1919 елны бер аягын өздереп (Дудов армиясенә каршы сугышканда) авылга кайта. Авылда төрле җаваплы эшләрдә эшли, 1927 нче елда авыл советының беренче рәисе итеп сайлана. Озак еллар Якуп Чанышев белән хат алышып тора. 1947 елны Оренбургка күчеп китә. Озак еллар буена мулла вазифасын үти. Граҗданнар сугышы чорында, гадәттә, мондый эштә эшләгән өчен атканнар. Аны да атырга хөкем итәләр. Хөкем карарын үтәргә Якуп Чанышев үзе алына. Ул атып, Гариф аганың кулын гына яралый. Гариф ага исән кала. Легендар полк командиры бу адымны үзенең ординарецын бик ихтирам иткәнгә шулай эшли.

Легендар Якуб Дҗигангир улы Чанышев Татар атлы кавалериясе (интернет челтәреннән)

Гражданнар сугышында (алда әйтеп кителгәнчә) Җәләл Җамалиев та катнаша. Соңыннан “Кызыл юл” колхозында төрле җаваплы урыннарда эшли.

Җәләл Җамалиев (Шиһапов Габдулла фото-архивыннан)

1918 нче елда, елга буенда мәдрәсә бинасында беренче мәктәп ачыла. Аның беренче укытучылары булып Фазылов Шәмәрдәннаның балалалары Зәки һәм Сәгдия булалар. Алар әтисе тарафыннан Пенза өлкәсе Әҗе авылынннан чакырылып китереләләр. Шулай ук мәктәптә Хәмзин Бәдретдинның балалары Фатыйма һәм Сәгдәт, Насыйбуллин Габделхак һәм Хәсәнов Мәлик тә эшли. Алар башлангычта яңача укыта башлыйлар. Авыл халкы аларны бик ихтирам итә һәм озак еллар горурланып искә ала. Мәктәп 1918-1930 нчы елларга кадәр эшләп килә. 1931 елда мәктәп ШКМ (школа молодёжи) дип үзгәртелә. 1933 нче елда мәктәпкә ТГУМ (татарская гимназия учёбы молодёжи) исеме бирелә. ****** Гарипова Венера Миңнулла кызы, Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм мәктәп музее эзтабарлары тарафыннан җыелган мәглүмат, Олы Әшнәк авылы.

1920-1921 нче елларда Идел буе районнарында корылык һәм ачлык еллары була. Олы Әшнәк авылында халык саны 1926 нчы елда 1920 нче ел белән чагыштырганда 355 кешегә кими. 1920-1930 нчы елларда күп кенә кешеләр эш эзләп читкә чыгып китәләр. Шундыйларның берсе-Миңсылу әби Бәдретдинова. Ул 1910 нчы елның 15 июнендә туа. Аның ике сеңлесе Минзифа һәм Минниса авылда калалар. Аларның әтисе Вәли абзый була. Ул умарталык тота. Авыл халкы әле дә “Вәли” аннары “Ибни чүнниге” дип искә ала.Миңсылу әби 1930 нчы елда Сахалин утравына, Оха шәһәренә чыгып китә. Шунда төпләнеп кала. Тормышлар рәтләнгәч, җәй айлары туган авылына еш кайтырга тырыша.

Миңсылу әби (сулдан беренче) авылда кунакта(Г.Шиһапов фото-архивыннан)

2013нче елда Татар конгрессы төркеме белән Сахалинга барган язучы,җәмагать эшлеклесе Фәузия Бәйрамова Миңсылу әби белән очрашуы турында болай дип яза: “Сахалин утравының иң карт кешесе дә – 102 яшьлек татар карчыгы Миңсылу әби Бәдретдинова да биредә яшәп ята! Ул гаиләсе белән утызынчы елларда ук Охага килгән була, аның туган яклары – Балык Бистәсе районының Олы Әшнәк авылы булып чыкты. Мин Миңсылу әби белән махсус очраштым, аның күзләре күрмәгәнен алдан ук белгәнгә, туган якларының исе-төсе итеп, кипкән мәтрүшкәләр алып килгән идем… Миңсылу әбинең сукыр күзләреннән кипкән мәтрүшкәләр өстенә яшь тамчылары тәгәрәп төште… Аның 6 баласыннан инде 2 кызы гына исән, алары да материкта яшиләр икән, инде үзләренә дә 80 яшь… Әби хәзер үлгән төпчек улының хатынында – Люба киленендә яши, татарлар да һәрвакыт аның хәлен белеп торалар икән…”.

