Лекции.Орг


Поиск:




Кулланылган әдәбият исемлеге

Эчтәлек

 

1. Кереш.......................................................................2-4

2. Төп өлеш..................................................................5-8

3. Йомгак.....................................................................9-10

4. Кулланылган әдәбият исемлеге...............................11

 


 

Кереш

 

 

Күп милләтле совет әдәбияты тарихында исемнәре алтын хәрефләр белән язылган бөек кешеләр бар. Гадәттә әйтелә торган “язучы” сүзе генә аларның асылын ачып бирә алмый, язучы – көрәшче дип йөртәләр аларны. Ул кешеләр якты тормыш, бәхетле киләчәк хакына әдәби әсәрләр тудырып кына калмаганнар, халык һәм инкыйлаб өчен изге көрәшкә бөтен гомерен дә багышлаганнар. Андый олы кешеләрнең әсәрләре дә, исемнәре дә онытылмый: халык йөрәгендә аларның әдәби геройлары белән бергә үз гүзәл образлары да саклана. Яңадан-яңа буыннар бу язучыларның әсәрләрен укып кына түгел, героик тормыш юлын өйрәнеп тә рухланалар, аларча яшәргә һәм көрәшергә омтылалар. Галимҗан Ибраһимов – әнә шундый гүзәл язучы – көрәшчеләрнең берсе. Ул – XX гасыр татар яңарышы тарихында аеруча зур урын тоткан, калку күтәрелеп торган масштаблы шәхес, кабатланмас талант иясе: мәшһүр язучы, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның иң күренекләреннән берсе, милли әдәбиятыбызның классигы, танылган галим-филолог, тарихчы, сәясәтче, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар халкының милли-азатлык хәрәкәтендә тирән эз калдырган, рухи-мәдәни-тәрәккыятебезгә көчле йогынты ясаган олы фигура.

Әдәбият мәйданына 1905-1907 нче ел инкыйлабы шартларында килеп кергән әдип күп санлы әсәрләр иҗат итә, шактый катлаулы һәм гаять кызыклы үсеш дәвере кичерә. Язучының әдәби мирасы тел белеме, әдәбият теориясе һәм тарихы, милли мәгариф һәм педагогика, тәгълим-тәрбия, милли тарих, татар халкының милли-азатлык хәрәкәте һәм иҗтимагый фикер үсеше тарихына, вакытлы матбугат, милли театр музыка һәм сынлы сәнгать, гомумән рухи тормышның бик күп өлкәләренә карый. Бөек Октябрь инкыйлабы аның иҗат колачын тагын да киңәйтә һәм ул татар совет прозасында социалистик реализм принципларын урнаштыручы күренекле әсәрләр бирә.

Инкыйлабка кадәрге иҗатында ук инде Галимҗан Ибраһимов гуманистик эчтәлекле, ягъни гади кешеләрне – ялчыларны, көтүчеләрне, табигать балаларын тирән ярату белән сурәтләгән әсәрләр тудыра. Инкыйлабтан соң исә аның иҗатында азатлык өчен көрәш фронтында зур тормыш мәктәбе үткән, чыныккан яңа кешеләр, барлык авырлыкларны җиңеп, бөтен күңелләре белән яңа дөнья төзүчеләр үзәк урынны ала.

Булачак әдипнең дөньяга килгән һәм тәрбияләнеп үскән урыны – татар әдәбиятына талантлы язучыларны мул биргән бәрәкәтле, Башкортстан туфрагы, Солтанморат дигән татар авылы. Авылның бай табигате, матур урман-таулары, болын-күлләре, бормаланып аккан елгалары-сулары Галимҗанның бай рухи дөньясы, нечкә күңелле, моңлы, хисләргә бай, шул ук вакытта кырыс холыклы шәхес булып формалашуына зур йогынты ясаган. Туган җиренең җанга якын, элек-электән изге саналган истәлекле урыннары бөтен иҗат гомере дәвамында әдипнең күңелен, хыялын дәртләндереп, рухландырып, туендырып торганнар, аның әсәрләрендә чагылыш тапканнар. Яманбаш чокыры (“Карт ялчы”), Зәңгәр чишмә (“Кызыл чәчәкләр”), Карамалы, Әнсәләм (“Яшь йөрәкләр”).