Язучы Ф.Бәйрәмова Бәдретдинова М. очрашу вакытында (Татар конгрессы фото-архивыннан)

Оха шәһәре татарлары Миңсылу әби белән, 2013 нче ел

Миңсылу әби 2014 елны 103 яшендә бакый дөняга китә.

Олы Әшнәк авылыннан 1933 нчы елда мәктәпне тәмамлаган 28 укучы Чистай педагогия техникумына укырга керәләр. Аларның күбесе техникумны тәмамлагач туган авылларына укытучы булып кайталар, башкалар- алган һөнәрләре буенча күрше-тирә авылларда эшли башлыйлар.

“Кулакка чыгару” (“Раскулачивание”) чоры башлана.

Хәлле крестяннарны кулакка чыгару

Олы Әшнәктән Солтан Бикмөхәммәтов (мулла Фазылның энесе булырга тиеш), “Чүрәкә” кушаматлы Шәмсетдин, Гайфулла Ибәтуллиннар кулакка чыгарылып Себергә сөрелә. Авылның 9 ярлысы күмәк хуҗалыкка берләшә. “Кулаклар”дан җыелган 4 ат белән 7 сыерны Гайфулла Ибәтуллин абзарына кертеп “тутыралар”. Күмәк хуҗалыкның беренче рәисе итеп Йосыф Хафизов атлы крестиян сайлана.

Беренче колхоз рәисе Йосыф Колхозга берләшеп эшләү

Хафизов гаиләсе белән (“Мәйдан” җурналы №6/2009)

 

Ни сәбәптер, авыл рәисе Садриев Гариф күмәк хуҗалыкка керергә ашыкмый.Аннан күрмеш, башкалар да бик керми.

1931 елның 1 мартында Иосиф Сталин мәкаләсе басылып чыкканнан соң күмәкләшү җанланып китә. 1929 нчы елда оешкан колхозга “Кызыл юл” дигән күтәренке исем бирәләр. 1930-34 нче елларда авыл хуҗалыгы продуктларын әзерләү буенча Татарстанда иң алдынгы колхозчыларны самолётка (“кукурузник”) утыртып һавада әйләндерә торган булганнар. 1934 елда Балык Бистәсендәге МТС (машина-трактор паркы)ның полит-оешма җитәкчесе Вәли Шафигуллин районга агит-самолет чакыра. “Тимер кош” ны күп кешенең әлеге вакытта күргәне булмый.

Шагыйрь Шәйхи Маннур 1934 нче елда Олы Әшнәк авылына иҗади командировкага шул самолётка утырып килә. Шул елны үзенең атаклы “Гайҗан бабай” дигән поэмасын яза. Ул авылның мәртәбәле кешесе, мәктәп директоры Валиев Мәннан абзыйларда тора. Гайҗан Хисаметдин улы Хисамов ул вакытларда ат караучы булып эшли. Ул елны 28 тай тәрбияләп үстерә. Ш. Маннур соңыннан «Гайҗан бабайның алтын көшеле» дигән поэмасын да яза, ләкин әсәр утызынчы елларда ук укучы күңеленә кереп утырган Гайҗан бабай характерының үсеше, яңа яклары белән ачылышы буларак яңгырамый. Шуңа күрә бу әсәр матбугатта басылып чыкмый. “Гайҗан бабай” поэмасы күп еллар әдәбият фәненнән мәктәп программасына кертелде.