Язучының сабый чагы туган авылында, әти-әнисе йортында уза, башка крестьян малайларыныкыннан берничек тә диярлек аерылмый. Галимҗанның иң беренче укытучысы әнисе була. Аннары ул ике кыш кәшәке авылы мәдрәсәсенә йөри. Шул ук вакытта туган авылында Земство мәктәбендә – башлангыч русча мәктәбендә укый. Галимҗан Ибраһимовның шәхес буларак формалашуында “Галия” мәдрәсәсенең роле аеруча зур. Бу мәдрәсәгә ул 1906нчы елның көзендә клгәч урнаша. “Галия” мәдрәсәсе шул заманда миллиинститут дәрәҗәсенә күтәрелеп килүче мәшһүр уку йортларының берсе булган. Нәкъ шул вакытта әдип “Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы” исемле беренче хикәясен яза. Бу әсәр 1907 елда Фатих Әмирхан кулына төшә. Күренекле язучы, кулъязманың авторында талант чаткыларын күреп, хикәяне редакцияли һәм “Әльислах” газетасында бастырып чыгара. “Галия” мәдрәсәсендә уку дәверендә әдипнең тагын ике хикәсе дөнья күрә(“ Гыйшык корбаннары” һәм “ Татар хатыны ниләр күрми”).

Мәдрәсәне ташлагач Галимҗан Ибраһимов Казанга китә. Кемнәрнең генә таланты өчен бишек булмаган да, кемнәргә генә канат бирмәгән бу шәһәр! Әдипнең язучылык таланты да нәкъ менә шунда ачыла. Моның беренче җимеше – “Яз башы” хикәясе. Соңыннан бер-бер артлы язучның барлык осталыгын һәм талантын җыйган хикәяләр, әсәрләр, романнар, китаплар языла(“ Сөю-сәгадәт” һәм “ Уты сүнгән җәһәннәм” хикәяләре, “ Яшь йөрәкләр” әсәре, “Татар шагыйрьләре китабы, “Карт ялчы”, “Көтүчеләр” хикәяләре, “Яңа кешеләр” драмасы, “Кызыл чәчәкләр” әсәре, “Казах кызы” һәм “Безнең көннәр” романнары һ.б). Галимҗан Ибраһимовның иҗат җимешләре арасында “Кызыл чәчәкләр” әсәре дә үзенең лаеклы урынын алып тора. Әлеге хезмәтем дә нәкъ шул әсәргә багышланган. Рефератымның исеме “ Галимҗан Ибраһимовның “ “Кызыл чәчәкләр” әсәренә бүгенге караш”. Максат – бурычларым:

а) әсәрнең язылу тарихын, эчтәлеген ачып салу

б) әсәргә булган карашлар

Хезмәтем керештән, төп өлештән, йомгактан һәм кулланылган әдәбият исемлегеннән тора.

 

 

Төп өлеш

 

Галимҗан Ибрһимов Бөек Октябрь инкыйлабына кадәр үк инде хезмәт ияләренең газаплытормышын чагылдырган “Көтүчеләр”, “Карт ялчы” хикәяләрен язды. Бу хикәяләрдә иске тормыш тәртипләренә тирән нәфрәт, изүчеләргә каршы каты протест белдерелсә дә, хезмәт ияләренең якты тормышка чыгу юллары күрсәтелмәгән иде.

Гражданнар сугышы вакытында Галимҗан Ибраһимов “ сугыш сафыннан кичеп, дошман аяк астында ыңгырашкан халык эченә” чыга. “Кызыл чәчәкләр” повесте халык эчендә булып, тирән тәэсир итә торган вакыйгаларны күзәтү нигезендә иҗат ителгән.

“Кызыл чәчәкләр” повесте 1922нче елда басылып чыга. “Әсәрнең башта “Без түбәннән күтәрелдек” дип аталуы да гади кешеләрнең – хезмәт ияләренең Бөек Октябрь инкыйлабыннан соң якты тормышка чыгуларын гәүдәләндерүдән килә иде,”[1] – дип яза Ш.Әхтәмов. Әсәрдәге вакыйгалар төрле урыннарда – иске авылларда, шахталарда, шәһәрдә һәм сугыш кырында барып, инкыйлаб алды елларындагы авыл яшьләренең тормыш юллары һәм социалистик революциягә мөнәсәбәтләре чагылдырыла. Гражданнар сугышын сурәтләү аша әсәрдәге геройларның сыйнфый бүлгәләнү сәбәпләре ачыла. Шушы тарихи фонда Солтан, Шаһбаз, Гыйлаҗи, Фазыйл һәм Гали образлары алына. Хикәядә геройларның уй-тойгылары, теләкләре, характерлары формалашу күрсәтелә.

Бу әсәрдә сабый чаклары, яшьлек чоры һәм ир булып җитү вакытлары сугыш елларына туры килгән биш егетнең тормышы һәм язмышы сурәтләнә. Аларның бишесе дә Башкортстан туфрагында туып үскән. Ләкин табигать кояшы бу егетләрнең һәркайсын бертигез иркәләсә дә, тормыш кояшы аларның барысына да бертөсле елмаймаган. Г. Ибраһимов авылның тышкы күренешен сурәтләвендә үк алар тормышының бертөрле түгеллеген, бәлки катлы-катлы социаль баскычлардан гыйбарәт булуын искәртәдер. Әсәрнең башында ук без Зәңгәр Чишмәнең тирә-юне белән танышабыз. Әнә шул гүзәл табигать кочагында утырган авыл йортларында да тигессезлек яши.