Күренекле язучы Шәйхи Маннур “Гайҗан бабай” поэмасына иллюстрация

1934 нче елның февраль аенда “Кызыл юл” колхозында арыш игүче, звено башлыгы Нәфисә Минһаҗеваны колхозчы-ударникларның 1 нче Бөтенрәсәй съездына делегат итеп сайлыйлар. Ул анда Михаил Калинин җитәкләгән Бөтенсоюз башкарма комитеты һәм ТатЦик әгъзасы итеп сайлана.

Делегат Нәфисә Минһаҗева Съездан күренеш (архиф фотосы)

Шагыйрь Ш. Маннур депутат Нәфисә белән очрашу өчен дә килә. Гайҗан бабай ул вакытларда Нәфисә звеносында (бригадасында) эшли. 1935 нче елда Н. Минһаҗеваны күрше Олы Солтан авылына авыл советы рәисе итеп күчереләр. Бөек Ватан сугышы чорларында ул Гобәй авылындагы “Урал” колхозын җитәкли.

1935 нче елда Олы Әшнәктә 180 балага исәпләнгән яңа мәктәп бинасы ачыла. 1938 нче елда ул урта мәктәп буларак эшли башлый. 1935 нче елның эссе җәендә, янгын чыгып, авылның ике урамы (3/1 диярлек) юкка чыга. Күпләр авылдан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. 1936 нчы елда авылда 465 йорт, 2300 гә якын кеше яши, ә 1959 нчы елда 356 йорт 1930 кеше исәпләнә. ******* Ильшат Хәлиуллин, Вахит Байсарлы “Олы Әшнәк", "Мәйдан" җурналы, “Идел-Пресс”,2009 нчы ел, 6 сан,122-123 нче битләр.

1941 нче дәһшәтле сугыш еллары башлана. Кан- койгыч сугышка Олы Әшнәк авылыннан 204 ир-егет китә. Шуларның 157 дән артык кешегә туган авылларына әйләнеп кайтырга насыйп булмый.

 

 

 

 

Татарстан Республикасы “Хәтер китабы”ннан:

Олы Әшнәк авылында туган, Бөек Ватан сугышында корбан булганнар:

Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме Туган елы Үлгән елы Кайда:
  Әхмәдуллин Кәрим ?   п/п 41068 Украина, Хмельницкий обл. Волицкий р-н, д. Волницы
  Әхмәтов Габдери (Гаптерәхман)     Кызылармеец
  Александров Сергей Василий улы   ? 142 сп. Севастополь:07-42 л 318 6214 пленга элэгә
  Әхмәтшин Каюм   ? Пленга эләгә: Крым:29.10.41 Германия 28449
  Баһаутдинов Гыйлман     1144 сп,340 сд г. Владимир 977524
  Бәдретдинов Гыйлметдин Бәдретдин улы     18004 п 1 Кызылармеец
  Бәдретдинов Сәлим ?   859294 сд Ясский у., д.Чужа вода Румыния п кр-ц
  Бәдретдинов Фатыйх Бәдретдин улы   ? 3 Кызылармеец
  Бәдретдинов Хәтар (?) ? ? Пропал без вести
  Бикбулатов Гариф Бикмәт улы   ? Попал в плен 3 –Кызылармеец
  Бикбулатов Зыятдин Хисам улы     977529 п 1 кр-ц
  Бикмөхәммәтов Шири     977520 п 1 кр-ц
  Бәдретдинов Сахибулла     Легион 30784 сам.ок 5618 пленга эләгә
  Бәдретдинов Фатыйх Бәдретдин улы     г. Клин Московская п-у 3 кр-ц
  Вәлиев Зәгит Вәли улы ?   Смоленская обл. п. Красноармеец
  Вәлиев Нурулла     Воловский р-н,д. Турчаново (Волово) липецкая обл. 18001 п 1 кр-ц
  Вәлиев Сахиб(п) Вәли улы     977521 п 1 кр-ц
  Вафин Мансур Нурлыәхмәт улы ?   Г. Лебус Германия, Бранденбург п.
  Вәлиев Загит Вәли улы ?   Смоленская обл. п кр-ц
  Валиәхмәтов Газизулла     московская обл. 977520 п и кр-ц
  Вәлиев Габдрахман Вәли улы   ? 11 сп,31 сд г. Кременчуг(попал в плен: Харьков:12.2.42 5618- санитар
  Гадиев Хази     1252 сп,376 сд г. Санкт-Петербург, Пискаревское братское кладбище 18002 у 1 с-т
  Газизов Заһит ?   п/п 1825,ч.116 Верхнемамонский р-н,с.Осетровка Воронежская обл. п мл.с-т
  Газизов Шакир     977524 п 1 кр-ц
  Гәйнетдинов Габдул     977521 п 1 кр-ц
  Гәйнетдинов Гыйматдин     26 особая рота Холмский р-н,д. Тараканово Новгородская обл. 818883 п 1 кр-ц
  Гәлиев Газиз     977521 п 1 кр-ц
  Гәлиев Закария Гәли улы     237 гв.сп,76 гв.сд Кормянский р-н,с. Жиличи Гомельская обл. 18001 п 1
  Гәлиев Ислам     977520 п 1 кр-ц
  Гәлиев Исамгыйльәлиев ИсамгыйлГәли улыулыин улы улыэгэ     112 особый инженерный батальон Выборгский р-н,о.Тупуран-сари(д.Манола Ленинградская обл. вма 1 у 1 кр-ц.
  Гәлиев Фатыйх     977521 п 1 кр-ц
  Гәлиев Хәсәнгали Гәли улы     п 3 кр-ц
  Гәлиев Шәмсулла Мөхәммәт улы     к533 сп,128 сд Кировский р-н,Рабочий поселок 8 Ленинградская обл. 818883 п 1 кр-ц
  Гарипов Гәзиз Гарипулла улы     569 сп,161 сд Ст.Любовна,д. Каделец Чехословакия 18003 п 1 кр-ц
  Гарипов Галимҗан Гарипулла улы     977529 п 1 кр-ц
  Гарипов Кәрим     Батецкий р-н,д. Вольная(ж) горка Новгородская обл. п кр-ц
  Гарипов Саһип     32522а п 1 кр-ц
  Гарипов Хәйрулла Гарипулла улы   ? 3 кр-ц
  Гасыймов Хәтим Гасыйм улы     ?
  Гыймазетдинов Саһип ?   п кр-ц
  Гатиятуллин Зиннәт   ? Из Большой атмас (Укмас)?(Большой Ошняк) 17239 попал в плен п кр-ц
  Гәзизов Николай Гәзиз улы     208 сп,18 сд г. Ошац,шталаг iv g (попал в плен:41) Германия 6235
  Гәйнуллин Вәли Гәйнулла улы   ? п 3 кр-ц
  Гәйнуллин Миңнулла ? ? Легион сан.ок 30784 попал в плен
  Гәлиев Әхтәм Шәмсевәли улы     977520 п и кр-ц