Тирә-юньне тасвирлау ярдәмендә автор безне образлар белән таныштыра. Боларның берсе – чүплекләргә, тиресләргә салынып, “ үзләренең кайгылы йөзләре, сәләмә кыяфәтләре белән каты җилләргә, көчле бураннарга каршы тора алудан өмет эзгән бер хәлдә дөнья кичергән”[2] өйдә туган Солтан. Икенчесе – гомернең беренче сәгатьләрендә үк һичбер өй үзенә алырга теләмәгән һәм бабасы Әхми картның балчык өендәге юкәләр, мунчалар арасында тормышның беренче мизгелләрен башлаган Шаһбаз. Ул җиде яшендә үк кеше кулына кала, бала чактан ук яшәү өчен көрәш башлый.

Шаһбаз белән Солтан – ярлы крестьян сыйныфын гәүдәләндерүче типик образлар. Аларның тормышында бераз аерымлыклар бар икән, бу социаль яктан үзгәлекләр түгел, бәлки Шаһбазның үксез ятим булуыннан килеп чыккан аерымлыклар гына.

Солтаннан бер баскычка югары – балта остасы Зариф гаиләсендә туган Гыйлаҗи тора. Ул таза, калын гәүдәле,сабыр холыклы малай була. Ә тагын да өстәрәк – Заһит малае Фазыйл тора. Ул чибәр генә киенгән, озынча йөзле, зур күгелҗем күзле, нечкә кара кашлы малай дип тасвирлана. Гали – социаль баскычның иң югары ноктасында.

Социаль чыгышлары төрле булган әлеге малайлар кечкенә чакта бергә уйнап үсәләр, бер-берсенә киләчәк турындагы хыялларын сөйлиләр, күңел кичерешләре белән уртаклашалар. Холыклары, табигатьләре белән төрле булсалар да, алар барыбер дуслар. Тик еллар үтә. Вакыт дөньяны гына түгел, шул дөнья эчендә шау-гөр килеп яшәүче биш дусны да үзгәртә. Аларны дөньяның төрле почмакларына сибеп тарата. Сугыш башлана һәм тормышның мондый катлаулы баскычларын үткән чакта аларның юллары аерыла. Аларның һәркайсы инкыйлабның төрле юлларына басып, дөньяны үзгәртергә телиләр. Тик хәзер алар бер юлда түгел,төрлесе төрле якта.

Нигә соң язучы бу егетләрне сабый чакта, үсмер вакытта бергә уйнатып дуслаштыра да, соңыннан якага-яка килерлек, бер-берсенең күкрәгенә мылтык терәрлек хәлгә китерә? Мансур Хәсәнов фикеренчә, автор моның белән җәмгыятьнең үсеш законнары, сыйнфый көрәш логикасы каршында, биологик, географик сыйфатларның һичберсенең каршы тора алмавын күрсәтергә теләгән. “Ә аларның бергә үсүләре иҗтимагый үсеш логикасы нәтиҗәсендә авылда барлыкка килгән сыйнфый аерымлануларның тирәнлеген, катлаулыгын гына көчәйтә, шул аерымланулар нәтиҗәсендә килеп туган капма-каршы социаль көчләрнең инкыйлаб баррикадаларның төрле ягында калу котылгысызлыгын тагын да көчәйтеп күрсәтә,”[3] – дип яза ул.

Табигатьтә кызыл чәчәкләрнең антиподы тигәнәкләр булган кебек, тормышта да әсәрдә күрсәтелгән Шаһбаз, Солтан һәм Гыйлаҗилар белән бергә үскән социаль тигәнәкләр бар. Аларның берсе Гали, маллы, мөлкәтле булыр өчен ул хәтта дустын да үтерергә әзер.

Биш егет башына төшкән сынауның иң авыры, иң катлаулысы Фазыйлга туры килә дисәк, бер дә хата булмас. Бу образ гаять әһәмиятле роль уйный. Галимҗан Ибраһимов аның йөзендә азатлык пролетариат революциясе аркылы гына киләчәген аңламаган татар зыялыларының язмышын сурәтли.

Образлар системасыннан әз генә читләшеп пейзаж һәм тирә- юньне сурәтләүгә дә игъбар итик. Мәсәлән, язучы Зәңгәр Чишмә авылын сурәтләү аша инкыйлабка кадәрге авылның тулы картинасын чагылдыра. “Зәңгәр Чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып җитешәләр; болыннары елның елында тирә-якны җәй көне яшел үлән белән, кышкы суыктасолыдан кадерле санала торган хуш исле коры печәннәр белән хәйран итәләр,”[4] – дип яза әдип. Ләкин табигатьтә шундый гүзәллек, муллык яшәгәндә, иҗтимагый тормышта гаделсезлек хөкем сөрә. Чөнки “ярты дөньяны туйдырырлык нигъмәтләр” бирәторган җир байлар кулында, печән тугае да бар кеше өчен түгел. Әсәрдә күл аерым бер образ итеп бирелә. Ул, бер яктан, табигать күренешен сурәтләсә, икенчедән, бу күлне бәхет, якты тормыш символы итеп карарга да була.

 

Йомгак

“Кызыл чәчәкләр” әсәренең темасы, сурәтләнгән тормыш материалының характеры, образларының яңалыгы ягыннан гына түгел, композициясе, эпик стиле, сурәтләү чараларының оригинальлеге белән дә татар әдәбиятына зур яңалык алып килде. Ул милли прозаның, революцион рухбелән сугарылган хәлдә, реализм юлыннан үсә баруын күрсәтте. Бу әсәр нигездә, реалистик иҗат принципларында торган хәлдә, Ибраһимовның романтик алымнардан да киң файдалануын, реалистик сурәтләү чараларының романтик рух белән өретелүен раслады. Ә мондый иҗат тәҗрибәсе татар совет прозасының киләчәк үсеше өчен зур әһәмияткә ия.

Әсәрдә Октябрьга кадәрге татар әдәбиятының прогрессив традицияләре уңышлы дәвам иттерелде. Бу бигрәк тә авыл тормышын, крестьян көнкүрешен зур осталык белән, колоритлы сурәтләүдә чагыла.

Язучы повестьта сыйнфи көрәшнең, капма-каршы социаль көчләр бәрелешенең яшьлек дуслары булган биш егет йөзендә гәүдәләнеше мәсьәләне кактлауландыра, чынбарлык күренешләрен тасвирлауда автордан гаять зур әдәби осталык таләп итә. Әмма Галимҗан Ибраһимовның көчле әдәби сиземләве, катлаулы тормыш күренешләрен эпик планда сурәтләү өлкәсендәге бай тәҗрибәсе аңа бу куркынычны җиңеп чыгарга, бер үк вакытта типлар да, индивидуль характерлар да булган тулы канлы әдәби образлар тудырырга ярдәм итә.

Тулаем алганда, Мансур Хәсәнов әсәргә яхшы бәяләмә бирә. “Галимҗан Ибраһимов – заман өчен лаеклы стиль тудыру өлкәсендә күп көч куйды”[5]- дип яза ул.

Бу әсәр миңа бик ошады. Галимҗан Ибраһимов образлар системасын тулаем ачып бирә, сурәтләү чараларын мул һәм урынлы куллана. Язучы гомумкешелек проблемаларны гына түгел, шул заманга хас булган проблемаларны да сурәтли. Геройларның хис-кичерешләре табигать күренешләре белән үрелеп баралар. Әсәрдә сурәтләнгән табигать, пейзаж да әсәрне тулыландыра, ниндидер матур төсмер өсти.

 

 

Кулланылган әдәбият исемлеге

1. Ибраһимов Г. Кызыл чәчәкләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1958. – 119б.

2. Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1964. – 330б.

3. Галимҗан ибраһимов һәм хәзерге заман. Язучының 115 ел тулуга багышланган фәнни конференция материаллары. – Казан: “Фикер”, 2003. – 269б.

4. Әхтәмов Ш. Мәктәптә Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнү. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1964. – 77б.

5. Халит Г. “Кешегә һәм чынбарлыкка мәхәббәт белән”. – Казан: Тат.кит.нәшр., – 1975. – 75-76 б.

6. Татар әдәбияты тарихы. 4 том. –Казан: Тат.кит.нәшр., - 1989. – 181- 200б.


[1] Әхтәмов Ш. Мәктәптә Галимҗан Ибраһимов иҗатын өйрәнү. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1964. – 29б.

[2] Ибраһимов Г. Кызыл чәчәкләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1958. – 4б.

[3] Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1964. – 150б.

[4] Ибраһимов Г. Кызыл чәчәкләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1958. – 7б.

[5] Хәсәнов М. Галимҗан Ибраһимов. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1964. – 157б.



<== предыдущая лекция | следующая лекция ==>
Последствия парникового эффекта | Занятия проходят в дистанционном режиме.
Поделиться с друзьями:


Дата добавления: 2017-01-28; Мы поможем в написании ваших работ!; просмотров: 1585 | Нарушение авторских прав


Поиск на сайте:

Лучшие изречения:

Свобода ничего не стоит, если она не включает в себя свободу ошибаться. © Махатма Ганди
==> читать все изречения...

821 - | 745 -


© 2015-2024 lektsii.org - Контакты - Последнее добавление

Ген: 0.011 с.