  Галиуллин Зиннатулла Галиулла улы     г.Шлос- хольте-Штукенброк,шталаг vi k(326)(попал в плен: Эстония) Кировским огвк Ленинградской обл. Германия 977521
  Галиуллин Минвәли   ? 10984 попал в плен п кр-ц
  Гарипов Гатият     57 гв.сд Харьковская обл. п и кр-ц
  Гарипов Кадыйр Гарипулла улы     14 ур,п/п 13857 Тосненский р-н,п.Красный бор Молотовским рвк г.Казани Ленинградская обл. 18001 у 1 мл. с-т
  Гарипов Шәйхулла (Хәйрулла?)     48 гв.абр,2 ад х.Науска Эстония 18002 п 1 кр-ц
  Гарнаев Нотфулла Гиният улы   ? 2 сп; втле попал г в плен: г. Рига:07-41 32663 п кр-ц
  Гафиятов Гыйлметдин     рвк 977520 п 1 кр-
  Гыйбадуллин Галимулла     34387а п 1 кр-ц
  Гыйләҗев Гәли Гәрәй улы     6260 попал в плен п кр-ц
  Гыйматдинов Сахип (б)     1287 сп,110 сд Калужская обл. п 3 кр-ц
  Гыйниятуллин Рәхим Гыйният улы   ? 18 сд попал в плен: г. Орша:07-41 5628 п кр-ц
  Дәүләтшин Шәйхелислам Дәүләтша улы     Вяземский р-н Смоленская обл. п 3 кр-ц
  Дәминов Муллаәхмәт Мөхәммәтҗан улы     977520 п и кр-ц
  Җаббаров Гәрәй Сәфәр улы     208 сп,18 сд г. Баркниевко,шталаг 302(попал в плен: Горки:14.7.41) Польша 977521 у 1 кр-ц
  Захматов Николай Васильевич     16азсп, 598 лап. 27.07.1941 попал в плен г. Полоцк 6257 Германия г. Ортенбург
  Зәетдинов Кыяметдин     128 гв.сп,44 гв.сд с. М.Семёновка Харьковская обл. 18001 п 1 кр-ц
  Закиров Хәмәтгариф Садыйк улы   ? 3 кр-ц
  Җәләлов Фатыйх     977520 п 1 кр-ц
  Зәйнетдинов Габдулла Зәйнетдин улы     Попал в плен: Белгород: (10.07.43) 1905 у п кр-ц
  Закиров Барый Закир улы     Спас-Деменский р-н,д.Сутоки,ст.сутоки(ст.барятинская) Калужская обл. п кр-ц
  Закиров Каюм Закир улы   ? п 3 кр-ц
  Закиров Сабир Закир улы     Сталинским рвк г. Казани 977523 п 1 кр-ц
  Ибраһимов Нурулла Ибраһим улы     кр-ц
  Ибраһимов Хәмидулла Ибраһим улы     кр-ц
  Исхаков Габдуллаҗан     977520 п 1 кр-ц
  Илясов Гали Минликәй улы   ? Легион 51 сп,3 сд попал в плен:2-10-41 30362 п с-
  Исхаков Харас Садыйк улы     Юдинским рвк 977523 п 1 кр-ц
  Минвәлиев Шәймәрдан     Тверская обл. 977521а п и кр-ц
  Мифтахов Гыйматдин     977520 п 1 кр-ц
  Мифтахов Зәйнетдин     кр-ц
  Муллаәхмәтов Нурмөхәммәт Муллаәхмәт улы     г. Чистополь 977523 п 1 кр-ц
  Мусин Хәбибрахман ?   136 гв.сп,42 гв.сд Сафоновский р-н,д. Лаврово Смоленская обл. п кр-ц
  Мөхәммәтҗанов Муллаәхмәт Мөхәммәтҗан улы   ? 3 кр-ц
  Мөхәммәтханов Әхмәт     507 сп,148 сд Ливенский р-н,д. Вязовик(погость(мцен.,Ленино Орловская обл. п 2 кр-ц
  Мөхетдинов Миңнулла Мифтах улы     977520 п 1 кр-ц
  Мифтахов Рамазан Имам улы     Легион 42 сп,180 сд попал в плен Харьков: Германия 28990
  Мөбәрәкшин Нургали     977521а п 1 кр-ц
  Мөсәлимов Мәрдегалим Мөрсәлим улы     74 сп (17 зп попал) в плен: г. Лубны (Великие Луки):07-41 5676 п кр-ц
  Мөхәммәтҗанов Фәйзи Зарип улы     89 сп,23 сд Городищенский р-н Волгоградская обл. 18001 п и лейтенант
  Мөхәммәтшин Мөхәммәтша     1255 сп,379 сд Невельский р-н,д. Сомино Псковская обл. 18002 п и кр-
  Мөхәммәтшин Рәхмәтша     1255 сп,379 сд Невельский р-н,д. Турки-Перевоз Псковская обл. п 2
  Мөхәммәтшин Федор Хафиз улы     208 сп,18 сд г.Кремс у Донау,Шталаг 17 б(г. Орша:20.07.41 Австрия 6217 у
  Мөхәммәтҗанов Габдулла Мөхәммәтҗан улы     1007 сп,292 сд Городищенский р-н
  Нигмәтуллин Миннехан Нигматулла улы   ? 3 кр-ц
  Нәбиуллин Фәтхетдин Насыбулла улы     п 3 кр-ц
  Парнай Нотфулла ?   Д. Колодницы Латокская обл. п. партизан
  Питко Хәмит Миннебай улы   ? 6276 попал в плен п кр-ц
  Рәхимов Садыйк     84 зсп. Барятинский р-н,д.Агатино Калужская обл. вма 1 у 1 кр-ц
  Ризванов Ситдыйк     п/п 518349 Велижский р-н,д.Малое Замошье Смоленская обл. 18002 п 1
  Романов Гурий Афанасий улы     к969 сп,273 сд Городищенский р-н, Балка солдатская, Волгоградская обл. 18001 п. 1 кр-ц
  Рахманулов(Гыйләҗев) Гәлләм Гарипулла улы   ? 16394 попал в плен п кр-ц
  Сәгыйтдинов Хәмәт     50 мех.бриг.,5 мехк Тацинский р-н,хут. Бобовня Ростовская обл. 18001 п 1 кр-ц
  Садриев Габдрахман Садри улы   ? 3 кр-ц
  Сәләхов Фәхри ?   987 Зенап Старорусский р-н,д.с.Служно Новгородская обл. п ст-на
  Сәләхетдинов Фәсхетдин ?   3116 сп Юхновский р-н,д. Красная Горка Калужская обл. п кр-ц
  Сәләхетдинов (Фәсхетдинов) Фәсхетдин     1316 сп,17 сд Юхновский р-н,д.Красная Горка Калужская обл. п 2 кр-ц
  Сиразиев Нурмөхәммәт Гыйматдин улы   ? п 3 кр-ц
  Сиразиев Фасыйх Гыйматдин улы   ? п 3 кр-ц
  Советский Сахаб Мингаҗ улы     133 сд с. Садомень Румыния 11458 п 1 ст. Лейтенант
  Советский Фәттах Мингаҗ улы   ? 66 сп,93 сд г.с Секешфехервар: 19.1.45 Австрия 23541 попал раненный в плен, мл. лейтенант
  Сабиров Гәрәй Сабир улы   ? 23836 попал в плен п кр-ц
  Садриев Габдрахман     ппс 1894,ппс 871 977521а п 1 кр-ц
  Садыйков Мөхәммәт ? ? 18 сд попал в плен: г. Орша:08-41 5628 п кр-ц
  Садыйков Сәфәр Садри улы     208 сп,18 сд г. Грайфсвальд, Шталаг 2 h(302)(попал в плен:20.07.41: Могилев) Германия 977521 у. и.
  Сәләхов Гариф Сәләх улы     г. Берген-Бельзен,шталаг xi b(попал в плен:26.7.41: г.Тарту) Германия 977521 у. и.
  Сәләхов Зыятдин     Горьковской обл. кп Нижег п к кр-ц
  Сафин Рамазан     Дон 27987с-45г 103 г. Славута Хмельницкая обл. Украина 18003 п 1
  Таҗетдинов Фатыйх     18004 п 1 кр-ц
  Фазылов Файзрахман Габдрахман улы     314 сп,46 сд Выборгский р-н,п. Петровка(Пиртц) Ленинградская обл. 11458 п 1 ст. лейтенантт
  Фазылов Габдрахман     977522 п 1 кр-ц
  Фатыйхов Нургали Фатыйх улы ?   1023 сп,307 сд г.р\ Русский брод Орловская обл. п кр-ц
  Фатыйхов (Фәттахов) Каюм Фәттах улы     1311 сп,173 сд Витебский р-н,д. Николаевка Витебская обл. 18002 п
  Хәйруллин Зиннәтулла     Осбр. Старорусский р-н, с. Козлово(Ефремово) Новгородская обл. 18001 п 1 с-т лейтенант
  Хәйруллин Минвәли     617 сп,199 сд Дрибинский р-н,с. Сухари Могилевская обл. 18002 п 1
  Хәйруллин Лотфулла     977520 п 1 кр-ц
  Хәлиуллин Бикмулла     эг 57 Ленинградская обл. у кр-ц
  Хәлиуллин Хәмит Хәлиулла улы     (арс,атн 756 сп,51 сд) работал на фабрике 6521попал в плен
  Хәмидуллин Вәли (Гали) ?   301(191) омедсб 1023 сп,307 сд п.Поныри Курская обл. вма 1
  Хәмидуллин Сөнгәт     977520 п 1 кр-ц
  Хафизов Касыйм ?   512 сп,146 сд Барятинский р-н,д. Фомино Калужская обл. п кр-ц
  Хафизов Мулланур Йосыф улы     296 сп,13 сд Кировский р-н, Невский пятачок Ленинградская обл. 18001
  Хисамов Халит Газизҗан улы     1054 сп,301 сд г. Костшин Польша 18003 п 1 с-т лейтенант
  Хисамов Хәмәтгали Хәйрулла   ? 3 кр-ц
  Хисанов Гәрәфетдин Гыйлаҗ улы     977520 п 1 с-т лейтенант
  Хөснетдинов Габдрахман     977520 п 1 кр-ц
  Хөснетдинов Фәйзерахман     977520 п 1 кр-ц
  Хөснетдинов Хәсәд Хөснетдин улы     185 сд Ржев.р-н,д. Ступино Тверская обл. 18001 п 1 кр-ц 194 обс.
  Хәйруллин Лотфулла (Натфулла) Хәйрулла улы     арх. 29454 6261 88/62(38/62) сб; втлег Старая Русса:08-41 Ленинабад 6258 сд попал в плен
  Хәмидуллин (Гайфуллин) Хабибулла Гайфулла улы   ? 4 сд; (нема) попал в плен:каунас:07-41 Германия, Норвегия 32894 п мл.с-т
  Хисамиев Бәдри Хисаммөлек улы     208 ап г. Нойбранденбург, Массенграб, шталаг 2 h(302) Германия 977520
  Хисамов Рәхим ?   Юхновский р-н,ст.Износки Калужская обл. п кр-ц
  Хисамов Фәхри Хисам улы     Попал в плен: г. Смоленск:1.8.41 л 316,12 е 6242 п кр-ц
  Хисаметдинов Сахип (б)   ? шталаг 51 попал в плен: г. Тарту, Эстония:5.8.41 Латвия 28560
  Хөснетдинов Әхәт Хөснетдин улы   ? 1919 арх. 31008 30784 194 обсв,29 сд; 2 тюркб, попал в плен: г. Ржев:02-42 Польша,г.Санок 31878
  Хөснетдинов Габдрахман Хафиз улы     977520 п 1 кр-ц
  Хөснетдинов Зәкиҗан Хафиз улы     977520 п 1 кр-ц
  Хөснединов Ширияздан Хафиз улы     185 сд Ржев.р-н,д.Ступино Тверская обл. 18001 п 1 кр-ц 194 обс.
  Шәймәрданов Габдулхан     1126 сп,334 сд г. Кидяк (д. Видзе) Литва 18002 п 1 кр-ц
  Шәйхетдинов Кирам ?   329 сп,70 сд г. Санкт-Петербург,г. Колпино
  Шәйхетдинов Кыям     179 омедсб 4об 766 сп,217 сд Чернский р-н,с. Кудиново Тульская обл. вма 1 у 1 кр-ц
  Шакиров Пастафай (Тастарай)   10.02. 277 сд,49 а,п/п 32414 Горецкий р-н,д.м. Дрибин(Панечи) Могилевская обл. 18001 п 1 кр- ц
  Шакиров Хәмәтзыя Закир улы     п/п 55315-р 977527 п 1 кр-ц
  Шакирҗанов Газиз Газиз улы     Омед. сб 166 1091 сп,324 сд Думиничский р-н,с. Лошево Калужская обл. 18002 у 1 кр-ц
  Шәмәрдәнов Габдрахман Шәмәрдән улы     246об. 599 сп,145 сд Лиозненский р-н,с. Поддубье Витебская обл. 18001 п 2 кр-ц
  Шәмсетдинов Зыятдин Шәмсетдин улы     291 Сталинским рвк г. Казани 977533 п 1 гв.кр-ц
  Шиһапов Кашаф Шиһап улы     380 омедсб 230 169(161) сп,86(229) сд Псковский р, Друсски (Расски) (Суварово) Псковская обл. 18002 у
  Шәймәрданов Габделхан     186 об 1126 сп,334 сд г. Кидяк (д. Видзе) Литва 18002 п 1 кр-ц
  Шакиров Габдулла Мөхәммәтҗан улы   ? 87 мор.пех.бр. попал в плен: Киевская обл.:28.8.42 Австрия,Югославия 26532 п кр-ц
  Шакиров Гәрәй   ? Брянская обл. п 3 кр-ц
  Шакиров Хаҗип     п 3 кр-ц
  Шәмәрдәнов Минневәли     208 сп,18 сд Вяземский р-н Смоленская обл. 977520 п и кр-ц
  Шәмсетдинов Сахип (б)     208 сп,18 сд г. Гросс Борн,Вестфаленхоф, шталаг 2 h(302)(попал в плен:2 0.7.41:Смоленск) Польша (Германия)
  Шакиров Габдулла Мөхәммәтҗан улы   ? 87 мор.пех.бр. (попал в плен: Киевская обл.:28.8.42 Австрия, Югославия)
  Хисаметдинов Гыйматдин Хисаметдин улы   ? с.Большая Елга? (Большой Ошняк) 17 сп попал в плен: Великие Луки:07-41 6144

Сугыштан кайтмаган авылдашлар саны- 157. Хәтер китабында тупланган, Олы Әшнәк авылыннан чыккан сугышчылар саны- 160. Шуларның 75 генә алдан исәпкә алынган 157 солдат исәбенә кергән. (Хэтер китабы күчермәсендә алар куе зәңгәр төс белән билгеләнгән). Хәтер китабына кертелмәгән 82 авылдашны өстәсәк- Бөек Ватан сугышында корбан булган авылдашлар саны якынча 242 кешегә җитә. Хәтер китабында туган җирләре (место рождения) Олы Әшнәк язылса, аларның бер өлеше авылда тусалар да, читтә күчеп киткәннәрен дә исәпкә алырга кирәк. Военкомат биргән кәгазь мәгълүматларын электрон вариантка күчергәндә исем, фамилияләрендә хаталар да очрый.

Олы Әшнәк авылыннан чыккан, сугышта корбан булган авылдашларга татар телендә мемориал такта булдыру өчен сугышчының төгәл фамилиясен, исемен, әтисенең исемен, туган һәм үлгән елын белергә кирәк.

Сугыш елларында хәрби орден һәм медальләргә лаек булган авылдашларыбыз:

Зиятдинов Нурмухамет Зиятдинович.

Год рождения: 18.02.1911 капитан, в РККА с 1941 года
место рождения: Татарская АССР, Рыбно-Слободский р-н, д. Б. Ошняк
№ записи: 1265515596 Перечень наград 705/н 22.02.1945

Орден Красного Знамени 2 ордена Красной Звезды

Подвиг:

Шагабудинов Бадардин

Год рождения: 1917 ст. сержант в РККА с 1938 года
место рождения: Татарская ССР, Карп(н)оуховский р-н, д. Большой Ошняк
№ записи: 1111833532 34/н 13.07.1944 Орден Красной Звезды

Закиров Абдри

Год рождения: 1915 гв. ефрейтор, в РККА с 1940 года
место рождения: Татарская АССР, Корпоуховский р-н, д. Большой Ошняк
№ записи: 1265824738 Перечень наград 21/н 17.07.1944 Медаль «За отвагу» 53/н 08.03.1945 Орден Отечественной войны II степени



<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Легендар укытучылар коллективы. | 
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-02-25; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 650 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Стремитесь не к успеху, а к ценностям, которые он дает © Альберт Эйнштейн
==> читать все изречения...

748 - | 744 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.013 с.